16+

Бу көздә ит бәясе дә күзгә күренеп артты, сиздегезме? (Бәяләр дөньясына сәяхәт)

Бу – гаммәви технологияләр безнең тормышка алып кергән гомерлек йөкнең авыр бер башы.

Бу көздә ит бәясе дә күзгә күренеп артты, сиздегезме? (Бәяләр дөньясына сәяхәт)

Бу – гаммәви технологияләр безнең тормышка алып кергән гомерлек йөкнең авыр бер башы.

Кайда нәрсә булмасын, шундук, шул секундта янәшәдә генә йокымсырап яткан телефонга хәбәр булып килеп төшә дә, икенче бер мизгелдә халык арасында таралып юкка да чыга.

Бу атна да Татарстан өчен күңелле яңалыклардан башланмады. Шулай да, көн үтә тора, кичәгесе онытыла, иртән исә – яңа бүгендә һәркем үзебезнең уйларыбызны, борчуларыбызны кочаклап уянып китәбез.
Тагын карабодай, диярсез...

Бу атна башында гына ярма җитештерүчеләр (комбайнда эшләгән авылдашларыгыз белән бутамагыз, “җитештерүчеләр” дим!) ноябрь аенда аерым төр ярмаларга бәяләр күтәреләчәген анонсладылар. “Коммерсант” гәҗите җиткерүенчә, имеш 4 ноябрьдән карабодай, солы ярмасы һәм тагын берничә төр бөртеклеләргә бәяләр 10-20 процентка күтәреләчәк. Сәбәбе – каплы савытларының бәясе кискен арту! Имеш, соңгы бер ел эчендә генә пластик һәм картон савытлар 100 процентка кыйммәтләнгән... Менә шулай – бәхетсезлек ул гел көтелмәгән яктан килә!
Шулай да, тәртәсендә (чималның үзендә) дә гаеп юк түгел, диләр. Россия кибетләрен без сугыша-сугыша җыя торган ярмалар белән иң эре тәэмин итүче – Алтай краенда уңышны көтелгәннән кимрәк җыеп алганнар, бәя сикерүдә ул ягының да катнашы бар диләр.
Ит ашасаң – тешкә керә, ашамасаң...

Бу көздә ит бәясе дә күзгә күренеп артты бит, сиздегезме?
Тавык бәясен, узган ел белән чагыштырганда, 50%ка, сыер итен – 11%ка, дуңгызны (әстәгъфируллаһ) – 29%ка арттырып куйганнар. Сәбәбен “өлкә белгечләре” терлекчелектә эшләргә риза булучы кешеләрнең кимеп баруы белән аңлата. Хезмәт хаклары аз, мал азыгы кыйммәт, вакыт-вакыт африка чумасы, кош гриппы килеп китә... Кая барсыннар? Мин бу очракта җитештерүче ягында. Мал-туар үстерү ай-һай җиңел түгел бит ул...

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгында да минем белән килешүләрен белдерәләр. Ни өчен дигәндә, якын арада, терлекчеләргә ярдәм йөзеннән һәм азык-төлек базарындагы бәяләрне контрольгә тоту максатыннан, дәүләттән бушка 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Моннан тыш инде авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хайван-кош-корт үстерүгә льготалы кредитлар да биреп килделәр...

Ләкин халык барыбер авылда эшләргә теләми.
Болай барган очракта, ит бәясен киләчәктә тотып тору җиңел булмаячак. Болай булган очракта, безнең колхозчыларны кайчандыр бөтен дөньяга таныткан өлкә – итчелек белән дә саубуллашырга туры килмәгәе...

“...т төбендә Кытай бар ич, туендырыр әле...” диючеләр дә бар бит...
Алай дисәң, дөнья базарында да бәяләр кимен куймый. Соңгы бер ел эчендә генә дөньяда азык төлек бәяләре уртача 33 процентка үскән һәм үсүен дәвам итә. Кеше башы арткан саен Җир-ананың туендыру куәте кими, шуның өстенә илләрне ябып куйган пандемия дә товар-азык әйләнеше казанына үз тозын өстәп җибәрә.
Нәрсә генә булмасын, табыннарыбыз мул, тамакларыбыз тук, илләребез имин булуын теләп, мин – Әмир Исламов диеп белерсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading