16+

Чәчәкләр ясаучы Алинә: «Кеше җаны теләгән эш белән шөгыльләнергә тиеш»

Алинә белгечлеге буенча укытучы. Ләкин балалар укыту белән чикләнми ул, ире Зөлфәт белән күпләп мал-туар, 40 баш сарык асрыйлар, ярты гектар җирдә бәрәңге үстерәләр, ике балалары бар. Болардан тыш Алинә чәчәкләре белән мәш килә. 

Чәчәкләр ясаучы Алинә: «Кеше җаны теләгән эш белән шөгыльләнергә тиеш»

Алинә белгечлеге буенча укытучы. Ләкин балалар укыту белән чикләнми ул, ире Зөлфәт белән күпләп мал-туар, 40 баш сарык асрыйлар, ярты гектар җирдә бәрәңге үстерәләр, ике балалары бар. Болардан тыш Алинә чәчәкләре белән мәш килә. 

Авыл җирендә кырык эше кырык якка ярылып ятса да, яраткан шөгыленә вакыт таба. Ишегалды гөлбакча, тәрәз төбе саен гөл. Тере чәчәкләр белән бер рәттән кәгазьдән ясалма гөлләр дә ясый ул. «Кечкенәдән матурлык яраттым. Баштарак пластмасс шешәләрдән, кул астында нәрсә бар, шуннан бизәкләр тудырсам, хәзер интернет ярдәмгә килә.

Фантазияңне эшкә җиксәң, кәгазьдән әллә нинди могҗизалар тудырырга була», – ди Алинә. Биек чәчәкләр ясау, флористика серләренә махсус түләүле курсларда өйрәнеп кайткан. «Бу эшкә җанымны биреп, бик яратып эшлим», – ди үзе.

Сеңлесенең танышлары бәйрәмгә бүләк – ясалма чәчәкләр кирәк дип шалтыраткач, Алинә аларга тиз арада гына ясап биргән. Шулай беренче клиентлары барлыкка килгән. Бүген Алинәгә чәчәк сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Стеналарга зур чәчәкләр ябыштыру модага кереп бара. Фотозоналар ясау өчен дә чәчәкләр сорыйлар икән. Бүлмәләрне бизәү өчен чәчәкләрне вакытлыча алып торучылар да бар. 

 Алинәнең биек чәчәкләре 1 метр 70 сантиметр тирәсе. Чәчәкнең диаметры 65, 75 сантиметр. Бер чәчәкне ясау өчен 12 сәгать тирәсе вакыт китә, ди. Чәчәкләрне ясау җиңел түгел. Материал сатып алудан алып, сәгатьләр буе чәчәк таҗлары ябыштыру, яфракларны беркетү сабырлык сорый. «Чәчәккә кирәкле нәрсәләрне эзләп, 66 кибеткә керергә туры килә. Буяу сата торган кибет, кул эшләре өчен кирәк-яраклар, сантехника бүлекләре калмый. Чәчәкнең сабагын металл пластик торбадан, ә таҗларын изолон дигән материалдан ясыйм. Бу материалны Мәскәүдән махсус кайтартабыз», – ди Алинә. Әлеге материал сыйфаты ягыннан аерылып тора. Бер чәчәккә якынча 3 метр артыграк тукыма сарыф ителә икән. Пион чәчәкләре иң чыгымлысы – аларга 5 метр изолон таләп ителә. Ә иң катлаулысы – лилия чәчәкләрен ясау. «Шәһәр җирендә чәчәккә бәя куйганда, аны ясау өчен киткән вакытны да кушып исәплиләр. Мәскәүдә, мәсәлән, бер сәгате 500 сум. Ләкин мин вакытны кушмыйм. Аннары чәчәкләр алтын бәясенә төшә», – дип елмая Алинә. 

Чәчәк ясаганда әңгәмәдәшем, тынычланам, ди. Нәрсәгә тотынса да, булдыра үзе. Үҗәтлеге көчле. Белгечлеге буенча биология фәне укытучысы булса да, авыл мәктәбендә инглиз теле укытучылары кирәк дигәч, үзе теләп чит телне үзләштергән, махсус курслар узган. Алинә иҗади кеше. Аның чәчәкләре бер-берсенә охшамаган. Һәрберсеннән яктылык, җылылык бөркелә. «Тормышта кеше җаны теләгән эш белән шөгыльләнергә тиеш. Аннары ул сиңа канәгатьлек хисе, рәхәтлек кенә түгел, акча да китерә торган бизнеска әйләнәчәк», – ди Алинә.

Яшел Үзән, Олы Яке

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading