Мөселманнар өчен изге булган Бәраәт кичәсе якынлаша. Быел ул 30 апрельгә туры килә. Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре турында без «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.
– Алмаз хәзрәт, бәраәт кичәсен күпләр кадер кичәсе белән бутый кебек. Интернетта да, бәраәт кичәсендә кешеләрнең киләчәк бер ел эчендә ашыйсы ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр – барысы да билгеләнер, дигән җөмләләргә тап булдым. Миңа калса, бу кадер кичәсе турында әйтелгән сүзләр?..
– Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көнендә була, күпчелек галимнәр аны, 27нче көнендә булырга мөмкин, ди. Ул көнне Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә киләсе елда булачак вакыйгалар, кешеләрнең язмышлары турында хәбәр итә. Әйтик, Газраил фәрештә кадер кичәсендә киләсе елда ничә кеше һәм кемнәрнең вафат буласын белә. Микаил фәрештә дә табигатьтә булачак күренешләр, күпме яңгыр һәм кар явуын, бәла-казалар, давыллар чыгуын, игеннәрнең уңу-уңмавын алдан белеп тора. Ә бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгалә бәндәләренең гөнаһларын ярлыкый. Бәраәт сүзе дә гарәпчәдән гөнаһлардан пакьләнү дип тәрҗемә ителә. Кайберәүләрдә бу кичне Раббыбыз кешеләрнең алдагы бер еллык тәкъдирен билгели дигән ялгыш фикер яши. Миңа калса, алар «Духан» («Төтен») сүрәсендәге аятьләргә таянып әйтә. Анда «Без ул Коръәнне мөбарәк кичтә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны куркытучы булдык. Ул кичәдә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, үлмәк, ризык һәм дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер. Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык, мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә, чөнки Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер» дигән аятьләр бар. Кайбер тәфсир галимнәре моны бәраәт кичәсе белән бәйләп аңлата. Күпчелек галимнәр әйтүенчә, сүз кадер кичәсе турында бара. Чөнки монда Аллаһы Тәгалә, Без аны иңдердек бәрәкәтле кичәдә, ди. Коръән шәгъбан аенда түгел, Рамазан аенда иңдерелде.
– Бәраәт кичендә бөтен кешенең дә гөнаһы кичереләме?
– Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.)нең: «Аллаһы Тәгалә бу кичәдә, үзенә тиңдәшлек кылучылар, кемгәдер дошманлык, нәфрәт хисен саклаучылар, үзара ызгышкан кешеләр, туганлык җепләрен кисүчеләрдән кала, барлык кешенең дә гөнаһын кичерер», – дигән хәдисе бар. Шуңа да бу кичәгә кадәр үзара ачуланышкан, ызгышкан кешеләр бер-берләреннән гафу сорарга ашыгырга тиеш.
– Халык арасында, бәраәт кичәсендә төнлә чишмә суын алып кайтып, шуның белән коенырга, теләкләр теләп эчәргә кирәк, дигән сүз йөри. Өч тапкыр «Йәсин» сүрәсен, бәраәт намазын укырга кушалар. Бу кичтә тагын нәрсәләр эшләргә?
– Чишмәгә бару борынгыдан калган бер хорафат кынадыр, аның турында хәдисләр юк. «Йәсин» сүрәсе укырга кирәклеге турында да дәлилләр юк. Бу кичне күбрәк дога кылыгыз. Тәһәҗҗүд (төнге) намазын укыгыз. «Исра» сүрәсенең 78 һәм 79нчы аятьләрендә: «Кояшның көнбатышка юнәлүеннән төннең каралуына кадәр намаз кыл; таң вакытында намаз кыл, чөнки сәхәр намазына фәрештәләр шаһит булыр. Әй Мөхәммәд! Төннәрен уянып, артык намазлар кыл. Раббың сине мактар, югары дәрәҗәгә күтәрер», – диелә. Пәйгамбәребезнең төнге намазны укуын белгән сәхабәләр дә аның кебек төнге намазны укый башлаганнар. Алда әйткәнемчә, бәраәт киченә кадәр аралашмаган, үпкәләшкән кешеләр белән арагызны якынайтыгыз, гафу сораучыларны кичерегез.
– Ул көнне ураза тотаргамы?
– Анысы мәҗбүри түгел. «Шәгъбан аеның уртанчы киче җитсә, төннәрен намаз укыгыз, көндез ураза тотыгыз» дигән хәдис бар, әмма ул уйлап чыгарылган, дөреслеккә туры килми. Гомумән, шәгъбан аенда ураза тоту дөрес, чөнки ул Рамазан аеның якынлашуын хәбәр итә. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең шәгъбан аеның яртысын ураза тотып үткәргәнлеген беләбез. Шул рәвешле ул үзен физик һәм рухи яктан Рамазан аена әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар