16+

Бәяләнми калган батырлык

Аның батырлыгы турында күптән белеп-ишетеп йөрсәм дә, һич кенә дә үзен күреп сөйләшергә җай чыкмады. Ул дигәнем – районыбызның Олы Нырсы авылында яшәүче Альберт абый Әхмәтшин. Авылдашлары әйтүенчә, ул яшьлегендә авыл елгасында су коенганда баткан кызларны коткара. Шундук үзләренә беренче ярдәм күрсәтә.

Бәяләнми калган батырлык

Аның батырлыгы турында күптән белеп-ишетеп йөрсәм дә, һич кенә дә үзен күреп сөйләшергә җай чыкмады. Ул дигәнем – районыбызның Олы Нырсы авылында яшәүче Альберт абый Әхмәтшин. Авылдашлары әйтүенчә, ул яшьлегендә авыл елгасында су коенганда баткан кызларны коткара. Шундук үзләренә беренче ярдәм күрсәтә.

– Узган гасырның 80нче еллар башы иде. Кичкырын. Көтү кайтыр чак. Берничә иптәш белән су коенып менәргә уйладык. Исәбебез – арыганлыкны бетерү, су коенып, юынып, сафланып алу иде. Шулчак мәктәп ягыннан: «Баталар!» – дигән тавышлар ишетелде. Җан авазы белән кычкырган тавышка кем генә битараф калыр икән?! Мин шундук тавыш килгән якка йөгердем, – дип искә алды ул хәлиткеч мизгелләрне Альберт абый.

Әлеге минутларда мәктәп турысындагы сулыкта авылга Казаннан кайткан ике бертуган кыз баткан була.

– Аның берсе бөке кебек бер бата, бер калка иде. Анысын коткару әллә ни авыр булмады. Ә менә икенчесе турында: «Рузалия батты инде», – диделәр. Ике дә уйлап тормадым, Рузалия баткан урынга чумдым. Аның гәүдәсе су төбенә төшеп өлгергән иде инде. Башта гәүдәне аякларыма эләктердем, аннары, су өстенә чыгардым, йөзен өскә калдырып, яр буена сөйрәдем. Рузалия аңсыз иде. Шунда  ук бер-ике кызны шәфкать туташын алып килергә җибәрдем. Ә үзем Рузалиягә беренче ярдәм күрсәтергә тотындым. Башын аска калдырып, эчкән суын чыгарганнан соң, кызыбыз күзләрен ачты, әкренләп сулый башлады. Шәфкать туташы, башка авылдашлар килгәнче, янда булган бала-чага белән аңына китереп өлгергән идек инде...

Әнә шулай бәян итте үзе белән булган хәлне Альберт абый.

– Йөзәргә, беренче ярдәм күрсәтергә ничек һәм кайда өйрәндегез? – дип сорыйм үзеннән.

– Балачактан ук йөзә белә идем. Ә беренче ярдәм күрсәтергә Казанда укыган чакта өйрәткәннәр иде.

– Альберт абый, ул вакытта суга батучыларны коткарган өчен медаль бирәләр иде. Әлегедәй дәүләт бүләге сезнеке дә бардыр инде?

– Бирмәделәр. Үзем дә кирәксенеп сорап йөрмәдем. Күләгәдә калуны хуп күрдем. Тәрбиям андый түгел. Рузалиянең мәктәптә укуын тәмамлап, эшли башлап, бүләккә күлмәк алып кайтып биргәне хәтердә калган. Шуннан соңгы язмышы миңа караңгы, бүтән очрашканыбыз булмады. Баксаң, әлеге вакыйга авыл халкы күңелендә әле дә саклана икән. Менә сез дә бит, моннан 40-50 ел элек булган вакыйга турында кемнәндер ишетеп килгәнсез бит әле...

...Аның каравы, авыл халкы аны хәлиткеч мизгелдә дөрес карар кылып, зур тәвәккәллек күрсәткән батыр ир-егет буларак белә, хөрмәт итә. Шунысы гына кызганыч, Альберт абыйның яшьлегендә күрсәткән батырлыгы бәяләнми калган. Бәлкем бу хакта өлкән яшьтәге авылдашлары хәтерлидер әле. Әмма яшьләр дә үз авылының каһарманы турында белергә бурычлы.

Фәнил Нигъмәтҗанов,
Теләче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading