16+

Булмаган йортка салым килсә нишләргә?

Иске йорт инде күптән юк, шуңа да карамастан салым инспекциясеннән түләү кәгазе килә. Юкка чыгарылган объектлар турында чын-чынлап «онытыр» өчен нишләргә кирәк?

Иске йорт инде күптән юк, шуңа да карамастан салым инспекциясеннән түләү кәгазе килә. Юкка чыгарылган объектлар турында чын-чынлап «онытыр» өчен нишләргә кирәк?

Иске объектларны юк итү тәртипләре турында Республиканың Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рахматуллина белән сөйләштек.
– Күптән кулланылмаган, җир белән тигезләнгән күчемсез милеккә һаман да салым түләүләре килү – гадәти күренеш. Канун нигезендә, иске бина тулысынча юк ителгәнме, өлешчәме –объектның хуҗасы аның өчен җаваплы. Күчемсез милекнең бердәй дәүләт реестрында күчемсез милек теркәлүе турында белешмә саклана. Салым да милекне теркәү органнарыннан килгән мәгълүматларга нигезләнеп исәпләнә. Дәүләт реестрына үзгәрешләр кертмичә, салым элеккечә килеп торачак.

– Объектны күчемсез милекнең бердәй дәүләт реестрыннан чыгару өчен ниш­ләргә кирәк?
– Моның өчен күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә була. Кадастр инженеры үткәргән акт та таләп ителә. Акт ул – милекнең кулланылмавын раслый торган документ. Милекне теркәү органнары җиде эш көне эчендә документларны карый, барысы да канун нигезендә булганда, кулланылмый торган объект кадастр исәбеннән төшерелә, кешенең милке булуыннан туктый. Бу хакта мәгъ­лүмат салым органнарына җибәрелә.
– Кеше үзе бу хакта салым органнарына хәбәр итә алмыймы?
– Салым кодексының 408нче маддәсе 2нче пунктына кертелгән үзгәрешләр буенча, гражданин объектның юклыгы турында белешмә китергән очракта да, салымны туктатырга тиешләр. Гариза белән бергә, милекнең юкка чыгуын раслый торган документлар да таләп ителә. Бу җирле үзидарәдән алынган белешмә, табигый бәла-каза аркасында, янгында зыян күргән йорт очрагында, янгын күзәтчелеге оешмасыннан документ булырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading