16+

Бәяләр кимергә мөмкин, яки ташламалы ипотеканы бетерү яхшымы, начармы?

Яңа төзелгән йортларга 7 процентлы ташламалы ипотека программасы ел ахырында тәмамланырга тиеш. Халык өчен бу программа мөһим булуга карамастан, Хөкүмәт аны дәвам итү турындагы карарны әле дә хәл итмәгән. Гәрчә Владимир Путин аны әлегә калдыру ягында. Ләкин югарырак ставкалар белән.

Бәяләр кимергә мөмкин, яки ташламалы ипотеканы бетерү яхшымы, начармы?

Яңа төзелгән йортларга 7 процентлы ташламалы ипотека программасы ел ахырында тәмамланырга тиеш. Халык өчен бу программа мөһим булуга карамастан, Хөкүмәт аны дәвам итү турындагы карарны әле дә хәл итмәгән. Гәрчә Владимир Путин аны әлегә калдыру ягында. Ләкин югарырак ставкалар белән.

Гаилә кеременең яртысы ипотекага китә
Ә ул арада “Циан” күчемсез милек эзләү сервисы белән hh.ru онлайн-рекрутинг платформасы, 2023 елда ташламалы ипотека бетерелгән очракта, ипотека түләве ничек үзгәрәсен һәм аның  гаилә бюджетына ни рәвешле тәэсир итүен ачыклап, уртак тикшеренү уздырган. 

Ташламалы ипотека шартлары нигезендә, кредит буенча минималь кертем торак бәясенең 15 процентын тәшкил итә. Беренчел базарда ипотеканың уртача срогы, Үзәк банк мәгълүматлары буенча, 306 айны тәшкил итә, ягъни 25 елдан артык. Мондый шартларда, уртача алганда, ипотека гаилә кеременең өчтән берен – 35 процентын алып тора. Бу ике кеше эшләгән гаилә ике бүлмәле фатир алган очракта. Казанда исә ташламалы ипотека гаилә кеременең уртача 54 процентын тәшкил итә.

Ташламалы ипотека программасы туктатылгач, яшь гаиләләр беренчел торакны 10,5-11 процентлы ипотека ставкасына алырга мәҗбүр була. Шул рәвешле Казанда яшәүче гаилә керемнәренең 72 процентын ипотека өчен түләүгә тотарга тиеш булып чыга. Әле тагын яшәп торган фатирларына аренда түләвен дә истән чыгармаска кирәк. Кагыйдә буларак, яңа йорттагы фатирны алганчы, гаиләнең үз куышы булмаган очракта, алар фатир арендалап тора. Монысына инде акчасы бөтенләй калмаска мөмкин. 

hh.ru платформасының аналитик бизнес карарлар департаменты директоры Наталья Данина фикеренчә, субсидия бирү шартлары 2023 елда дәвам иткәндә дә, ташламалы ипотеканың эффекты элеккегечә була дип көтәргә кирәкми. 
 – Ә субсидияләүдән баш тарткан очракта, беренчел торак белән кызыксыну сизелерлек кимиячәк, чөнки гаилә кеременең яртысы ипотека түләвенә китүе чик күрсәткече булып санала (Казанда ул болай да яртысын тәшкил итә – Авт.). Фатирны арендалап та торганда ипотека түләү – бик катлаулы сценарий, – ди ул.

Фатирга ихтыяҗ бетәчәк
Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев исә, ташламалы ипотека программасы тукталу төзүче компанияләргә генә түгел, гади халык өчен дә начар булачак, ипотека кыйммәтләнәчәк һәм шуның белән фатир алу авырлашачак, дигән фикердә тора.  

Ташламалы ипотека беренчел торактагы фатир бәяләренең артуына китерде. Аннан икенчел торак та кыйммәтләнде. Бөтен “гаеп”, әлбәттә, программада гына түгел. Төзелеш материалларына бәяләр артуны да онытмаска кирәк. 

Шулай да программа дәвам иттерелмәсә, бәяләрнең төшүен көтәргә кирәкме, дигән сорауга әңгәмәдәшем, алар болай да төште, диде. Март аеннан бирле фатир бәяләре 20 процентка кимегән.
– Яңа йортлардагы фатирларга рәсми рәвештә бәя төшмәде анысы. Әмма төрле акцияләр һәм ташламалар ясалуны күздә тотканда, бәяләре төште дип әйтергә була. Икенчел торак арзанайгач, быел аларны күбрәк алдылар. Әмма узган ел белән чагыштырып әйткәндә, фатир сату-алу килешүләре биш тапкырга азрак төзелә, – ди ул.   

Шул ук вакытта ташламалы ипотека программасын дәвам итәргә кирәк дип саный белгеч. Яңа йортларга гына түгел, икенчел торакка да.  

Гаделлек булачак
Кайбер белгечләр торакның икенчел базары өчен ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгару – яхшы яңалык дип бәяли. Ул вакытта ике сегмент да тигез шартларда булачак.
– Алга таба беренчел торакка да, икенчел торакка да бәяләр кимергә мөмкин, – дип белдергән «ИНКОМ-Недвижимость» икенчел торак базары мәсьәләләре буенча директор Сергей Шлома “Известия” газетасына. – Асылда, ташламалы ипотека – базар механизмнары эшенә тыкшыну, нәтиҗәдә ул беренчел сегментка тискәре йогынты ясады. Ихтыяҗны ясалма стимуляцияләү, бәяләрнең ясалма артуы аркасында беренчел торакның бәясе кирәгеннән артык күпертелде. 

Компаниядә яңа төзелешләр базарындагы сатып алучыларның икенчел торакка күчүен көтәләр. Белгеч сүзләренчә, сатып алучылар тулысынча икенчел базарга китмәсен өчен, төзүчеләргә бәяләрне төшерергә туры киләчәк – алар көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Икенчел базар моңа шул ук – бәя кимү белән җавап бирәчәк, ул үз сатып алучысы өчен көрәшәчәк. Шул рәвешле, табигый юл белән бәяләр кулай халәтенә кайтачак, дип ышана Шлома.

Халык көтә
Ташламалы ипотека бетерелә калса дип, фатир алып калырга теләүчеләр артмаганмы? Күчемсез милек агентлыгы вәкиле Ләйсән Гыйләҗиевага без шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Бернинди ажиотаж да юк. Бу дәүләт программасы берничә ел гамәлдә булды. Ул үзгәртелде дә, озайтылды да. Анысы тукталса, башка программа барлыкка килер, йә булмаса фатир бәяләре төшәр дип көтә халык. Яңа йорт төзүчеләр үзләре дә, фатирлар сатылсын өчен, берәр яңа нәрсә уйлап табар. Шунысы да бар: бүген икенчел торакка ихтыяҗ зуррак, – ди ул. 

Язмага нокта куяр алдыннан Үзк банкның ташламалы ипотеканы акрынлап туктатырга җыенуы турындагы хәбәр барлыкка килде. Үзәк банк вәкиле Руслан Булатов билгеләп узганча, программа гыйнварда тулысынча тукталса, ул төзелеш тармагына тискәре йогынты ясаячак. 

Финанс министры Антона Силуанов исә программа үзгәртеләчәк, дип белдергән.

Ташламалы ипотекадан тыш, гаилә һәм авыл ипотекасы да гамәлдә. Гаилә ипотекасын Хөкүмәт киләсе елның уртасына кадәр озайтты. Ә авыл ипотекасының вакыты гомумән чикләнмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading