Буузы – электән үк бәйрәмнәргә һәм кадерле кунакларга әзерләнә торган ризык. Без аны үзебезнең мантыйга охшаттык, алар бары тик формасы буенча гына аерыла. Буузы пәрәмәч кебек түгәрәк, урта өлешен матур итеп бөгеп чыгалар. Хуҗабикә никадәр уңган булган саен, буузының бөгелгән урыннары шуның кадәр күбрәк була. Бер буузыда ул 33кә җитәргә мөмкин. Бу үзе бер сәнгать дияргә мөмкин. Бурятлар аны әзерләү буенча төрле конкурслар да оештыра икән.
– Буузы бурятча «камырга төрелгән ит» дип атала. Формасы буенча ул безнең юрталарны хәтерләтә, – ди әңгәмәдәшем.
Бурятларның милли ризыгын әзерләү өчен су, йомырка, он, сарык яки сыер ите, суган, сарымсак, тоз, борыч кирәк.
Башта эчлек әзерлибез. Иткә суган һәм бераз гына сарымсак салып, ит тарткычтан чыгарабыз. Буузы сусыл булсын өчен, ит бераз гына майлы булса яхшы. Фаршка тоз, борыч һәм бераз гына су салып болгатабыз. Аннары камыр басабыз. Аның өчен суга йомырка салып болгатабыз, аз-азлап он кушып барабыз. Камырны токмач камыры кебек җәеп, буузылар өчен кирәк булган түгәрәк рәвешендә кисәбез. Урта өлеше калынрак, кырыйлары нечкәрәк булырга тиеш. Эченә фаршны салып, камырны өстә тишек калдырып тоташтырабыз һәм бөгеп чыгабыз. Мантый казанына салып, 40 минут пешерәбез.
– Буузы кул белән ашала. Аңа майонез яки кетчуп салып ашау дөрес түгел, – ди Сэсэгма Бубеева.
Чуенда пешкән саламат
Бурятларның икенче бер популяр ризыгы – саламат. Ул он белән каймактан гына әзерләнә. Алты-сигез кешегә 1 кг каймак һәм бер стакан он кирәк. Тозны теләгән кеше генә сала.
– Саламатны чуен савытта кайнаталар. Аңарда кайнаткан очракта, мае күбрәк чыга. Каймакны савытка салып, утка куясың. Кайнап чыккач, болгата-болгата, акрынлап он кушасың. Озаклап болгаткач, мае аерылып чыга башлый. Ул ботканы хәтерләтергә тиеш. Саламатны ипигә ягып та ашарга була. Тәм керсен өчен элек саранка бүлбеләрен салганнар, әмма ул хәзер юк диярлек, Кызыл китапка кертелгән. Хәзер аның урынына изелгән шомырт салалар. Ансыз гына да була. Саламат бик туклыклы ризык санала, – ди яңа танышым.
Бурятларда сөт ризыклары бик популяр. Өстәлдә алар һәрчак булырга тиеш ди. Бәйрәмне дә сөттән башлыйлар. Руслар кунакларны ипи белән каршы алса, бурятлар – сөт яки башка сөт ризыгы белән. Әлеге гадәт «сагаалха» дип атала. Шул сөт белән бәйле рәвештәме икән, аларда ак төсне яраталар. Ул аклык-пакьлек, сәламәтлек, якты уйлар символы санала. Ай календаре буенча Яңа елны да алар Ак ай бәйрәме дип атый.
Тәмләп ашаганнан соң, бурятлар тоз һәм май яки сөт салынган чәй эчәргә ярата. Алар фикеренчә, мондый чәй шулай ук калорияле һәм файдалы, ул сиңа көне буена җитәрлек энергия бирә.
«Бездә – Сурхарбан, сездә – Сабан туе»
Бурятларда кунакка ризыкны биргәндә, касәне яки тәлинкәне ике кул учы белән тотып бирәләр. Кунак та аны шулай кабул итеп алырга тиеш. Бурятлар туганнар, күршеләргә дә бик игътибарлы. Элек аучылар аудан кайткач, үзләре тоткан киекне, әйтик, кыр кәҗәсен суеп пешергәннәр һәм күршеләрне авыз итәргә чакырганнар. Керә алмаганнарга үзләре кертеп биргәннәр. Алар табигать биргән ризыкны бүлешергә кирәк дип санаган.
Туй яки бала туу уңаеннан мәҗлес үткәрелсә, нәселләрендәге бөтен кешене дә кунакка чакыралар. Бер мәҗлестә 200әр кеше җыела. Бала туу дигәннән, элек яңа туган сабыйга бүләккә берәр йорт хайваны, әйтик, колын, бозау, сарык, кәҗә яки дөя биргәннәр. Алар барысы да берничә айлык булырга тиеш. Хәзер бу традиция юкка чыккан.
Комментарийлар