16+

Бәйрәм

Кинәт ул бәйрәм икәнен аңлады. Әле бая гына башында мең төрле уй, миллион хәсрәт иде. Кереп белеп кенә чыгам да тегендә барып киләм, аннан соң монда кагылам... Шунда барып шуны шулай итеп тә килергә кирәк икән, шуннан соң тагын әллә нәрсәләр...

Кинәт ул бәйрәм икәнен аңлады. Әле бая гына башында мең төрле уй, миллион хәсрәт иде. Кереп белеп кенә чыгам да тегендә барып киләм, аннан соң монда кагылам... Шунда барып шуны шулай итеп тә килергә кирәк икән, шуннан соң тагын әллә нәрсәләр...

Ә алай итәргә кирәк булмаган. Гомумән, әллә нинди мәшәкатьләр, үзенә дә башкаларга да кирәкмәгән, ләкин кирәкле кебек тоелган эшләр белән маташуның бөтенләй хаҗәте булмаган. Хәтта ул хакта уйлап баш катырып, ми туздырып тору үзе үк исраф гамәл булган. Чөнки бүген бәйрәм.

Ул монда бөтенләй башка нәрсәне белергә дип кергән иде. Анализларын. Анализларын алып врач белән сөйләшүгә, бөтен булмышын үзгәртерлек ачыш ясады. Бәйрәм бүген!
Бәйрәм икәнен аңлагач, иңдәге мәшәкатьләр үзеннән-үзе шуып төште, тәне дә, җаны да җиңеләеп, сулышы иркенәеп калды. Мәшәкатьләр, газаплар, кайгылар кайдадыр эреп югалды, бөтен тирә-якта – матурлык, ә җанында бәйрәм генә калды. Урамга кабат чыгу белән, ул авыз эченнән дәртле җыр сузып җибәрде. Башын тыныч кына башласа да, тора-бара кызыбрак китте бугай, янына ике тәртип сакчысы килеп басты.

– Гафу итегез, документыгыз?..
Ул шундук елмаеп, документларын чыгарды:
– Рәхим итегез!
Берсе кәгазьләрне актарырга кереште, ә икенчесе бик сәерсенеп кенә аны күзәтә бирде. Елмаеп, балкып торучы зат һәрвакыт шикле күренә. Бөтен халык кашларын җимереп, ниндидер мәшәкать белән анда-монда чапкан дәвердә, башында – акылы, эчендә җаны булган кеше болай ихлас итеп елмаеп тора алмый. Болай елмаеп тора икән, димәк ул йә псих, йә террорист. 

– Кесәләреңне әйләндер әле, – диде икенче тәртип сакчысы. – Сумкаңны да бушат.
Ул елмаеп куйды да, зур теләк белән, кушылганны үтәде. Тәртип сакчысы бик җентекләп һәр вак-төяк эченнән атом бомбасы йөртүче лайнер килеп чыгар шикелле җитди итеп тикшереп чыкты. Шикле нәрсәсе юк иде. Димәк, псих. Ярый, монысы алар вәкаләте түгел.

– Нәрсә, җырлап йөрисең?
– Бәйрәм! – дип сөрәнләде ул, демонстрацияга чыккан кеше сыман.
– Нинди бәйрәм? – дип аптырады тәртип сакчысы, үзенең тагын бер бәйрәмне урам буенда үткәрүенә үртәлеп. Психбольница ягына ымлагач кына барысын да аңлагандай булды. Димәк, сөенечле хәбәр әйткәннәр. Менә хәзер бар да аңлашыла.

Подъезд алдында ипләп кенә кәгеп торучы ирләрне ул яратмый иде. Йөзләре – йөз, сүзләре сүз түгел. Берәр нәрсә сөйли башласалар, кырык сәгатькә сузалар. Гомумән, исерекләрне җене сөйми иде. Үзе айнык чакта. Үзе айнык чакта ул үзенең исерек вакытын да сөйми иде. Ләкин бу юлы, әллә кайдан сәлам биреп, барысы белән дә күрешеп чыкты. Шулай ихлас булгач, аның үзен дә салган дип уйладылар һәм йөз грамм коеп бирделәр.

– Юк, егетләр... – дип каршы төште ул. – Бүген миңа эчәргә ярамый. Бүген бәйрәм.
– Чо, мусульманский что ли? – дип сорады берсе һәм аның җавабын да көтеп тормастан, – ага, тогда понятно, – дип куйды да кыенсынып кына сорады: – А нам можно? Чуть-чуть?
Ул баш кына какты. Һәм ике кулына ике авыр сумка күтәреп кайтып килүче күрше карчыгына каршы атлады:
– Әйдә күтәрешим.

Карчык рәхмәт укыды. Чөнки ни сәбәпледер лифт эшләми иде. Карчыкны ишек төбенә кадәр озатып куйгач, үз фатирына төште. Тиз генә чәй чүмереп алды да өен җыештырды. Иң матур, иң затлы әйберләрне җәйде. Мондый нәрсәләрне хатыны бәйрәмнәрдә генә куя иде. Аннан соң өстәл әзерләде. Тәмле итеп, мул итеп. Бәйрәмнәрдә генә кия торган матур киемнәрен киде. Өйдәгеләрнең барысы да эштә иде әле. Аларга шылтыратып, хәлләрен белеште. Ул шат, бәхетле иде, шуңа ашыкмый-кабаланмый гына сөйләште. Йөзе дә, сүзләре дә балкып тора иде. Моны телефонның теге ягында да сизделәр. Ни булды сиңа, дип сорадылар. Һәм шундук үзләрен төзәтергә ашыктылар:
– Ә-ә-ә... Димәк, сөенечле хәбәр әйттеләр! Ур-ра!
– Бәйрәм бүген! – дип елмайды ул, – бәйрәм. Кайтасызмы әле?..

Шул рәвешле хатыны белән дә, балалары белән дә сөйләшеп чыккач, күңеле тагын нурланып киткәндәй тоелды. Әллә кайчан шулай итәргә кирәк булган, югыйсә, гел ашык-пошык кына, гел эш арасында гына сөйләшәләр дә бер-берсенә булган күңел җылысын сиздерә алмыйлар иде. Хәзер ул гел шушылай итәчәк. Чөнки бәйрәм... Бүген дә... Иртәгә дә... Аннан соң да... Һәрбер көне бәйрәм... Ә аның көннәре санаулы калган иде...

фото: deti48.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Көчле язылган. Шулай һәр бирмеш көнне яшисе дә бит. Аңлыйбыз да кебек. Барыбер ашыгабыз кабаланабыз...

    Мөһим

    loading