16+

Бюджет бүленде: кемгә күпме өлеш тиде?

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бүген кабат сессиягә җыелды. Ел азагына хас булганча, утырышта төп темаларның берсе—2022 елга бюджет планы булды. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, закон проектын депутатлар гына түгел, министрлар да бик әйбәтләп караган, өйрәнгән. Нәтиҗәдә, 511 төзәтмә кертелгән, шуларның 498 е Министрлар Кабинеты тарафыннан әзерләнгән.

“Министрлар Кабинеты тарафыннан әзерләнгән өстәмәләрне дүрт юнәлешкә бүлергә мөмкин. Беренче блокта 203 өстәмә. Алар федераль бюджеттагы үзгәрешләр белән бәйле. Нигездә сүз субсидияләр хакында бара”, - диде Леонид Якунин.

Барлык өстәмәләрне исәпкә алганнан соң, казнаның керем өлеше 2022 елда 5,2 млрд сумга, 2023 елда 9,8 млрд сумга, 2024 елда 12,8 млрд сумга каратчак.

“Бюджет турындагы закон проектына кертелә торган төп мәсьәләләрнең берсе автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү. 2022 елда бу юнәлешкә өстәмә 2,2 млрд сум акча бүленәчәк, 2023 елда 4,1 млрд сум, 2024 елда 4,5 млрд сум каралган”, - диде депутат.

Авыл җирлеге территорияләрен комплекслы үсешенә өстәмә 800 млн сум;  мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүләр өчен 200 млн сум; торак йортлар төзүгә 168,8 млн сум акча бүленәчәк. Моннан тыш, республика өчен яңа юнәлешләр булган объектларга да акча каралган. Болар — “акыллы” спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар сатып алуга 80 млн сум, креатив индустрия мәктәпләре оештыруга субсидияләр

Нәтиҗәдә, бюджет проектын фикер алышуларсыз гына өч укылышта да кабул иттеләр. Шул рәвешле, 2022 елда Татарстан бюджеты 300 млрд 32 млн 686 мең керемле, 324 млрд 46 млн 421 мең чыгымлы, 24 млрд 13 млн 734 мең дефицитлы булачак. 

Фото: ТР Дәүләт Советы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading