16+

Бу дөньяда ике генә әйбәт кеше бар...

Әйбәтлек Бу дөньяда ике генә әйбәт кеше бар. Берсе – син, берсе – мин. Без икәү сөйләшеп торабыз икән, димәк, без икебез генә әйбәт. Син әйбәт, мин әйбәт, ул – начар.

Әйбәтлек Бу дөньяда ике генә әйбәт кеше бар. Берсе – син, берсе – мин. Без икәү сөйләшеп торабыз икән, димәк, без икебез генә әйбәт. Син әйбәт, мин әйбәт, ул – начар.

Ә синең аны күргәнең бармы? Шундый озын буйлы! Әйбәт нәрсә ул кадәр озын булып үсә алмый. Ул кадәр озын булу өчен, кемнеңдер нәрсәсендер урларга кирәк. Менә синең кыска буйлы кешеләрне күргәнең бармы? Бардыр инде. Бу бит үзен озын итәр өчен шуларның буен урлаган. бәләкәй кешеләрне әбижәйт итү яхшы нәрсә түгел. Тик бу бер нәрсәдән дә тайчанмый инде. Бу комагай, моның үзенә генә булсын. Вәт, менә шул кадәр озын буй үстергән бу.  Ә бит ул озынлыкны... Ул кадәр озынлыкны әйбәтлек белән тутырып булмый.

Ә син аның йөрешен күргәнең бармы? Шулкадәр төз итеп атлый. Юньле кеше алай төз булмый. Тик басып торганда төз торса да, йөргәндә, алга атлаганда аз гына кәкрәя, бөкрәя, иелә... Тере кеше шулай була. Ә бу – төп-төз. Бу кеше түгел. Тере кеше түгел. Тере булса, ул кадәр төз булмас иде. Була алмас иде. Тере кеше шулай төз атлый алмый. Ә бу – төз.

Ә син аның сөйләшүен ишеткәнең бармы? Шулкадәр ягымлы булып кылана. Кеше алай ягымлы була алмый. Кеше шулай ягымлылана икән, димәк, ялагайлана, ярарга тырыша. Ярарга тырыша икән, димәк, ул сине төп башына утыртырга җыена. Әйбәт булып кыланып, алдап китәргә. Ә бу, кабахәт, бөтен кеше белән дә ягымлы итеп сөйләшә. Бу бөтен кешене дә алдарга тели. Бу шундый явыз.

Ә син аның күзләрен күрдеңме? Аның күзләрендә әллә нинди бер сихер бар. Шундый итеп карый ул. Бөтен бурычларың искә төшә. Тәк, аңа синең дә, минем дә бирәчәк хәтсез бит инде. Хәтереңдәме, теге вакытта алып торган идек. Аннан соң мин генә алган идем. Аннан соң син генә... Шулай әле мин, әле син бурычка кереп баткан идек, хәтереңдәме? Вәт, менә ул сүз белән бер нәрсә дә әйтми, ә күзләре... Гел безнең бурычларны искә төшереп тора. Вәт, менә мин сиңа әйтәм, кешеләргә алай карарга ярамый. Кешеләргә үзенең бурычлы икәнен сиздерү – начар гамәл. Моннан да зуррак начарлыкның булуы мөмкин түгел. Әгәр сиңа берәрсе бурычка керә икән, беркайчан да алай карама. Ә ул карый. Ул шундый итеп карый... Бөтен бурычларыңны түләтерлек итеп. Ну, түләмәгәнне белеп тора бит инде. Без аңа беркайчан да бурычыбызны кире кайтармаячакбыз. Андый мөмкинлегебез юк. Теләгебез дә юк. Шулай булгач, нигә карарга инде. Карама син, күзеңне йом. Ә ул йоммый, ул карый.

Ә син аның кулларын күргәнең бармы? Тамырдан гына тора беләкләре. Әйбәт беләк алай булмый бит инде, моның берәр чире бардыр. Ә йодрыклары... алар гер ташы шикелле. Ул үзенең йодрыкларын күтәреп йөри. Ходайның рәхмәте белән беләге өзелеп, йодрыклары аягына төшсә, берәр атна аксап йөриячәк. Шундый йодрык буламыни инде юньле кешедә. Гариплек бит бу. Ә ул ялгыш берәрсенә сукса?

Аякларын күргәнең бармы? Дөрес түгел аның аяклары. Шундый озын бот буламы да, шундый аяк буламы? Тагын кемнедер талаган, кемнекендер урлаган инде бу. Өстәвенә дөрес атламыйлар. Әйбәт аяклар дөрес атларга тиеш. Кешеләр уңаена. Ә моныкылар – кешечә түгел. Үзләре юл салырга тырыша. Аяклары да дөрес түгел бит аның.

Әйтәм ич, бу дөньяда ике генә әйбәт кеше бар. Аның берсе – син, берсе – мин. Ә ул...

Фото: DivoMix

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X