Казан буенча сәгать нәкъ тә биш. Урамда әллә кайларга кереп китерлек салкын сөрә, тайгак юлда аяклар капма-каршы якка тәгәри. Әле ярый биттә маска, азмы күпме җылытып тора. Эх, шундый көнне утыр инде йортыңда, җылы чәеңне эчеп. Юк, барыбер журналистик кызыксыну үзеннән-үзе көч өстәп, Яңа Милли китапханәгә тарта.
Күпләр “Матур бинага фотога төшергә барадыр. Кызлар шундый алар!” яки “Китап укырга яратадыр, шуңа ашыга!” дип уйлагандыр. Юк, сәбәбе - “Сөембикә” журналының февраль санын тәкъдим итү кичәсе.
«Сөембикә» журналын нәни вакыттан, җәйләрен чирәмдә аунарга курыкмаган, яңгыр астында чабышлы уйнарга оялмаган, кеше күрер дип борчылмаган чагымнан ук беләм. Әбиләргә кунакка килгәч, китап киштәсеннән ялгыш кына тартып чыгардым мин аларны. Ялгышлык та булмагандыр, бәлки, кызыксынуымны туендырыр өчен дә тартылгандыр кулларым.
Күз алдымда – “Сөембикә”. Тышлыгы тәрәзәдән кергән яктылыктан ялт-йолт килә, беренче битендә берсеннән-берсе гүзәл, сылу кызлар, ханымнар. Тик эчтәлеге генә сораулар уята, чөнки ул укый белмәгән бала өчен яшеренгән шифр белән бер. Хәзер исә “Сөембикә” журналы бөтенләй икенче яктан ачыла бара. Егерме елдан артык вакыт узды, мин үстем, мигә азмы-күпме белем дә өстәлде сыман, ә әлеге хатын-кызлар өчен махсус татар матбугаты әле дә үз дәрәҗәсен саклый бара.
Февраль санының төп темасы, заманча әйткәндә “фишкасы”- кулдан язылган хатлар иде. Бүгенге вәзгыятьтә халык, бигрәк тә яшьләр интернет аша электрон хатлар, фоторәсемнәр, открыткалар җибәрергә өйрәнгән. Тышлыкта чыккан “Хатлар йорты” җитәкчесе Энҗе Садыйкова сүзләре буенча, бу берникадәр җылылыкны, күңеллелекне һәм сүзләр белән төгәл әйтә алмаслык якынлык атмосферасын вакыт белән эретте дә бетерде. Шулай ук эчтәлеге татар сүзләре, үзенчәлекле рәсемнәр белән баетылган открыткалар табигый рәвештә туган телгә кызыксыну, мәхәббәт уятырга сәләтле. Укучылар үзләре дә хат язып карасын өчен, “Сөембикә” журналында конверт та беркетелеп куелган иде.
Конверт бар, ә открыткасы күренми. Бу мәсьәләне чишәр өчен “Сөембикә” журналы “Хатлар йорты” белән бергәлектә открыткалар бәйгесен оештырды. Барлык шартларын журнал битләрендә яисә сайттан карый аласыз.
Хатлар турында сүз кузгаткач, кичәгә килгән кунакларның хәтерендә кулдан язылган, кәгазьгә беркетелгән бүләкләр искә төште. Ә кайберәүләре, үзләренең тарихлары белән уртаклашырга оялмады. Хатлар язучыны гына түгел, алучыны да эмоцияләргә чумдыртырга мөмкин икән.
“Бүген хатлар турында сүз барды. Мин хатлар заманы кешесе. Иң беренче хатымны беренче сыйныфта укыганда алдым. Көтү кайткан чакта, без, бала-чага уйнап йөргән арада күрше кызы миңа кәгазь тоттырды. Өйгә кайткач, ачып карадым. Чәчәкләр белән бизәлгән кәгазь битендә “Мин сине яратам” дип язылган... Мин ул вакытта иң бәхетсез кеше идем. Яшь чак – җүләр чак шул. Кеше күрер дип оялып, мин аны мичтә яктым. Шул хатны саклап калдырган булсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде, әлбәттә.”
“Хатлар турындагы материал күңелне кузгатты. Бүген әнинең миңа язган хатларын укырга булдым. Ул аларны открыткалар артында кыска-кыска җөмләләр белән генә җибәреп тора иде. Мин бүген әлеге брошкамны киеп килдем. Аны әнием “Минем төсле киерсең” дип хат эченә салып җибәргән иде. Күңелләр нечкәреп киткәнгәме, мин шул 70 еллык бизәнгечне бүген киеп килергә булдым. Андый онытылмаслык мизгелне, хисне һәрке дә татып карасын иде. Хәзерге яшьләргә ул бәхет елмаймас дип борчылган идем, хәзер шундый заманча хатлар бирешү барлыгын белгәч, үзенә күрә куанып та куйдым.”
“Сөембикә” санын тәкъдим итү кичәсендә җылы атмосфераны ихлас истәлекләр генә түгел, журналда басылып чыккан материаллар геройларының чыгышлары да тудырды. Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчылар Гөлзәдә Сафиуллина, Гөлшат Имамиева җырларын башкарды, Илдус Әхмәтҗанов кас тәннәрен чыгарырлык шигыйрь сөйләде. Шулай ук экран аша Илсөя Бәдретдиновадан кызыклы блиц-опрос күрсәтелде. Укучылар аны журнал битендә урнаштырылган QR-код аша кереп, карый алачак. “Хатын-кызга иң зур бүләк нәрсә ул?” дигән сорауга җырчы ничек җавап биргән икән?
Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмасын, ул, һичшиксез, милли матбугатка тәэсир ясый. Шул авырлыклардан курыкмаган, бүгенге көндә дә милли традицияләрне заманча итеп саклап, үстереп барган “Сөембикә” олы яшьтәге ханымнарны гына түгел, безне, яшь һәм чәчәк атып торучы кызларны да үзенә җәлеп итә.
Айзилә Сабирова
Комментарийлар