16+

Чаллыда ике көндә 62 процент тавыш бирүче сайлауда булган

Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә узган эфир барышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллыда ике көндә 62 процент тавыш бирүче сайлауда булган

Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә узган эфир барышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллыда 399 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. 11 һәм 12 сентябрь көннәрендә шуларның 240 меңнән артыгы, ягъни сайлау хокукы булганнарның 62 проценттан күбрәге тавышларын бирергә өлгергән.

Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә узган эфир барышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүген, сәгать 10 га булган мәгълүматлар буенча, 250 меңнән артык сайлаучы инде участокларда булган.

Сүз уңаеннан, бүген Чаллыда да, Казандагы кебек үк, шәһәр думасына да депутатлар сайлыйлар. Аларның 22 се бер мандатлы округлар, калганнары сәяси партияләр исемлеге буенча сайлана.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, сайлауларга 6 сәяси партия теркәлгән.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading