16+

«Булганын киябез, барын ашыйбыз»: халык ашауга акчаны азрак тота башлаган

Ил халкы ашауга акчаны азрак тота башлаган. «Делойт» консалтинг компаниясе аналитиклары уздырган тикшеренүдән күренгәнчә, россиялеләр исерткеч эчемлекләргә, кибеттәге әзер ризыкка, косметика, көнкүреш техникасына, ресторан-кафе, барларга йөрүгә дә акчаны кысыбрак тотарга тырыша икән.

Ил халкы ашауга акчаны азрак тота башлаган. «Делойт» консалтинг компаниясе аналитиклары уздырган тикшеренүдән күренгәнчә, россиялеләр исерткеч эчемлекләргә, кибеттәге әзер ризыкка, косметика, көнкүреш техникасына, ресторан-кафе, барларга йөрүгә дә акчаны кысыбрак тотарга тырыша икән.

Халыкның 50 проценты хезмәт хакының яртысын ашауга, квартплатага, кредит түләүгә китүен әйткән. Аерым алганда, ашауга керемнең якынча 31 проценты, мәҗбүри түләүләргә 25 проценты китә, дигәннәр алар. Ә менә даруларга һәм балалар товарларына чыгымны киметергә җыенмыйлар икән. Ә сез, гаилә бюджетына артык зыян килмәсен өчен, нәрсәдән баш тарттыгыз?

Резедә Сәләхова, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актрисасы:

– Балабыз туганчы, Артем белән кинога да, рестораннарга да шактый йөрдек. Ял итәргә дә бара идек. Улыбыз кечкенә булгач, чит илгә дә йөрмибез, рестораннарга да барган юк. Акчаның янга калуы сизелә, әлбәттә. Аның каравы, улыбызга балалар бакчасына түләүгә китә. Ул коммерцияле бакчага йөри, түләве алай арзан түгел. Әзер ризык сатып алу белән мавыкмыйбыз. Авылдан килгән итен-бәрәңгесен ашыйбыз.

Равилә Кәримова, Балтач, Норма:

– Ашауга акчаны жәлләмибез. Даруга да кысарга кирәкми дип уйлыйм. Булганын киябез, пенсионерга артыгы кирәкми. Ә менә чит илләргә йөреп акча сарыф итүне хупламыйм. Җырдагыча, үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да. Булган акчаның рәхәтен күреп яшәргә язсын. Ил-көннәр тыныч булсын, яшьләргә эше булсын. Эше булганның ашы да бар.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авыл» комплексындагы мәчет имамы:

– Күңел ачу чараларына акчаны күп тоталар хәзер. Аңардан баш тартканнан әллә ни югалтмыйсыңдыр инде. Әйтик, киноны телевизордан да карап була. Кемдер хоббига акчаны азрак сарыф итәр. Хәзер бик кыйммәтле хоббилар бар бит. Хезмәт хакын җиткерә алмасаң, ахыр чиктә ашауны да кысмыйча булмый. Тәмле ашау турында әйтүем. Көндәлек кирәкле ризыкларга күчәсе була инде.

Алсинә Җаббарова, Казан, ике бала әнисе:

– Без болай да бөтен нәрсәгә акчаны кысып тотабыз. Әзер ризык алган юк, кафега бик сирәк йөрибез. Исерткеч эчемлекләргә, тәмәкегә китми акчабыз. Керемебез артыграк булса, акчаны ялга тотар идем. Балаларга диңгез күрсәтәсе килә.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА сораштырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading