Кайберәүләр, пандемия тудырган мәшәкатьләрдән арыну юлы – СССР чорындагы кебек кабат тимер чаршау артына бикләнү, диләр.
Бу хакта элек тә сүзләр булган иде, коронавирус кайбер нәрсәләрне фаш итеп, ачыклык кына кертте. Беренче чиратта бу икътисад, җитештерү өлкәләре белән бәйле. Туксанынчы елларда тимер чаршау ачылып, Көнбатыш кыймәтләрен туйганчы авыз иткәннән соң, халык тормышның кызыгы гамбургерда гына түгеллеген аңлады булса кирәк. Чаршаулы һәм чаршаусыз тормышның кайсы отышлырак?
Бикләнеп яшәүнең минуслары юк түгел (кечерәк масштабта моны күпләр пандемия вакытында өйдә утырып татып карады): теләгән җиреңә барып булмый, кызыккан нәрсәңне алырга юк. Советлар чорында югары элитага кермәсәң, яки социалистик ярышта җиңмәсәң, чит илләргә чыгу мөмкинлеге юк иде. Тимер чаршау ачылгач андый мөмкинлек бар – йөреп кенә бетер. Чит илләрнең диңгез яры буенда бака кашыгы җыеп кайтучылар хәзер чаршау артына бикләнү дигәч кайгыга чумачак. Әмма чит илләргә елына берничә тапкыр чыгучылар бездә нибары 9 процент кына. Халыкның 76 проценты чит ил паспортына ия түгел, 70 процентының саклык кенәгәсендә запасы юк, алар бер хезмәт хакыннан икенчесенә яши. Күрше чиген атлап чыгарлык хәлең булмаганда, тимер чаршау төшәр дип кайгырудан ни мәгънә? Әлбәттә инде, теге 9 процентка кермәсәң. Сиксәненче еллар ахырынан башлап төрле өлкәләрдәге белгечләр, акыл ияләре чит илләргә агылып, анда төпләнеп, тамыр җибәрде. Аларны кире кайтыр дип көтәсе юк, ә китүчеләр арта бара. Илнең акыл базасы саерак булган саен, аның үсү мөмкинлекләре шулкадәр кимрәк.
Көчле пропаганда, чиратлар, чит ил товарларының булмавын да санап китсәк, чаршау артының кимчелекле яклары шактый гына җыела. Халык гади генә, бай булмаган тормышта яши. Әмма даимилек, һәркемнең яшәр урыны һәм эше бар. Уртача хезмәт хакы гаиләне туендырырга җитә. Күпчелек балалар тулы гаиләдә үсә. Сәнәгать һәм фән югары темплар белән үсә.
Чаршау ачылгач нәрсә агылып керде? Чит ил товарлары җирле сәнәгать үсешен бик нык артта калдырды. Чит мәдәният, мәгънәсез бәйрәмнәр, гадәтләр, кыйммәтләр гаилә институтын җимерде. Совет белем бирү системасын БДИ алмаштырды (ә Көнбатышның кайбер илләре хәзер советныкын үзләштерә). Күпләр теләгән ирек килеп керде. Башкалар өчен җавап биреш юк, ярдәмләшү юк, терәлеп торган күршесенең кем икәнен дә белүче юк – тимер чаршау ачылды, халык тимер ишекләр артына кереп качты. Җәмгыять катламнарга аерылды – байлар белән ярлылар арасында аерма бик зур, урта сыйныф юкка чыкты. Милләтара низаглар килеп туды, элеккеге републикаларның һәркайсы юрганны үзенә тарта. Хәтта бүген Бөек Җиңүгә дә төрле җирдә төрле караш, һәркем аны үзенчә файдаланырга омтыла. Яшь акыллар сатылган лозунглар белән зомбилаша, аларга читләр өчен файдалы булган кыйммәтләр кереп тула. Шуның өчен кирәк идеме тимер чаршауны ачу? Ирекле булу – ул әле чит ил яры буендагы диңгез суына аягыңны тыгып утыру гына түгел.
Алда саналган “минус” белән “плюс” үлчәвенең һәр ике ягына бик күп дәлилләр китереп куеп була, әмма тарихи дөреслек табылмаячак. Төньяк Корея язмышы да кызыктырмый, әмма үтәли җил йөргәндә дә яхшы түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар