16+

Бәяләр артуны сиздегезме, дип сорарга да куркыныч...

Моңарчы сизелмәгән бәяләр тешли башлады бит. Беребез, мин ярата торган кәһвә бәясе арткан, дисә, икенчебез даруларның бәясе сикергәнен күреп лаф ора. Шәһәр транпортын да тавыш чыгармый гына 1 сумга аттырдылар. Өстәмә сумны сорап алгач, анысын да сиздек.

Бәяләр артуны сиздегезме, дип сорарга да куркыныч...

Моңарчы сизелмәгән бәяләр тешли башлады бит. Беребез, мин ярата торган кәһвә бәясе арткан, дисә, икенчебез даруларның бәясе сикергәнен күреп лаф ора. Шәһәр транпортын да тавыш чыгармый гына 1 сумга аттырдылар. Өстәмә сумны сорап алгач, анысын да сиздек.

Хезмәт хакы белән пенсиянең артканын гына белми калдык, ахрысы. Бу бәячел заманда аны тоеп та, сизеп тә булмас кебек тоела. Кәгазьләр җыештырганда кулыма 2016 һәм 2019 елгы газеталар килеп керде. Үч иткәндәй анда да бәя арту турында язганнар. Өстәвенә: “Бәя артуын сизәсезме?” – дип сораштыру да үткәргәннәр. Ипигә дә, бензинга да бәя арткан икән ул чакта да. Ә халыкның соңгы 10-15 елда хезмәт хакы гына артмый. Ә бәяләр ул арада йөз тапкыр арткандыр инде.

Безнең акчага интекмәвебезнең бер сәбәбе – бик нык экономный булуыбызда гына. Кибетләрдә акцияле әйберләр генә алабыз, җиләк-җимеш, яшелчәнең иң түбән сортлысын ашыйбыз. Әле дә ярый күп ризыкларны үзебез үстерәбез. Табигый һәм экологик чиста ризык ашавыбыз бары тик үзебезнең тырышлыктан гына. Ә андый ризыкны без сатып ала алмыйбыз. Алар бик кыйммәт тора. Күптән түгел арзанлы кибеттән очсызрак йөзем җимеше сатып алган идем. Нәкъ менә шул бәясе кадәр генә булды аның сыйфаты. “Мондый җимешне ашамыйча да тора алам”, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Йөземнең кыйммәтлесенең никадәр тәмле булуым яхшы беләм шул. 

Хәерченең акчасын очсызлы товар бетерә диюләре хак булып чыга. Нәрсәдәдер экономия ясаган буласың, чынлыкта ул синең икенче кесәңне тишеп чыга. Бервакыт Мәскәүдә яшәүче бер танышыбыз Казанда дәваланып калды. Безнең затлы кибетләрдәге җиләк-җимешне ошатмыйча, туганнары ризыкны аңа үзәк башкаладан кайтарттылар. Шунда гына үзебезнең нинди ризык сатып алуыбыз, аны да берничә бәягә арттырылган булуын уйлап, шаккатып калган идем. Нишлисең, бөтен нәрсә чагыштырмада күренә шул.

Акчага интекмәвебезнең икенче сәбәбе – безгә үзебезнең сумнарыбызны тиеннәре белән бергәләп, шөкер, вакытында түләп баралар. Азмы ул, күпме – акчаның җитәчәге юк – әмма без айга ике тапкыр акча алабыз. Айлар буе хезмәт хакы алмаган вакытлар артта калды кебек. Чөнки безнең балачагыбыз шул елларга туры килде. Әти-әниләр мал асрап, әбинең пенсиясен кушып яшәгәнгә генә сизмәдек без аны. Ә менә акча түләмәгән колхозга көн дә эшкә йөргән өлкәннәргә ничегрәк булды икән ул?! Хәзер үземне шулар урынына куеп карыйм. Бик авыр булыр иде. Без акчаны бер көнгә соңга калып килсә дә, борчыла башлыйбыз. Берсеннән берсе кечкенә дүрт баланы үстергәндә дә иң авыры шул булгандыр. Хәзер мондый хәлләр юктыр дисәм, ялгышам икән, бүген дә өч ай акча бирмәүче колхозлар, оешмалар бар, ди. Район-авылларда йөрибез, барысын да белеп торабыз. Андагы халык та, терлек асрап, мал сатып кына көн итәбез, диләр.

Бәяләр дигәннән... Ажиотаж вакытында алып куйган бәдрәф кәгазьләре, кер порошоклары бетеп китте бит. Карабодай белән шикәр комын сорашсагыз, анысын әле беразга җитәрлек бар-барын. Кер порошоклары кибет киштәсеннән югалмады да. Тик аларны ул бәягә аласы килми шул хәзер. Долларга сылтау итеп кенә бәя арттырудан кайчан туктарбыз икән? Долларның да нишләгәнен үзегез күреп торасыз. Ә менә кер порошокларына, төрле юа торган гельләргә бәяләр бик нык сикергән. Кибет киштәләрендә дә шулкадәр сайлау мөмкинлеге дә күп дип әйтмәс идем. Моңарчы яратып ала торган порошокларымны тешләми торган бәягә таба алмаячагымны аңлап, үзебезнең илдә чыгарылган “Зифа”ны алып кайттым әле. “Иномарка” кер порошоклары онытып торырга туры килер, мөгаен. Начарга да, яхшыга ияләшәсең дигәндәй, керне дә хәзер үзебезчә юабыз. Юмыйча да булмый, без бит чиста халык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес итеп язылган сузлэр. Нишлэп эйбер бэялэрен бик югары кутэрэлэр икэн.. Доллар бэясе тошэ эйбер бэялэре тошми. Долларга сылтау итэргэ кирэкми. Эз пенсия акчасына халыкка ничек яшэргэ сон аны бер кемдэ анламый шул.

    Мөһим

    loading