16+

Бюджет урыннары да, бәяләр дә арта

Уку йортлары абитуриентларны кабул итә башлады

Бюджет урыннары да, бәяләр дә арта

Уку йортлары абитуриентларны кабул итә башлады

Кояш кына түгел, уку йортларындагы кабул итү комиссиясе тирәсендә барган ыгы-зыгы да «кыздыра». Кулга чыгарылыш аттестатыңны тотып зур юлга чыкканчы, уку йортлары, кабул итү тәртибе, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр белән тагын бер тапкыр танышу комачауламас.

Бюджет урыннары арта
Татарстан Республикасы мәга­риф һәм фән министры Рафис Бор­һанов хәбәр итүенчә, быел Татарстан югары уку йортларында – бюджет урыннары биш процентка арткан. Дәүләт уку йортларына – 16 531 урын, дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен (ТИСБИ, Тимиря­сов исемендәге Казан инновация институты) 120 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бюджет урыннарының ­күбесе белем бирү һәм педагогик фәннәр (1733), химия технология­ләре (1440), электр һәм җылылык энергетикасы (1389), информатика һәм хисаплау техникасы (1156), машина төзелеше (945) һ.б. юнәлеш­ләргә бүленгән. Гуманитар белгечлекләрдә бюджет урыннарының кимүе күзәтелә.

Иң күп бюджет урыннары Казан (Идел буе) федераль университетына тапшырылган. Биредә бушлай уку бәхете 5392 кешегә тәтеячәк. Казан милли тикшеренү технология институты (КХТИ) 3813 укучыны дәүләт хисабына укытачак. Казан авиация институтына (КАИ) 1991 бюджет урыны бирелгән. Казан дәүләт энергетика институтына – 1420, Казан дәүләт аграр университетына – 680, Казан дәүләт медицина институтына 423 бюджет урыны каралган.

Гомумән, быел республикада 44 югары белем бирү оешмасы, шул исәптән 28 дәүләт һәм 16 дәүләтнеке булмаган уку йортлары һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итәчәк. Уку йортлары төрле булуга карамастан, күпчелеге дәүләт вузларын сайлый икән. Студентларның 85 проценты дәүләт уку йортларында белем ала.

Диплом өчен акча «жәл түгел»
Рафис Борһанов абитуриентларга гариза тапшырганчы уку йортлары турында мәгълүмат тупларга кушты.

– Дөрес, хәзер барлык мәгълүмат та сайтларда бар. Ләкин мин уку йортларына барып, кабул итү комиссиясеннән дә сорашырга өндәр идем. Алар шуның өчен эшли бит, – диде министр. 

Кечкенәдән инженер, техник, IT белгече, программист, радиоэлектроника белән шөгыльләнүче булырга теләүчеләргә быел бәхет елмайган. Әлеге белгечлекләр дәүләткә җитми, шуңа да аларны бушлай укыту өчен квоталар арткан. Ә менә булачак дизайнер, журналист, нанотехнолог, суыткыч технология­ләре белән шөгыльләнүчеләр үз белемнәре өчен үзләре акча түләргә мәҗбүр булачак. Шулай ук китапханәче, юрист, икътисадчы, философ, теолог (дин белгече) кебек юнәлеш­ләргә дә бюджет урыны киметелгән. Рафис Борһанов сүзләренчә, уку йортларында түләп уку бәясе ел саен 5-10 процентка арта. 

Татарстанда ата-аналарның ке­сәсенә суга торган иң кыйммәтле вуз Казан федераль университеты булуы ачыкланды. Биредә көндезге бүлекнең бакалавриатында белем алу уртача – 157 980 сум. Федераль вуз акча ягыннан данлыклы Казан медицина университетын да узып киткән. КФУның иң кыйммәтле белгечлеге — «Стоматология». Биредә уку өчен ел саен 468 000 сум акча түләргә кирәк булачак. Икенче урында – «Дәвалау эше» (364 104 сум), өченче урында – «Медицина биофизикасы» (193 500 сум). Университетның иң очсыз белгечлекләре – педагогия юнәлеше буенча. 

Казан авиация институты кыйммәтлелеге ягыннан икенче урында бара. Көндезге бүлектә түләп уку якынча 155 313 сум тора. Иң популяр булып саналган «Самолет һәм вертолет төзелеше» юнәлеше буенча укыту бәясе быел 27 процентка арткан. Абитуриент уку өчен 190 239 сум акча түләргә тиеш. Биредә икътисад, менеджмент, юриспруденция иң очсыз белгечлекләр булып санала. Уку бәясе – 120 мең тирәсе. 

Казан медицина университетында уртача белем алу бәясе – 149 250 сум. Биредә «Социаль хезмәт күрсәтү» дигән иң очсыз белгечлек 116 000 сумга төшәчәк. «Медицина биофизикасы» һәм «Медицина биохимия­се» юнәлешләре 182 500 сум тора. 

Казан дәүләт аграр университеты түләп уку бәясе буенча астан икенче урында бара. Биредә белем алу уртача 80 мең сумга төшәчәк. Иң кыйм­мәтле һәм дәрәҗәле белгечлекләр – ландшафт дизайны, агроинженерия һәм урман эше. Түләп укырга теләүчеләр кесәләреннән 90 мең чыгарып салырга тиеш.


Абитуриентлар бары тик биш уку йортына, шул уку йортларының өчәр белгечлегенә гариза тапшыра ала. 
Сүз уңаеннан, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак һәм ачык итү буен­ча тәкъдимнәр җыюны дәвам итә. Имтиханнар вакытындагы җитешсезлекләр һәм туган кыенлыклар хакында Бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru электрон адресына яза алалар. Тәкъдимнәр җыю 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading