Без бары тик бу кинофестивальдә генә күрә алган фильмнар, матбугат үзәгендә оештырылган кызыклы очрашулар, мөһим килешүләргә кул куюлар, фильмнардан соң күренекле актерлар, режиссерлар, продюсерлар белән аралашулар артта калды.
Мондый күләмле вакыйгалардан соң, әлбәттә, күңелдә бер бушлык урнаша. Ләкин Казанда ул хис озак сакланмый. Башкалабыз вакыйгалар белән кайнап тора бит.
Дөньяда кинофестивальләр бихисап. «Казан» һәм «Мөселман киносы» тамгасы белән узганы безнеке – бердәнбер. Шуның белән үзенчәлекле дә. 14 ел буе узган фестивальнең үзгәртәсе килгән, бераз туйдырган кинаяле урыннары булса да, аның төп юнәлешенә – «мөселман киносы» кимәленә тияргә ярамый, әлбәттә. Әлеге фестиваль кысаларыннан «башка чыккан» «Время кино» фестивале командасы кебек, яңа формат, яңа тамашачы, яңа мәйдан булдыру исә ярый һәм кирәк тә. Сәламәт амбицияле, кино өлкәсен яхшы белгән, гаҗәеп оештыру сәләтенә ия Миләүшә Айтуганова белән Альбина Нәфыйгованы – икесен бер казанда кайнату да артык. Шунлыктан быел әле зур фестивальдән аерылып ук бетә алмаган «Время кино» проектына алга таба мөстәкыйль тормыш һәм уңышлар телим.
Программада тәкъдим ителгән, Россия, Шри-Ланка, Һиндстан, Бангладеш, Непал, Кувейт, Гыйрак, Кытай, Төркия, Польша, Пакыстан, Мисыр, Португалия, Иран, Ливан, Алжир, Япония, Франция, Испания, Германия, Америка, Италия, Сүрия, Швейцария, Тунис, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венгрия, Көньяк Корея, Монголия, Мьянма, Норвегия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан, Грузия, Белоруссия кинематографистлары төшергән конкурс һәм конкурстан тыш фильмнарны караудан тыш, Казан фестивале өчен чын мәгънәсендә тарихи булган чараларда да катнашу мөмкин булды.
2017 елда Фестиваль җитәкчеләре охшаш кинофорумнар белән хезмәттәшлек итүне яңа баскычка куеп, бу юнәлештә актив эш башлаганнар иде. Узган ел беренче килешү Казан мөселман киносы фестивале белән Асуан (Египет) халыкара хатын-кызлар киносы фестивале арасында төзелде.
Быел Казан халыкара мөселман кинофестивале җитәкчелеге киләчәктә тыгыз элемтәләр, актив аралашу, фильмнар алмашу, уртак фильмнар төшерү, тематик мастер-класслар уздыру хакында Шарм-Әл-Шәехтагы Гарәп һәм Европа кинофестивале, Женеваның FIFOG Көнчыгыш кинофестивале, Казахстанның «Евразия» фестивале, Истанбулның «Төрки дөнья» документаль кинофестивале, Италиядә уза торган Дини кино фестивале белән килешүләргә кул куйды.
XIV Казан кинофестивале тарихында язылып калачак матур очрашулар аз түгел. Россиянең халык артисты Эммануил Виторган һәм аның җәмәгате Ирина ханымның Казан тамашачысы белән очрашуы гаҗәеп җылы, ихлас булды. Алар сәхнәдәш, иҗатташ дуслары хакында истәлекләре белән уртаклаштылар, җырладылар, әдәби әсәрләр укыдылар.
Польша актеры, Казан кинофестиваленең жюри әгъзасы Марек Пробош белән очрашуда, фестивальнең жюри рәисе Мая-Гүзәл Аймедова «Сез безгә бик зур мастер-класс бирәсез. Безгә Сездән бик күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк әле», – диде. Фестиваль – осталарны тагын да остарак булырга да өйрәтергә сәләтле вакыйга ул. Актриса, кинорежиссёр, сценарист Наталья Бондарчук, актер Камил Ларин, Марат Бәшәров һ.б. белән узган очрашулар да тарихка язылып калдылар. Фестивальдә кунак буларак кына катнашкан, төп герой ролен Виктор Цой башкарган «Энә» («Игла») фильмыннан соң режиссер Рәшит Ногманов белән аралашу күп сорауларга җавап бирде. Фильмны төшерү тарихына кагылышлы сорауларга һәм Цойның очраклы үлеменә җавап эзләүче җанатарлар биргән сорауларга да Рәшит әфәнде җентекләп җавап бирде. «Күпләр Цойның үлемен безнең фильмның финалында геройның үлеменә бәйләп, төрле-төрле версияләр уйлап табарга яраталар. Беренчедән – безнең фильмда геройның үлеме – ул әле тәгаен түгел. Үзен кадаганнан соң ул бит торып баса һәм алга таба атлап китә. Сценарий буенча – әйе, ул үлә иде. Ә без, барыбер, тамашачыга финалны үзе теләгәнчә күрергә мөмкинлек калдырдык. Виктор Цойның үлеме – күптөрле күңелсез очраклылыкларның бергә берләшүеннән килеп чыккан фаҗига», – дип сөйләде режиссер.
Конкурс номинацияләрендә берләшкән катнашучылар белән матбугат очрашулары да күп булды. Барлык кызыксындырган сорауларга җавап алып була иде. Билгеләп узарга кирәк – соңгы елларда фестивальдә катнашучы һәр кино төшерүче диярлек очрашуларда рәхәтләнеп, җәелеп китеп сөйләшә. Фильмнарны карагач, шактый кайнар фикер алышулар да булды. Мәсәлән, Казан авторы, күп еллар телевидениедә эшләгән Юрий Гвоздь төшергән «Фикърәт Табиевның «Шәхси эше» документаль фильмыннан соң кискен тәнкыйтьләүчеләр, шәхесне бер яклы гына ачуда гаепләүчеләр күп булды. Залдан: «Ул бит татар халкына «бетә» дигән диагноз куйган, 20 елдан татарлар калмаячак дип фаразлаган кеше. Ә сез аның хакында шулкадәр пафослы фильм төшергәнсез, дөреслекне ачмагансыз», – диючеләр дә булды. Ягъни – Казан фестивале кискен, кайнар дискуссияләр мәйданы да иде. Татарстанда татарча төшерелгән фильмнарга игътибар, елдагыча, бик зур булды. Тулы метражлы уен фильмнары арасында Татарстанда төшерелгән бердәнбер фильм – Туфан Миңнуллинның шул исемдәге әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Мулла» гына конкурста иде. Бер көндә ике залда күрсәтсәләр дә, карарга теләүчеләр барыбер күп калганлыктан, бу фильмга өстәмә сеанс та уздырдылар. Нурания Җамали төшергән «Үксезләр» фильмы да тулы залда узды. Фильм азагында хисләнгән тамашачыларны авторларга рәхмәт әйтүдән туктатып булмаслык иде. Соңыннан бу хис өермәсе социаль челтәрләргә күчеп дәвам итте.
Әлегә фестивальдә «чаршау кырыен гына ачып» күрсәтелеп киткән «Кире», «Әпипә» фильмнарының кыска роликлары «бу киноларны карыйсы килә» хисе тудырды. Фестивальдә тулаем күрсәтелгән, Гаяз Исхакыйның шул ук исемдәге әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Остазбикә»не, белмим, тиз арада фестивальләрдә күрсәтү кирәкме икән. Шәхсән миндә «бу әле фильмның караламасы гына» дигән фикер калды. Фильмны төшерүче команданың әсәргә алынуы яхшы, актерлар да камил сайланган. Алар аша безнең халкыбызның никадәр матур халык икәнлеге күренә. Мәшһүр классикның исеме белән бәйләнгән фильмны тиешле югарылыкка җиткерәсе, чистартасы гына калган. Идеяләр фонтаны ургып торырга тиешле яшь режиссер «Киноны караганда, залда ике апа елады» «призына» канәгать булып калырга тиеш түгел, әлбәттә. Команданың бу киноэшне азагына камил итеп җиткерүен телик. Шаулап, фаразлар корып, өметләр баглап, матбугатта ышанычлар белдереп көткән фильм бит ул.
Бу фестивальдән дә канәгатьлек алып, кызыклы фильмнар күреп, үзебезнекеләрнең – татар егетләренең һәм кызларының борын каната-каната булса да кино өлкәсендә җан тырмашканын күреп, исән-сау чыктык. «Мулла»ның җиңүе – аерым шатлык, аерым горурлык. Әлеге фильмны төшергән команданың бу әсәргә чын күңелдән алынганын, азмы-күпме үзгәрешләр кертсәләр дә, тулаем алганда автор фикеренә кагылмавын күзәтеп тордык. Сәхнәдә бүләкләрен алганда, фильмның продюсеры Марат Әхмәтшин: «Туфан ага безнең арада юк, ләкин ул безгә ярдәм итә», – диде. Язмыш, гомумән, дөрес тәрбияле, акыллы кешеләргә карата ярдәмчел ул. Афәрин сезгә, егетләр! Алга таба да уңышлар гына булсын!
Фестиваль кысаларында узган бер очрашуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова: «Фестиваль башланып киткән елларда атаклы актерлар, режиссерлар чакыру тренды бар иде. Берничә ел элек без акцентны үзгәрттек. Хәзер төп игътибар – кинога. Кинофестивальнең төп байлыгы – сыйфатлы, хәтердә, күңелдә озак сакланачак фильмнар», – диде. Әлбәттә!
PS. XV Казан кинофестивале 2019 елның апрель аенда ук узачак. Сыйфатлы, кызыклы фильмнар тупларга бары ярты ел вакыт бар. Азмы бу, җитәрлекме. Анысын юбилей фестиваленең эчтәлеге күрсәтер.
Быелгы җиңүчеләр
Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм. Гран-при – «Дөньяның назлы битарафлыгы». Әдилхан Ержанов. Казахстан/ Франция.
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер» – «Гөлниса». Режиссер – Саттар Шамани Гол. Иран; «Мулла». Режиссерлар: Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров. Татарстан.
«Тулы метражлы нәфис фильмга иң яхшы сценарий». «Халиф». Сценарий авторы Мурат Дюзгуноглу. Төркия.
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы оператор эше». «Гөлниса». Оператор: Мөхәммәд Факури. Иран
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле» – Куандык Дюсенбаев, «Дөньяның назлы битарафлыгы». Казахстан, Франция; Мәхмүт Хәмида, «Ксерокопия», Мисыр.
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле» – Лилия Волкова, «Ятлар түгел», Россия; Юан Ли, «Эңгер-меңгер», Кытай.
«Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» – «Бирманың тарих китабы». Петр Лом. Нидерландлар, Мьянма, Норвегия.
«Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм» – «Безнең йорт нигә моңсу», Кирстен Гайнет, Башкортстан.
«Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм» – «Зәйтүн җимеше бакчасы». Режиссер: Әхмәд Заери. Иран; «Бисмилла». Режиссер: Алессандро Гранде. Италия.
«Яшь Россия» номинациясендә иң яхшы фильм» – «Агач». Режиссер: Һава Мухиева. Чечня.
«Иң яхшы милли фильм» – Чистай. Кече шәһәр тормышыннан». Режиссер: Галина Долматовская; «Ник мин моны эшлим». Режиссер: Алеша.
«Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» – «Эш арасы». Режиссер: Влада Васильева. Татарстан.
«Балалар өчен иң яхшы милли фильм» – «Җиңүче Гөлнәзек». Режиссер: Елена Ермолина. Татарстан.
«Ислам дөньясында мәдәниятләр аралашуы өчен» – «Әтигә шалтырату». Режиссер: Серик Аппымов.
Россия киноведлары һәм кино тәнкыйтьчеләренең махсус бүләге – «Мопед». Режиссер: Шамира Наотунна. Шри-Ланка; «Җиңүче Гөлнәзек». Режиссер: Елена Ермолина. Татарстан.
Татарстан Президентының махсус бүләге – «Кино сәнгатендә миһербанлык өчен» – «Мулла». Режиссерлар: Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров. Татарстан.
Казан мэры бүләге – «Коръән: иңгәннән алып Казан басмасына кадәр». Режиссер: Әмир Гатауллин. Татарстан.
Жюриның махсус искәрмәсе – «Ятлар түгел». Режиссер: Вера Глаголева. Россия.
«Тамашачы мәхәббәте» – «Үксезләр». Режиссер: Нурания Җамали. Татарстан.
Дипломнар: «Милләт». Режиссер: Юлия Миронова. Россия, Финляндия, Нидерландлар; «Яктылык һәм Шәүлә». Режиссер: Тынай Ибраһимов, Кыргызстан.
Зимфира Гыйльметдинова
Фотолар: tatar-inform.ru /vk.com
Комментарийлар