16+

Бурлык

Сигезенчеләрне тәмамлагач бугай, бер иптәш малай белән бурлык­ка киттек. Бензин бурлыгына. Элек үзем генә йөри идем, бу юлы, артык нык якын дус булмаса да, ни өчендер аны да ияртәсе иттем. Ничек бетәсен белсәм, алай кыланмас идем.

Бурлык

Сигезенчеләрне тәмамлагач бугай, бер иптәш малай белән бурлык­ка киттек. Бензин бурлыгына. Элек үзем генә йөри идем, бу юлы, артык нык якын дус булмаса да, ни өчендер аны да ияртәсе иттем. Ничек бетәсен белсәм, алай кыланмас идем.

Безнең чорда авыл малайларының барысының да матай дип аталган транспорты була торган иде. Кемнеке иске, кемнеке яңа... Ләкин барыбызныкы да бар һәм аңа бензин кирәк. Заправка – район үзәгендә генә. Әтиләре МТМ тирәсендә эшләүчеләр бик йончымый, ә башкалар кайдан җай чыга, шуннан таба торган иде. Мин кечкенәдән ферма белән амбар тирәсендә үскәч, кайда нәрсә ятканлыгын яхшы беләм. Шуңа, көндез бирмәгән әйберләрне иркенләп төнлә барып ала торган идем. Амбар ихатасында торган Газ-51 машинасының бензины да шул исәпкә керә. Биш литрлы канистрыңны тотып киләсең дә, тегенең бензобак төбендәге унтугызлы болтны бушайтып, иркенләп тутырасың һәм ипләп кенә кайтып китәсең. 

Урлашып баеган миллионерлар юкка гына үзләрен әллә кемгә куйган булып йөри, бурлыкның бер кыенлыгы да юк аның. Дан да, дәрәҗә дә түгел. Талант та таләп ителми. Бары тик берничә кагыйдәне генә белергә кирәк. Төнге сәгать бердән соң килергә – бу вакытта төн урнашып бетә. Биш литрлы канистр булырга тиеш: комсызлансаң, сизелергә мөмкин, сизсәләр, бүтән килә алмыйсың. Һәм үз артыңнан тәртип калдырырга кирәк. Әгәр юлдашларың булса, алар ышанычлы булырга тиеш. Хәер, монысын мин әле белми идем…

Үзебезнең йорттан бер-ике адым атлау белән, теге малай курку катыш пышылдады:
– Аһ, кеше килә бугай!..
Без туктап тыңлап тордык та ары киттек. Амбар ихатасына кергәч, тагы кабатланды бу:
– Аһ, кеше килә бугай!..
Килми иде. Ләкин амбар ишегалды тып-тыныч кына була алмый. Монда комаклар да, песиләр дә йөри. Кайтмый калган казлар да оеп утыра. Башка төрле кош-корт та очрый. Шуңа да амбар ич инде ул – җан ияләренең җим таба торган урыны.
Ләкин мин бу тиклемен үк көтмәгән идем. Тирә-ягыңа каранып, тынычланып инде сүтәм генә дип машина астына кереп китәсең – пышылдау ишетелә:
– Аһ, әнә теге кем ул?!
Туктап каласың. Берни дә юк. Инде кабат тотындым гына дигәндә, тагын:
– Аһ, берәү килә бугай.
Беркем юклыгын, бернинди куркыныч янамавын тойган хәлдә дә күңелгә шом йөгерә. Йөгермәсә дә, игътибарсыз калдырып булмый – тикшерергә кирәк, ә бәлки чынлап тадыр. Ләкин юкка вакыт әрәм иткән саен, кирәкле эш кичегә. Тегенең шул рәвешле өркетеп торуы нәтиҗәсендә, болтны хәтта ике әйләнешкә дә сүтеп булмады. Ахыр чиктә моны тәгәрмәчкә каратып утыртып куйдым да, канистрларны алып, тагын машина астына кереп киттем. Һәм шунда ук тавыш ишетелде:
– Нинди яктылык ул?
– Ай калыкты, – дидем мин, – бар да әйбәт, борчылма.
Ләкин бу ай түгел иде. Каравылчы вагончыгының уты янды. Бераздан каравылда торган абзый чыкты да, берничә адым читкәрәк китеп, пес итәргә тотынды. Мин бераз дымланган болтны кире тыгызлабрак куйдым. Кереп китсен инде. Каравылчы абзый ишек тоткасына үрелүгә, тагын пышылдау ишетелде:
– Аһ! Аһ, анда кеше йөри... Ише­тәсеңме?! Каравылчы!

Актерның пышылдавы залның егерме бишенче рәтенә кадәр ишетелергә тиеш, диләр. Ә минем дусның эчендә бу мизгелдә, ким дигәндә, ике-өч актер утыра иде. Һәм каравылчы аның тавышын ишетте. Талантны ишетерләр инде, анысы гаҗәп түгел. Һәм ул безнең якка килә башлады...
– Кем бар анда, анаңны фәлән-төгән! – дип кычкырды каравылчы, үз куркуын безгә күчерергә тырышып. – Төн уртасында!
Минем мондый хәлгә очраган бар инде. Шулай кычкырынгач, ул туктап беркадәр тыңлап тора һәм, бер тавыш та ишетелмәсә, кире вагончыгына кереп китә. Бераздан тагын чыгып колак салып торырга мөмкин. Ләкин бу юлы бөтенләй башкача килеп чыкты.
– Каравылчы! – дип еламсырады иптәш малай, – ул безне күрде... 

Бу юлы хәтта пышылдап та тормады, төнне яңгыратып ярып салды. Мин канистрларны тәгәрмәчнең эчке ягына сөяп куйдым да машина арбасының төбенә ябыштым. Каравылчы килде, моны таныды, сүгенеп алды, фонарен яндырып тирә-якны, машина астын яктыртып карады, арба эченә дә күз салды бугай. Шуннан берни дә тапмагач, моны, җилтерәтеп, вагончыгына сөйрәде.
– Мин үзем генә түгел, – дип тарткалашты минем иптәш малай, – без икәү… Аны да тотыгыз.
Һәм ул минем исемне әйтте. Һәм монда үзе түгел, ә миңа ияреп килүен дә яшермәде. Хак инде, бер карасаң. Дөреслекне нәкъ үз вакытында ярып салучыларга соклануым да шуннан калды бугай.

Болар вагончыкка кереп югалгач, мин, беткән баш беткән дип, тиз генә бензин агызып алдым да амбарның арт ягыннан чыгып шылдым. Соңыннан бәйләнүче дә, сөйләнеп йөрүче дә булмады. Иптәш малайның эләгүе турында да сүз ишетелмәде.
Бары тик теге иптәш малай гына: «Ияртеп алып бардың да үзең таш­лап качтың», – дип озак үпкәләп йөрде. Мин дәшмәдем. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading