16+

Бәйрәм алды теләкләре

Шәһәр кәефе.

Бәйрәм алды теләкләре

Шәһәр кәефе.

Риман Гыйлемханов, язучы:
– Хатын-кызның нинди дә кадерле зат икәнлеген яши-яши аңлыйсың. Гаиләдә бер-береңә шундый ияләшәсең. Хатыным эштән кайтмыйча, әзер ризыкны җылытып та ашый алмыйм. Ялгызың гына өстәл артында утыру сәер, тамакка ризык үтми. Ашавың ашау түгел. Парлап утырып, бер чокыр чәй эчеп кую да рәхәт. Әниләребезгә, гомумән, хатын-кызларга көн саен хөрмәт күрсәтелсен иде. 8 Март – әйбәт бәйрәм.

Диана Кадыйрова, студент:
– Инженер белгечлегенә укыйм, IV курста быел. Әбиемне, әниемне һәм кыз туганнарымны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Мин зур бүләкләр өмет итмим. Байлык – бер көнлек, диләр бит. Коронавирус моның шулай икәнлеген тагын бер мәртәбә дәлилләде. Минем өчен иң олы бүләк – күңел тынычлыгы. Барлык хатын-кызларга да бәхет телим. Төп хыялым – укуны уңышлы гына тәмамлап, эшкә урнашу.

Дарья Санникова, муниципаль хезмәткәр:
– Җәмгыятебездә төрле яшьтәге хатын-кызларга һөнәре буенча һәм иҗатта үз сәләтен күрсәтү,  үсү өчен барлык шартлар тудырылган. Югары дәрәҗәләргә ирешкән социаль актив хатын-кызларны беләбез. Хатын-кызлардан берәүләр югары дәрәҗәне бәхет саный, икенчеләр бәхетне гаилә учагында күрә. Хатын-кызларның планнары һәм теләкләре тормышка ашсын, кадерле һәм якын кешеләре гел янәшәләрендә булсын. Яраткан кешеңнең янәшәдә булуы, аңлашып яшәү – олы бәхет.

Чулпан Галиәхмәтова, журналист:
– 8 Март бәйрәмен көтеп алам. Хушбуйларны яратам, көн саен һәм бәйрәм саен хушбуй бүләк итсәләр дә канәгатьсезлек сиздермәс идем. Хушбуй ул – хатын-кызның «киеме», сибенмәсәң, үзеңне гәүдәңә нидер кимәгән кебек хис итәсең. Чәчәкләрне дә яратам, ләкин аларны кызганам. Ике көннән соң чәчәкләрне чыгарып ташларга туры килә, үссен чәчәкләр. Хатын-кыз үзе чәчәк бит ул, ә чәчәкләрне җил-яңгырлардан саклау кирәк.

Әльмар Мохтаруллин, пенсионер:
– Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган гаҗәеп матур открыткалар бар иде элек. Бәйрәм открыткалары һәр гаиләдә кадерләп саклана иде, чөнки күңел җылысы салынган аларга. Хәзер дә сатыла открыткалар, ләкин аларны почта аша җибәрү бетте. Бу матур гадәтне кабаттан торгызасы иде. Хатын-кызлар открыткаларга кояш нурлары, чәчәкләр хозурында ясалсын. Хатын-кызлар тормышның нуры бит алар. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичергән әбиләребезгә һәм әниләребезгә аерым рәхмәт!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading