16+

«Бу – өммәтебезне туплый һәм берләштерә торган урын»

21 июльдә Изге Болгар җыены уза.

«Бу – өммәтебезне туплый һәм берләштерә торган урын»

21 июльдә Изге Болгар җыены уза.

Мөэмин-мөселманнар иртәгә Болгар җиренә изге сәфәргә барачак. Бездә «Изге Болгар җыены»н уздыру күркәм бер традициягә әверелде. Бу җирдә беренче зур җыен 1989 елда үткән иде. Киләсе елга аны уздыра башлауга 30 ел булачак.

Шөкер, хәзер Болгар сәфәренә бәйрәмгә барган кебек барабыз. Элек мондый зур җыеннар узмаган, әби-бабаларыбыз анда кача-поса гына барганнар, кем ничек булдыра ала, шулай юл тоткан. Изге җиргә барып, Раббыбызга дога кылганнар. 922 елда шушы җирдә бабаларыбыз үз ихтыярлары белән рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Ислам дине бөтен Россиягә шул җирлектән тарала башлаган.

– Халкыбызның тарихында булган иң авыр вакытларда да, төрле аңлаешсыз чорларда да безнең әби-бабаларыбыз Болгар җиренә барып, хәрабә биналар янәшәсенә җыелышып, Аллаһы Тәгаләгә дога белән ялварганнар. Әлеге урын халкыбызда динебезнең сакланып калуына сәбәпче булган дип шикләнмичә әйтергә була. Ул – безнең өммәтне туплый торган урын. Җыенның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, колачы киңәя, – дип сөйләде Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов матбугат очрашуында.
«Изге Болгар җыены»нда узган ел 40 000 кеше катнашкан. Быел да кунакларның саны шактый булыр дип көтелә. Шунысы сөенечле: күп гасырлар буена Россиядәге һәм бөтен дөньядагы мөселманнар өчен изге урын булып саналган Болгар җиренә гаиләләре белән килүчеләр, шулай ук җыенга һәр елны йөрүчеләр дә күп. Кайберәүләр монда берничә көнгә кунача да килеп, чатырларда яши.

Чарага барырга теләге булган кеше мөхтәсибәтләргә яки үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала. Мөхтәсибәтләргә бушлай автобуслар бирелә. Алар 21 июль көнне иртәнге сәгать дүрттә кузгалып китәчәк.

Казаннан Болгарга ничек барырга?

«Изге Болгар җыены» уңаеннан, Казаннан Болгарга өстәмә автобус рейслары оештырыла. Автобуслар «Столичный» автовокзалыннан иртәнге сәгать 6.00да, «Южный» автовокзалыннан сәгать 6.20дә китә. Болгардан автобуслар 16.00 сәгатьтә кайтырга чыга. Билет бәясе бер якка 310 сумны тәшкил итә. Даими рейслардан да кулланырга була, алар «Южный» автовокзалыннан көн саен сәгать 10.00да һәм 17.45тә китә, Болгардан – 6.00 һәм 14.00 сәгатьтә.

21 июльдә Казан пассажир порты 124 кеше сыйдырышлы «Метеор» теплоходында Казан–Болгар–Тәтеш маршруты буенча махсус рейс оештыра. Теплоход Казаннан 6.00 сәгатьтә китә, Болгардан кире 16.30 сәгатьтә чыга. Моннан кала, Казан елга портыннан Болгарга даими рейслар бар, алар түбәндәге җәдвәл буенча йөри: Казаннан 8.00 һәм 9.00 сәгатьтә китә, Болгардан – 15.40 һәм 16.30 сәгатьтә, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: cdmin.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading