16+

Чаллы театрының әйдәп баручы актеры Фәнис Сәхәбетдинов вафат: «Андый кешеләр озак яшәми»

Татар театр сәнгате авыр югалту кичерә. 8 декабрь көнне 35 яшендә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәнис Сәхәбетдинов вакытсыз арабыздан китте.

Чаллы театрының әйдәп баручы актеры Фәнис Сәхәбетдинов вафат: «Андый кешеләр озак яшәми»

Татар театр сәнгате авыр югалту кичерә. 8 декабрь көнне 35 яшендә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәнис Сәхәбетдинов вакытсыз арабыздан китте.

“Фәнис Сәхәбетдинов 1983 елның 24 июнендә Сарман районы Саклаубаш авылында туа. 2002 елда Казан театр училищесын кызыл дипломга тәмамлап, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 16 ел театрда эшләү дәверендә 48 образ иҗат итеп, репертуар тотучы актер буларак таныла. Төпле фикер йөртүе, җиңел сөякле һәм кызыксынучан булуы аңа сәхнәдә үзен иркен тотарга, төгәл, җыйнак образлар тудырырга ярдәм итә иде. Театрда аның үз йөзе, үз тоткан урыны бар иде. Тормышта гади, ярдәмчел, бик игелекле кеше иде. Тыныч йокла, хезмәттәшебез!” - дип язылган Чаллы татар дәүләт драма театрының рәсми сайтында.

Узган елны Фәнис Сәхәбетдинов “Тантана» республикакүләм театр сәнгатендә һөнәри премиясендә «Ай тотылган төндә» спектаклендә Дивана роле өчен “Икенче пландагы иң яхшы актер” исеменә лаек булган иде.

Фәниснең үлеме турындагы гайбәтләрне төшереп калдырып, актерның дуслары, хезмәттәшләре хатирәләрен барларга булдык. Матур истәлекләр аның рухына дога булып ирешсен.
Чаллы татар дәүләт драма театры баш режиссеры Фаил Ибраһимов сүзләренчә, театр актерын гына түгел, аның башкаруындагы ун спектакльне дә “югалтты”.

- Ул бик сәләтле, эшчән, намуслы, ял белми торган, тырыш кеше иде. Аңа нинди рольне генә бирсәң дә җиренә җиткереп башкарып чыгара иде. 16 ел эчендә 58 роль башкарды ул бездә. Ул алыштыргысыз кеше иде. Тора-бара тамашачы театрга билгеле бер актер өчен килә башлый бит әле. Фәнис безнең нәкъ шундый актерыбыз иде. Бу сезонда ул уйнаган 14 спектакльнең унысы аның өчен генә корылган иде. Ул аларда төп роль башкарды. Егет актер буларак үсеп кенә җиткән иде әле. Безнең өчен моннан да зуррак югалту була алмый, - диде Фаил Ибраһимов.

Режиссер, драматург Илгиз Зәйниев Фәнис белән дуслар булганнар. Алар “Ике хуҗаның хезмәтчесе” (К.Гольдони)  спектаклендә бергә эшләгән.

- Аның белән эшләве рәхәт иде. “Ике хуҗаның хезмәтчесе” спектакле репетицияләре барышында безгә битлекләр кирәк булды, ә алар әзер түгел икән әле. Икенче көнне театрга килсәк, Фәнис төн йокламыйча үзе битлекләр ясап куйган. Тагын бер ягы бар иде әле аның. Ул театрда гына түгел, төрле җирдә эшли иде, шуңа күрә репетицияләргә һәрвакыт соңга калып килә иде. Хәзер әрлим мин моны, дип кенә уйлап куясың, ә ул сәхнәгә чыга да шаккатыра – текстын да, мизансценарны да яттан белә. Башкалар вакытында килеп сүзләрен дә белмәскә мөмкин әле. Әрләп тә булмый, мактап та булмый үзен. Шундый якты егет иде ул, әрәм булды. Мин төрле труппалар белән эшләгәч, үземнең идеаль театрымны оештырсам, менә шушы актерны үземә алыр идем дип хыялланып йөрим. Ул труппада Фәнис тә булыр иде. Шуңа күрә Чаллы театры үзенең артистын гына югалтмады, мин үземнең идеаль актерымны югалттым, - диде Илгиз Зәйниев.

Моннан ике ел элек Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, режиссер, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев та Чаллы театрында «Сагынырсың, мин булмам» (З.Кадыйрова) спектаклен куйган иде. Режиссер Фәнис Сәхәбетдиновны тормышта да эчкерсез, ихлас, кешелекле булганы өчен Байрас образын уйнарга алган.

- Без аның белән бик күп еллар таныш инде. Бу хәбәрне ишеткәч, йөрәкләр жу итте. Күптән түгел шушы спектакль белән Чаллы театры Казанга килгән иде. Фәнис белән соңгы тапкыр шунда күрештек. Кызганыч, ул анда уйнамады. Уйнамаса да, сәхнә артында җыештырып йөрде. Ул шундый театр кешесе инде, кунып та ятарга мөмкин ул анда. “Син уйна, син бик яхшы башкарасың ул рольне» дип әйттем мин аңа ул вакытта. Минемчә, ул кеше белән ызгыша да белми иде. Кешелеклек сыйфатлары бик югары иде аның. Андый кешеләр бит озак яшәми шул. Иртә китеп барган ихлас күңелле, яхшы кешеләрне күп беләм мин. Бу тормышта яшәү өчен бераз усалрак, кырысрак булырга кирәк, ахрысы..., - ди Илфат Камалиев.      

Фәнис Сәхәбетдинов Казан тамашачысына “Яратылмый калган ярлар” (Б.Сәлахов) спектаклендә Алексей, "Зәңгәр томан артында" (А.Ишбулдина) Костя кебек рольләре аша да таныш. Күптән түгел Чаллы театры Казанга “Зәңгәр томан артында” спектакле белән “Һөнәр” фестиваленә дә килгән иде әле.  


Рольләре: Алмаз («Кызлар, ишек ачыгыз!», Н.Гаетбаев), Салих ("Хәят", Р.Сабыр), Газим («Җилкәннәр», И.Бикбулатова), Айбулат ("Абага алмасы ачы була", Р.Сабыр), Буран, Олан ("Бурлак", М.Гыйләҗев), Алексей ("Яратылмый калган ярлар", Б.Сәлахов), Дивана ("Ай тотылган төндә", М.Кәрим), Костя ("Зәңгәр томан артында", Ә.Ишбулдина), Хафиз ("Тәрәзәдә һаман ут яна", З.Хәким)

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X