16+

Бу Олимпиада тарихта калачак: кайбер спортчыларның тормышы кайткач 180 градуска үзгәргән!

Бу атна Олимпиадада катнашкан республика спортчылары өчен Татарстан җитәкчеләре исеменнән рәхмәт сүзләре кабул итүдән башланды.

Бу Олимпиада тарихта калачак: кайбер спортчыларның тормышы кайткач 180 градуска үзгәргән!

Бу атна Олимпиадада катнашкан республика спортчылары өчен Татарстан җитәкчеләре исеменнән рәхмәт сүзләре кабул итүдән башланды.

Бүген иртәнге унда алар Татарстан яшьләр эшьләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән түгәрәк өстәлдә катнашты. Төш вакытында чемпионнарны инде  Президент Рөстәм Миңнеханов каршылады.

Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпиададан соң аларны чолгап алган игътибарны төрле спортчы төрлечә кабул итте. Татарстанга көмеш белән бронза медале алып кайткан Яшел Үзән егете Андрей Ларьковның телефонын тизрәк сүндереп инде тренеровкаларга тотынасы килә икән.

– Мондый төр очрашулар, сөйләшүләр эш графигын боза, – диде ул җитди генә. – Спортчыларның буш вакыты юк диярлек. Хәзер телефонымны сүндереп куеп, тагын да күбрәк эшлисем килә. Көчем әле тагын бер айлык тренировкаларга җитәрлек. Тренерым киләсе ярышларга кадәр эш планын җибәрде инде, шуның буенча әзерләнәм. Чираттагы старт 16 мартта булачак.

Ишек төбендә аны аулап торган бер төркем кызларга да исе китмәде егетнең. “Кызлар, фотога бик тиз генә төшәбез, эш күп” дип, бер тапкыр гына селфи ясарга ризалык бирде ул.
Яшел Үзән егете Олимпиадада җиңү спортчыдан гына тормый, дигән фикердә.

– Минем артта тренерлар, табиблар, массажистлар, чаңгыны тәртиптә китерүчеләр тора. Олимпиадада 50 чакрым араны узганда да бик сизелде ул. Финишка якынлашканда башкаларның инде көче калмаган иде, чаңгылары да начар шуды. Мин исә чаңгыларымны вакытны югалтмыйча гына алмаштырырга өлгердем. Уңышымның 50 процентына менә шушы фактор тәэсир итте. Әти-әнием дә бу җиңүгә бик күп көч кертте. Әни ярышларымны карый алмый, әти гел күзәтеп тора, – диде Андрей Ларьков.

Олимпиадада бронза медаль яулаган Анна Нечаевскаяның тормышы бу ярышлардан соң 180 градуска үзгәрәчәк. Туган ягына кайтуга, аңа сөйгән яры кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Ләкин Анна кияүгә чыгу белән спортчы карьерасыннан баш тартырга җыенмый.

– Минем төп хыялым әле тормышка ашмады. Эшләргә дә, эшләргә кирәк әле, – диде ул журналистлар белән очрашу вакытында.
Андрей белән Аннаның Олимпиададагы уңышлы чыгышыннан соң Татарстанда чаңгы спорты тагын да алга китәчәк дигән фикердә җитәкчеләр. Владимир Леонов сүзләренчә, хәзерге вакытта бөтен республика буенча модульле чаңгы базаларын төзү эше алып барыла.
– Ел саен унга якын чаңгы базасы төзибез. Районнарда чаңгы трассаларын яктырту эше алып барыла, – диде ул.
Димәк, тиздән Ларьков, Нечаевская эзеннән китәчәк нәни чаңгычылар тагын да күбәячәк.

Сноубордистларыбыз Влад Хадарин белән Милена Быкова Олимпиададан медаль алып кайта алмаса да, бу – бик зур тәҗрибә, диде җитәкчеләр. Әлеге  спорт төре республика өчен әле яңа, уникаль дисциплина.
– Сноуборд республикада моннан өч ел элек кенә үсә башлады. Без аны юктан бар иттек дисәк тә була. Милена – безнең беренче “йолдызыбыз”. Ул әле безгә Олимпия медальләре китерәчәк. Аның артыннан өметле яшьләр үсеп килә, – диде Россия сноуборд федерациясенең Татарстан буенча төбәк бүлеге рәисе Денис Белов.

 – Кызганыч, Олимпиадада медаль алып булмады. Ләкин барысы да алда әле. Татарстан миңа ышанды! Мин моны тойдым, – дип төшенкелеккә бирелмәскә кушты Милена Быкова.  
Спортчыларның Татарстандагы тренерлары республика җитәкчеләрен массакүләм спортка күбрәк игътибар бирергә өндәде. Совет спорт мәктәбен кайтару буенча да сүз чыкты. Ләкин яшьләр эшләре һәм спорт министры үткәнгә, аеруча да Совет чорына юл ябык диде.

 – Без заманча дөньяда яшибез, үткәннәргә кире кайту була торган хәл түгел. Бүген спортта экипировка, чаңгы әзерләүдәге заманча технологияләр  мөһим роль уйный. Ил җыелма командасын ярышларга чит ил белгечләре әзерләргә ярдәм итә, – диде Владимир Леонов.
Олимпиада халык арасында күпме шау-шу тудыруына карамастан, министр аны негатив рухта булды дип әйтә алмый.

– Олимпия уеннары башкарак төсмердә барыр дип уйлаган идем. Ләкин артык негатив сизелмәде. Ярышларда спортчылар күрсәткән нәтиҗәне берәү дә көтмәгән иде. Олимпиадага бер атна кала, гомумән, әле ярышка барабызмы-юкмы дигән сорау торды. Байрак, гимнсыз, илнең күрсәткече булган бернинди атрибутикасыз чыгыш ясасак та, без бөтен дөньяга үз көчебезне һәм җиңүгә лаеклы булуыбызны күрсәттек. Кызганыч, күп кенә дәрәҗәле спортчыларыбыз өйдә калды. Без бу юлы яшьләргә юл бирдек һәм ялгышмадык. Бу Олимпиада тарихта калачак, аның турында әле бик күп фильмнар төшерәчәкләр. Элек Себер, Төмән, Ханты-Мансийск Олимпияда җиңүчеләре үстерә иде, тиздән бу рәткә Татарстан да кушылыр дип өметләнәм, – диде Владимир Леонов.
Министр спортчыларга һәм аларны әзерләгән тренерларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading