16+

«Быелгы кыш җәйгә охшап киләчәк...»

Яңгул авылында яшәүче, кемнәрдер «халык синоптигы» дип йөртүче Әмир абый Шәрәфиев турында республикада белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде.

«Быелгы кыш җәйгә охшап киләчәк...»

Яңгул авылында яшәүче, кемнәрдер «халык синоптигы» дип йөртүче Әмир абый Шәрәфиев турында республикада белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде.

Барлык мәгълүмат чаралары да бик үз итә, әледән-әле аның турында язып торалар.

Бердән, үзе бик ачык, күңелле әңгәмәдәш, кайчан гына шалтыратсаң да, һава торышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек мәгълүматы, фаразлары, күзәтүләре бар (тикмәгә генә «аяклы энцик-лопедия» дип йөртмиләр үзен). Икенчедән, ул кызыксынган тема бөтен кешегә дә уртак. Көн дәвамында, сүз югыннан сүз булсын дип тә, ничә мәртәбәләр шул һава торышына барып «бәйләнәбез» ләбаса.

Анысы да бит аның соңгы елларда бигрәк «көйсезләнде»: ни синоптикларның, ни сынамышларның, ни күрәзәче-ләрнең фикеренә колак салмый. Үз кануннары белән, беркемнең әмеренә дә, теләгенә дә буйсынмый яши бирә. Әле еш кына алдан кычкырган күкенең башы тишелә дигәнне кат-кат искә төшереп, өч көн алдан юраганнарыбызны да юкка чыгара. 

Әмир абый Шәрәфиев дә, җәмәгате Гөлзада апа да заманында данлыклы укытучылар иде. Үзе 40 ел, Гөлзада апа 35 ел буе балаларга белем биргәннәр. Үзләре дә ил-көнгә игелекле ике ул үстергәннәр, бүген бик тә сәләтле оныкларының уңышларына сөенеп-шөкер итеп, күпсанлы туганнарына, таныш-белешләргә, таныш түгелләргә игелек, үрнәк күрсәтеп, имин генә гомер көзләренә кереп барышлары.

Мактаулы исемнәре булмаса да (мактау грамоталары, рәхмәт хатлары шактый), икесе дә шәп укытучылар булган. Беренче укучылары аларны ничек югары бәяләсә, ничек сагынып искә алса, лаеклы ялга киткәндәге соңгы укучылары да аларны бик яратып сөйли. Бу – бик кыйммәтле, кадерле хөрмәт.

Әмир абый Арча районының Пошалым авылы егете, югары белем алгач, безнең районның Бөрбаш авылына эшкә билгеләнә. Ике елдан бирегә тарих укытырга Борнак кызы Гөлзада кайта. Кайта дигәч тә, тормышка чыккан апасы Гөлнур урынына аны мәктәпнең ул чактагы директоры Габделхак абый Исхаков РОНОдан үзе соратып кайтара.

–Мин апам кебек була алмам, бик куркып кына бардым, – дип искә ала бүген Гөлзада апа. – Ә анда коллектив искиткеч иде. Без Бөрбашта эшләгән 8-9 елны гомеребезнең иң матур чаклары дип гел искә алабыз. Коллегаларны да, балаларны да онытмыйбыз, өлкәннәрнең гел хәлләрен белеп торабыз, укучыларыбыз үзләре дә ел саен очрашуга чакыралар. Укыттык та, җәмәгать эшләренә дә катнаштык, концерт-спектакльләр дә куйдык. Шунда гаилә кордык, улларыбыз туды...

1979 елда Әмир абыйны Арча районы Лесхоз мәктәбенә директор итеп куялар. Биш ел шунда эшләгәч, ул чактагы район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир абый Габдрахманов: «Яңгул мәктәбенә бер географ, бер тарих укытучысы кирәк, безгә кайтыгыз», – дип чакыра һәм яшь гаилә Яңгулга кайтып төпләнә. Әмир абый күп еллар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да башкара.

–Әмир абый, сезне күп еллар оста баянчы-җырчы дип кенә белә идем, республикада таныткан шөгылегез турында да сөйләгез әле, – дим аның бу эш белән лаеклы ялга чыккач кына мавыгуына тамчы да шикләнмичә.

–1978 елдан башланган эш инде бу, – ди ул. – Шуннан бирле бер көн дә калдырмый көндәлекләр алып барам. Мин әллә нинди фаразлар белән шөгыльләнмим, дөрес аңла, минем барысы да бик гади. Ул көндәлекләрдә иртәнге, көндезге һәм кичке температура, шулардан чыгып уртачасын билгеләп куям. Элегрәк минималь, максималь температураны күрсәтүче махмсус термометрлар белән эшли идем, алай катлаулырак. Һава торышыннан тыш әлеге көндәлекләргә үзем кызык дип санаган кайбер күзәтүләрне, шәхси мәгълүмат, авылдашларга, авыл, район, республикага кагылышлы кайбер даталарны да теркәп барам.

–Бу кызыксыну каян башланды?

–Без укыта башлаган елларда бит укучылар белән күзәтү көндәлекләре алып бару модада иде. Үзем эшләгән өч мәктәптә дә географик   мәйданчыклар оештыра алдым. Аларның иң көчлесе Арча районы Лесхоз мәктәбендә булды дип саныйм. Арчада бит метеорологик станция бар иде, алар белән сөйләшеп, урман хуҗалыгыннан бер машина утын илтеп, кулланыштан чыккан станцияне алып кайтып утырттым. Диплом эшемдә дә бу тема бар иде. Шулай итеп, балалар белән бергә үзем дә кызыксынып киттем.

–Сынамышлар үзеннән-үзе генә барлыкка килмидер...

–Табигатьнең циклларын истә тотып фаразлана алар. Климатология дигән махсус фән өйрәнә аны. 100 еллык цикл бар. Әйтик, 1921 елда да корылык булган, быел да булды. Аннан соң 33 елдан 33 елга табигать кабатлана. 11 елдан 11 елга охшаш шартлар була. Хәтерләсәң, бер чорда бездә нәкъ Тукай язганча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды – бар нәрсә ишелеп уңды. Моннан берничә ел элек корылык этабына кердек диючеләргә күпләр ышанмады – әмма фактлар күз алдында. Тагын шунысы бар: алты ел ярымнан алты ел ярымга кышка охшап җәй, җәйгә охшап кыш килүе дә чиратлаша. Менә быелгы кышның җәйгә охшап килер чираты... Сынамышлар, фаразларда менә шуларны искә алырга кирәк. Мин үзем христиан бәйрәмнәре сынамышларының туры килүен дә искәрттем.

–Бу күзәтүләрегез турында моңа кадәр белүче бар идеме соң? Әллә аларны гел үзегез өчен генә алып бардыгызмы?

Реклама

–Үзем өчен генә эшләсәм дә, хуҗалык рәисләре арасында аны белүчеләр бар иде, алар әлеге көндәлекләрне алып та торгаладылар, үзләренә кирәкле битләрне ертып алып калучылар да булды. Кайберләре «агым»га каршы барып булса да, әлеге көндәлектәге мәгълүматларга таянып эш итте, ничектер алар хаклы килеп чыга иде.

–Моңа кадәр сынамышлар туры килми дип йөри идек, ә быел сез әйткән фаразлар бөтенесе туры килде кебек.

–Җәй кышка карап килергә тиеш иде. Башка айлары килде аның. Әмма июньгә булган фаразлар туры килмәде. Явым-төшем күп булырга тиеш иде. Бу кыш инде җәйгә охшап килергә тиеш. Гадәттәгедән бераз гына салкын, әмма чын кыш булачак ул. Салкын көннәр алар рәттән озак торса гына куркыныч. Берничә көн булу гына табигатькә зыян салмый.

–Табигать үзгәрде, килешә-сезме?

–Әйе, бик үзгәрде. Аның һавасы да, урманы да, кош-корты да бик үзгә хәзер... Бөтен кеше дә игътибар итте инде: соңгы елларда тузганак, җир җиләге күбәйде. Ун еллап элек шайтан таягы күп иде... Биш-алты ел көзлектә явым-төшемнәр аз булды, туфрак шулкадәр корыды, бездә хәтта дала үсемлекләре дә күренә башлады. Табигатьтә континентлашу күзәтелә. Быел язның сәерлекләре күп булды: кар шундый күп иде, бик тиз эреде, сыерчык бураны да, шомырт суыгы да булмады, балан чәчәк атканда була торган салкыннар да сизелмәслек кенә булды. Бөтен үсемлек-куак-агач берьюлы чәчәк атты. Көз дә бик иртә килде, кинәт башланды, кырау да бик сәер төште. Безнең үзебездә түбәнлекләрдә беренче кыраулар 29 августта ук төште, 7 сентябрьдә инде каты кырау булды.

–Быел әбиләр чуагы булмый диючеләр дә булды...

–Христиан динендәгеләр көзне дүрткә бүлә: иртә көз, алтын көз, соңгы көз һәм караңгы көз (глубокая осень). Бездә мондый бүленеш юк. Агачларның яфраклары иртә саргаймады, әбиләр чуагы соңрак була дигәнне аңлатты бу. Һәм кышның кинәт килүенә бер хәбәр дә әле. Кышның килү датасын чия агачына карап та белеп була. Чия яфрак коеп бетермичә кыш килми. Быел карлыгачлар бер атна алдан китте. Бу да кыш озак көттермәс дигән сүз.

–Әмир абый, сезгә фаразларыгыз туры килми диючеләр дә буладыр...

–Булгалый инде. Кайчакта: «Менә син шулай дигән идең, туры килмәде бит дип яки дүрт-биш көнгә аерма килеп чыга», – дип әйтүчеләр бар. Мин бит галим дә түгел, кулымда бернинди көчле приборларым, аппаратураларым да юк. Фәкать 1978 елдан бирле бер көн дә калдырмый язып барган һава торышы көндәлекләремә карап һәм кырык еллап география укытучысы булып эшләү практикасыннан чыгып, ниндидер анализлар, фаразлар гына ясыйм. Кабатлап әйтәм, фаразлар гына. Фараз икән, димәк ул тулысынча шулай була дигән сүз түгел, анда үзгәреш-тайпылышлар да гадәти хәл.

–Сынамышлар буенча беренче кар күрсәткәннән соң 60 көннән кар ятарга тиеш. Әмма еш кына бу сан үтәлми...

–Үтәлә ул. Табигать, климат шулкадәр кызык бит ул. Татарстандагы 300 километр ераклыктагы районнар арасында дүрт төрле климат. Туры килүгә болары да, ай, кояш календарьлары да йогынты ясый. Әлеге кар эреми инде. Декабрь урталарында тәүлек ярым юеш әйбер явып, агач сарысы гына чыга. Гомумән, беренче кар күрсәтеп, табигать безне генә түгел, бар тереклекне кышка әзерләнә башларга кушып, кисәтә дип кабул итәргә кирәк.

Гөлсинә Яруллина

baltaci.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X