Бу вакыйганы миңа студент чагымда сөйләгәннәр иде. ГДРның бер фирмасы белән килешү төзеп, аннан җиһазлар кайтарылгач, аларны көйләп-эшләтеп җибәрү өчен, үзләренең белгечләре дә килә.
Араларында бер өлкәнрәк яшьтәгесе дә була, русчасын да сукалый бераз. Русча белүе – сугыш вакытында әсирлеккә эләгеп, 50нче елларга чаклы биредә булган икән. Төзелештә эшләгәннәр, юллар салганнар – үзләре туздырып юк иткәннең күпмедер өлешен яңадан торгызганнар. Безнекеләр кызыксынып шул чор турында сорашкач, болай сөйли карт немец: «Барысына да түзәрлек иде, тик менә урамда эшләп йөргәндә, үткән-сүткән гади кешеләрнең чабаталы аягы белән күткә тибүләренә генә үртәлә идек». Сугышта үлгән уллары, ирләре, якыннары өчен шулай булса да үч ала халык. Миңа калса, алар арт шәрифләренә чабата эләккәнгә рәхмәтләр укырга тиеш булганнардыр, ничек кенә үртәлсәң дә, ул крематорий да, газ камерасы да түгел...
64 ел элек, 1955 елның гыйнвар ахырында, СССРдан массакүләм рәвештә әсирлектә булган немецлар белән австриялеләрне чыгара башлыйлар. Бездә советныкыларның гына әсирлеккә төшүе турында күп языла, тегеләрнеке дә аз булмый – аларның саны 3,5 миллионга чаклы җитә, шуларның 450 меңе үлә. Әле тагын әсирлеккә эләккән японнар, румыннар, итальяннар, венгрлар һ.б. да бихисап була.
Хәрби әсирләр белән мөнәсәбәтләр тәртибен Икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан 1929 елда кабул ителгән Женева конвенциясе билгели. Әлеге конвенция Германия тарафыннан имзалана, ә СССР тарафыннан – юк. Әмма СССР аңа кул куймаса да, аның шартлары кайсы як тарафыннан ни дәрәҗәдә үтәлүен чагыштырып карап була. Немец әсирлегенә 4,5 млн совет хәрбие эләгә, шуның 1,2 миллионы үлә. Икенче төрле чагыштырып карасак, фашистлар лагерьларында өч совет солдатының берсе үлсә, совет әсирлегендә булган сигез немецның берсе генә үз иленә әйләнеп кайтмый.
1941 елның 23 июнендә кабул ителгән нормалар буенча, немец әсирләре Кызыл Армия солдатлары кебек үк бер дәрәҗәдә туклана: көнгә 600 г арыш ипие, 90 г ярма, 10 г макарон, 40 г ит, 120 г балык һ.б. Билгеле, тиздән бу рацион кыскартыла, чөнки үзебезнекеләргә җитми! Австрия тарихчысы Стефан Карнер соңыннан бу хакта болай яза: «Совет лагерьларында эшләүче хәрби әсирләргә көненә 600 г кара ипи бирелә, ә үз халкына күп очракта моның хәтле дә эләкми». Сүз 1946-1947 елгы кыш турында бара, СССРда ачлык котырган чор. Норманы арттырып үтәгән очракта, әсирләргә өстәмә 200-300 г ипи бирелгән.
«Медикаментлардан камфара, йод һәм аспирин гына бар, операцияләр наркозсыз ясала» – дип искә ала бер әсир. ГУЛАГларда монысы да булмый. Хәрби тоткыннарның үлеменә дистрофия һәм йогышлы авырулар сәбәпче була. Үз-үзенә кул салучылар саны барлыгы 0,2 процентны гына тәшкил итә.
Әсирләрнең язмышы төрлечә була. Фельдмаршал Фридрих Паулюс безнекеләр белән хезмәттәшлек итә һәм аны 1953 елда өенә кайтарып җибәрәләр. Ул 66 яшендә үлә. Ас-истребитель Эрих Хартманн соңгы көненә чаклы нацист булып кала. 1950 елда ул Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендәге лагерьда бунт оештыра, аңа 25 еллык хөкем срогы бирелә, әмма соңрак азат ителеп, 1955 елда иң соңгылардан булып СССРдан кайтарып җибәрелә. Көнбатыш Германиянең Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итәргә өлгерә, 1993 елда вафат була.
1945 ел азагында СССРда лагерьлар саны – 267гә, стационар бүлекләр 3200гә җитә. Әсирлектәге немецлар торф һәм ташкүмер чыгара, Донбасс, Днепрогэс, Сталинград, Севастопольне торгыза, Мәскәү метросын, БАМны төзи, Себердә алтын таба. Алардан 500-1000 кешелек хезмәт батальоннары төзелә. Баракларда күрсәтмә агитация алып барыла – графиклар, мактау такталары, хезмәт ярышлары. Аларда катнашу өстенлекләр бирә. Хәлләрен яхшырту өчен тагын бер мөмкинлек – «Анти-фа» (антифашистлар комитеты) белән хезмәттәшлек итү була.
Соңгы немец әсире СССРга рәсми визит белән ФРГ канцлеры Конрад Аденауэр килгәч җибәрелә. Соңгыларын хәтта оркестр белән озатып калалар...
Әлеге мәгълүматлар буенча чагыштырып, кайбер акыллы башлар нәтиҗә ясый аладыр. Тырышып эшләгән немец әсирләренә өстәмә ипи бирелү, медицина ярдәме күрсәтелү әле бер хәл, ә менә оркестр белән озатып калулары мине екты да салды инде. Ярый әле халык чабаталы аягы белән күтләренә тибеп өлгергән!
Фәнис Мотыйгуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
келеб эйткэн, "Чабаталы аяк" - нищеброд, хэерче була тугелме?
0
0