Тавык-чебешкә ашый торган ризыкны егет үзе әзерли. «Ризыкка кукуруз, бодай, арпа, акбур, акшар кушам. Көнбагыш та бик файдалы. Катнашмага тоз, балык мае өстим. Барысын да тегермәннән тарттырам, катнашманы он хәленә китерәм», – ди Булат.
Йомырка сала торган тавыклар аерым. Хәтта берьюлы 200әр йомырка сатып алучылар да бар икән. Тавыклар көненә 60лап йомырка сала, ди. Кош-кортлардан тыш, умартачылык белән дә шөгыльләнә Минһаҗевлар. Әле тагын 15 баш сарыклары да бар.
– Мин кечкенәдән авылда идем. Сессияне төгәллим дә дәү әни янына ашыгам. Кыскасы, авылны ярату каныма балачактан сеңгән, күрәсең. Бу эш күңелемә ошый, беренчедән, син үз-үзеңә хуҗа, икенчедән, авылда саф һава, өченчедән, халыкка чиста продукт тәкъдим итүемә сөенәм, хәзер экологик яктан сыйфатлы продукт белән туклану мөһим. Күп кеше аллергиядән интегә, антибиотиклар кушылмаган, чиста ризык һәркемгә файдалы, – ди егет.
Булат «Шырдан экопродукты» дигән бренд та булдырган. «Сарафан радиосы» аша әлеге ризыклар турында тирә-юньдә дә ишетеп беләләр. Хәтта Мәскәүдән кайтып, Шырдан казын сораучылар бар икән. «Анда каз ите өч тапкырга кыйммәтрәк йөри, шуңа да бездән алып китәләр», – ди әңгәмәдәшем.
Киләчәктә, Булат экологик чиста продукция җитештерү белән генә чикләнмичә, экотуризмны үстерергә хыяллана. Бабасы нигезен матурлап, ял итәр өчен бар уңайлыклар тудырып, туристларга ял итү урыны булдырырга исәбе.
Комментарийлар