16+

Бу көннәрдә авылдашларыбызга җан өшеткеч кайгылы хәбәр килеп иреште

Бөтен җиһан яшеллеккә күмелгәндә, язның беренче чәчәкләре атканда, бакчаларда сандугачлар сайраганда, җылы кояш нурларына төренеп, ак канатлы күбәләк сыман, хөрмәтле авылдашыбыз – яраткан беренче укытучыбыз Нурмиева Талига Рахматулла кызы – арабыздан мәңгелек иленә китеп барды.

Бу көннәрдә авылдашларыбызга җан өшеткеч кайгылы хәбәр килеп иреште

Бөтен җиһан яшеллеккә күмелгәндә, язның беренче чәчәкләре атканда, бакчаларда сандугачлар сайраганда, җылы кояш нурларына төренеп, ак канатлы күбәләк сыман, хөрмәтле авылдашыбыз – яраткан беренче укытучыбыз Нурмиева Талига Рахматулла кызы – арабыздан мәңгелек иленә китеп барды.

Тагын бер гүзәл затны, олы шәхесне, авылыбызның соңгы сугыш ветеранын югалттык. Талига ханым – бик ягымлы, акыллы, гадел, туры сүзле кеше иде. Аның күңеле дә, уйлары да чиста, гел яхшылыкта булды. Бәлки шуңа күрә дә Ходай аны безнең арабыздан язның иң матур, җылы, кояшлы май көнендә үз янына алгандыр...
Талига апа язны бик яратты. Сугыш ветераны булгангамы, ел саен май аен, Җиңү бәйрәмен сагынып көтеп ала иде. Матур костюмын киеп, орденнарын, медальләрен тагып, бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митингка бара иде. Анда ул фронтовик дуслары белән очраша иде.

1941 елның маенда яшь укытучы кыз Талига Яшел Үзән районының Норлат авылы егете Закир Нурмиевка кияүгә чыга. Аларның бәхете бер генә ай була. Сугыш башлануга, Закирны фронтка җибәрәләр. Ә 1942 елның апрель аенда 20 яшьлек Талига үзе дә солдат шинелен кия. 1204 полкта зенитчы булып хезмәт итә. Соңыннан аны дивизия штабына телефонистка итеп куялар.

1944 елда Талига апа сугышта авыр җәрәхәт ала. Озак кына госпитальдә дәваланганнан соң, фронтчы кызны туган авылына кайтаралар.
Талига Рахматулловна 96 ел гомере эчендә ачлыкны да, ялангачлыкны да, югалтуларны да, сугыш афәтләрен дә кичергән. Тормышы җиңел булмады. 40 елдан артык гомерен ул мәктәп балаларын укытуга багышлады. Аны яратмаган бала юк иде! Үзенең кабатланмас матур елмаюы, ягымлы, нурлы карашы, назлы сүзләре белән һәркемне яраттыра белә иде ул. Бик күп авылдашларыбызның хәтерендә Талига апа балачакның, мәктәп елларының иң гүзәл хатирәсе булып саклана.

Талига апа өч бала үстерде. Бала хәсрәтен дә, якын туганнарын югалту кайгысын да кичерергә туры килде аңа. Күзләреннән яшь кипмәгән айлар, еллар күп булды, ләкин ул сынмады, сыгылмады.Талига апабызны югалту – бөтен авыл халкы өчен бик авыр. Балаларының, туганнарының зур кайгысын уртаклашабыз. Кадерлебезнең урыны җәннәттә булсын!

Роза Ягудина, Яшел Үзән районы, Норлат авылы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны ожмахта булсын,моны язган Роза Я.бик зур рэхмэт

    Мөһим

    loading