16+

Чаршау арты уеннары

Футбол тәмам. Әле тагын берничә уен бар барын, бу атна ахырында чемпион исемен дә ишетәчәкбез, кайсы да булса берәр көчлесе алтын медальне муенына барыбер асачак. Ә тулаем алганда шау-гөр килеп узган чемпионатка нәтиҗәләр ясарга вакыттыр инде. Шау-гөр дигәннән, ничә еллар элек башланды бит инде ул, бойкот та белдерүчеләр булды, спортта сәясәт юк дигән булсалар да, кайсыдыр бер илдә яңгыр явуны да “дошманнар эше” дип, сәясәткә бәйләгән бер чорда мондый сүзләрне ишетү үзе үк бер мәзәк. Кыскасы, гөрләде дөнья, әлеге беренчелекне уздыручы өстенә агы да ягылды, карасы да. 

Чаршау арты уеннары

Футбол тәмам. Әле тагын берничә уен бар барын, бу атна ахырында чемпион исемен дә ишетәчәкбез, кайсы да булса берәр көчлесе алтын медальне муенына барыбер асачак. Ә тулаем алганда шау-гөр килеп узган чемпионатка нәтиҗәләр ясарга вакыттыр инде. Шау-гөр дигәннән, ничә еллар элек башланды бит инде ул, бойкот та белдерүчеләр булды, спортта сәясәт юк дигән булсалар да, кайсыдыр бер илдә яңгыр явуны да “дошманнар эше” дип, сәясәткә бәйләгән бер чорда мондый сүзләрне ишетү үзе үк бер мәзәк. Кыскасы, гөрләде дөнья, әлеге беренчелекне уздыручы өстенә агы да ягылды, карасы да. 

Шикләнгән нәрсәңнең янына барып, тотып-капшап карарга кирәк ди бит. Читтән генә, кеше сүзенә ышанып, аның көен көйләп утыручы фикерен барыбер үзгәртмәячәк, тотып-капшап караса да үз туксаны туксан булачак аның. Әмма әлеге чемпионат Россиягә карата дөнья җәмәгатьчелегенең фикерен азмы-күпме үзгәрткән. Кайберәүләр бездә урамда аюларны күрмичә гаҗәпләнгән, икенчеләре җирле халык тарафыннан кыйналмаганга шатланган (анда чат саен хулиган дигән булганнар икән британия җанатарларына), өченчеләренә кунакчыллык ошаган. Халык кунакчыл инде, сүз дә юк, соңгы ыштанын салып бирергә әзер, орды-бәрдерәк булса да, чит-ят алдында сынатмаска тырыша. Чит ил блогерлары, Россиягә килеп, биредә туризмны киң җәелдереп җибәрергә мөмкинлек бар һәм ул дөньяда иң популяр юнәлеш булыр иде дип билгеләгән. Күрсәтер нәрсәләр шактый икәнен үзебез дә беләбез (барысын да үзебезнең дә күреп бетергән юк әле), әмма шул ук чит илнекеләр Россия визасы алыр өчен шактый гына акча түгәргә һәм бюрократлар тәмугы аша узарга кирәклеген дә атап үткән. Ә болай туризмнан файда юк түгел, Казанда гына берничә көндә 20 меңнән артык өчпочмак ашалган. Урамда очраган чит ил җанатарларының алай ук шаулашып, кычкырышып йөргәне күренмәде, татар ашларын ашап телләрен йоткан булганнар ахры. Чемпионат үткәрүнең максаты бөтен дөньядан иң көчле спортчыларны җыеп туп типтерү генә булмаган кебек, һәрбер кеше дә футбол карарга гына дип килми бит, һәркемнең үз мәнфәгате. Бер кытайлы, әнә, Казанда үз бизнесын җәелдерергә җыена, аның өчен монда мөмкинлекләр күп икән. Йә кытай өчпочмагы пешерә башлар инде, аларның кулыннан килмәгән эш юк. Танышымның инглизчәсе белән тегенең кытайчасыннан шулайрак аңлашылды. 

Шунысы гаҗәп, дөнья беренчелеге хуҗасын бик ерактагылар түгел, янәшәдәгеләр күбрәк тәнкыйтьли. Хорватиягә җиңелү нинди зур шатлык булды тирә-күршегә! Ә уйлап карасаң, Россия җыелма командасы өчен шул этапка хәтле үтү – ул бик югары күрсәткеч, дөньяның иң көчле сигез командасы арасына эләгеп кара әле! Көнбатышны тиргәсәк тә, алар безнең футболчыларга югары бәя биргән, югыйсә күбесенең командасы бөтенләй катнашмады беренчелектә. Ә күршеләр безгә: “Нәрсә дип шатланасыз, пенсия яшегез кимедеме? Өстәмә салымыгыз артмадымы? Әллә телегез белән мәшәкать юкмы?” дип авызны томалый. Ә бусы инде безнең эчке кухня, Урта Азия тарафыннан килеп моны беркем дә хәл итмәячәк. Аларның әле алай килеп йөрерлекләре дә юк, чөнки Дон Кихот кебек җил тегермәннәре белән көрәшеп яткан мәлләре. Шуңа әле бездәгеләр дә кушыла, Җиңү Бәйрәме көннәрендә Гази Заһитовның рейхстаг түбәсенә Кызыл Байрак куюын да “Куймаган булса әйбәтрәк булыр иде” диючеләр белән сүз көрәштерүдән ни мәгънә? Җиде дистә еллар элек рейхстаг башына менгәндә нишләп Ванга сабакларын алып, бүгенге вазгыятьне күзалдына китереп кармаганнар дияр идең, ул чакта Ванганы кем белгән?

Эчке кухня дигәннән, башкаларның чаршау белән бүленгән мич арасында бар да тәртип, бар да яхшымы соң әле ул? Күпләрнең бит инде үз казаннарын асып, учак тергезгәннәренә өч дистә ел була тиздән, утын дөрләп янып киттеме, әллә пыскып ятамы һаман? Пыскып янган утынга ишарә ясыйсың да, “Безне Совет чоры шул хәлгә төшерде” диләр. Совет чоры кайда булмаган соң ул, Идел буен сикереп узганмы икән? Аңа хәтле патша чоры, аннан да элгәрерәк үзара сугыш-кырыш. Тирә юньдә бөтенесе гаепле, әмма без үзебез түгел, без – җыен әүлия, чи утынга ут үрләтеп, казанда борчак боткасы пешерәбез. Әле ярый сөйләшергә сүз булды – футболны сүгеп утырабыз. Чыңгызханны бүлешеп арган идек инде. 
Уф... футбол тубы кебек, уйлар әллә кайларга тәгәрәп керергә генә тора, Акинфеев капкасына хорватлар керткәне кебек. Әмма дөнья беренчелеге – ул шул чаршау арты уены гына түгел, күпләрнең эче пошуының сәбәбе дә шул бугай. 

Фото: championat48.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading