16+

Бөтен кеше белергә тиеш документ. Татарстан Конституциясенә – 25 ел.

СССР таркалганнан соң, яңа Россия шартларында, Декларациягә салынган нигезләрне акрынлап тормышка ашырып, халык фикеренә таянып, республика Югары Советы нәкъ 25 ел элек – 1992 елның 6 ноябрендә, Татарстанның яңа Конституциясен кабул итә. Анда күпмилләтле демократик дәүләт төзүнең заманча идеяләре һәм принциплары чагылыш таба.

Бөтен кеше белергә тиеш документ. Татарстан Конституциясенә – 25 ел.

СССР таркалганнан соң, яңа Россия шартларында, Декларациягә салынган нигезләрне акрынлап тормышка ашырып, халык фикеренә таянып, республика Югары Советы нәкъ 25 ел элек – 1992 елның 6 ноябрендә, Татарстанның яңа Конституциясен кабул итә. Анда күпмилләтле демократик дәүләт төзүнең заманча идеяләре һәм принциплары чагылыш таба.

1992 елның 6 ноябре Татарстан Республикасы өчен, чын мәгънәсендә, тарихи көн. Дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм 1992 елның 21 мартында халык тавыш бирүе (референдум) йомгаклары нигезендә республика үсеше өчен киң мөмкинлекләр ачыла. 1992 елда булган вакыйга республиканың тормышын һәм яшәешен төптән үзгәртә.
Конституция – республиканың төп законы. Узган гасырның 90нчы елларында булган вакыйгалар Россия республикаларына федерация составында үз статусларын күтәрү өчен беркадәр шартлар тудыра, төбәкләр күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлек ала. 
Татарстан республикасы Конституциясе җиде кисәк, дүрт бүлек һәм 126 статьядан тора. Аның беренче кисәге Конституция төзелешенә багышланган. Икенче кисәк кеше хокукларын яклау һәм тануга багышлана. Алар – шәхси, сәяси һәм икътисади хокуклар, тормышка, иреккә, шәхси кагылсызлыкка хокуклар, җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр уздыруга, сайлауга һәм сайлануга хокуклар. Өченче кисәктә республиканың административ-территориаль төзелеше билгеләнелә, ул Татарстанның административ-территориаль берәмлекләре системасын тәшкил итә торган территориаль оешманы аңлата. Республика Конституциясенең дүртенче кисәге дәүләт хакимиятен оештыру мәсьәләләрен җайга сала. Татарстан Конституциясендә җирле үзидарә турында да аерым – бишенче бүлек бар. Алтынчы кисәк Татарстанның дәүләт символлары һәм аның башкаласы турында. Татарстан республикасы Конституциясенең җиденче кисәге Татарстан республикасы Конституциясен кабул итү һәм аңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертү тәртибен җайга сала. 
Конституцияне кабул итүгә бик зурлап әзерләнәләр, әлеге эшкә иң яхшы белгечләр җәлеп ителә. Махсус төзелгән конституцион коммиссия 500 төзәтмә кертә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов:
«Конституцияне белү һәм хөрмәт итү, Конституция буенча эш итү – дәүләт хакимияте органнары эше генә түгел, бу барлык татарстанлылар һәм гражданлык җәмгыяте институтлары эше дә. Бу – туган республикабызның һәм барлык Ватаныбызның үсү һәм чәчәк ату нигезе».
Татарстан республикасы Конституциясенең 25 еллыгына
багышланган тантанада ясаган чыгышыннан.


– 28 октябрьдә Югары Советның сессиясе булды. Анда Конституция статьялары һәрберсе аерым кабул ителде. Шул вакытта бәхәсләр туды, әлбәттә. Монда төрле бәхәсләр булды. Хәтта безнең кайбер милләтпәрвәрләр Конституциягә Россия килешүен кертмәскә дә теләделәр, – ди 1990-95 елларда Татарстанның Югары Советы депутаты Мөнир Әһлиуллин.
Республика Конституциясенең җитешсезлекләре турында әйткәндә, бер факторны истә тотарга кирәк, ул Россия Федерациясе Конституциясеннән иртәрәк кабул ителә. Шуңа күрә анда федераль конституциянең күп кенә нигезләмәләре исәпкә алынмаган. Шунлыктан Конституциягә төзәтмәләр кертелә, шул исәптән шактый җитди төзәтмәләр.
Төп законны һәр кеше белергә тиеш, чөнки Конституция, беренче чиратта, кеше иреге һәм хокукларын яклый, саклый торган төп документ. Тарихи күзлектән караганда, нәкъ менә Конституциядә хокукый нигез салынган, ул республиканың сәяси, икътисади һәм социаль бөтенлеген тәэмин итә. Нәкъ менә Конституция төп юридик кыйммәтләрнең системага салынган юридик чагылышы булып тора. Барыннан да элек бу – хокук өстенлеге, кешенең тотрыклы хокуклары һәм ирекләре, демократик, хокукый, социаль һәм дөньяви дәүләт булу.

фото: tatarstan.arbitr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading