Хәзер гаеплене эзләү башланды. Барыбыз да гаепле бит инде. Озын озак уйлыйсы да юк. Кап-карадан киенеп, мылтыгын асып, “Алла” дип язылган битлек белән оятсыз йөзен ябып, йөгерә-атлый барган егеткә беркем дә игътибар итмәгән. Берәү дә туктатмаган. “Карасаң да кай тарафка юлыгасың битарафка...” Бу - безнең яшәешебез. Шигаребез: “Иң кырыйда минем өем, мин берни дә белмим". Тагын шунысы да бардыр.
Әгәр дә бу егет кисәге балачагында муенына пионер галстугы бәйләп, үсә төшкәч, комсомол значогы тагып, горурланып үссә, иманым камил, ул беркайчан да мондый адымга бармас иде. Элек мондый хәлләрнең булганы булмады бит. Безнең буын балалары сугышта һәлак булган батыр пионерлар өчен көндәлекләр башлап, аларга әйбәт билгеләр алып укып үсте. Әйбәт тәрбия булган шул ул. Беребез дә югалмадык.
Ә хәзерге заман баласы көне-төне экран каршында уен белән мәшгуль. Уеннары да берсеннән-берсе кансызрак, коточкычрак. Аз гына карап торсаң да, чәчләрең үрә торырлык. Аталар, ваталар, яндыралар, үтерәләр. Аннары ни хикмәт, яңадан тереләләр дә тагын ата-вата башлыйлар. Тик тормышта гына алай була алмый. Һәркемнең гомере бер генә. Бу сабыйларныкы да вакытсыз өзелде дә әнә зиратларда янәшә икешәр -өчәр җан ярасы - кабер булып калыкты.
Әйткәнемчә, 175нче гимназия минем белән очрашуга бик ныклап әзерләнгән иде. Слайдлар да ясаганнар, минем шигырьләргә рәсемнәр дә ясаганнар. Шулардан “Йолдыз Шәрапова бездә кунакта” дигән стенд та эшләп куйганнар. Фаҗига урыныннан репортажлар биргәндә, телевизор экраннарыннан берничә тапкыр күренеп китте ул.
Әлеге матур очрашу үземә дә бик ошаган иде. Балаларның ихласлыгы, укытучыларның тырышлыгы күңелемә бик тә хуш килгәнгә, мин аларга кабат очрашу вәгъдә иттем. Яңа китабым чыккач та. Бүләк ителгән чәчәк бәйләмен күтәреп, сабыйларча сөенеп, балаларны да сөендереп, ишектән чыгып киткәндә мине вахтада утыручы Тәзкирә ханым елмаеп озатып калды. (Куркынычсызлык төймәсенә басарга башы җитеп, директорга хәбәр итүче, бик күп җаннарны саклап калучы ул ) "Һәрчак елмаеп каршы ала, озата шулай", - ди редакциябез шоферы Роберт. Ул бу гимназиягә газеталар илтә иде. (Рәхмәт яусын, шул Диләрә ханым очрашу уздырыр алдыннан безнең газетага язылуны да оештырган иде.)
Ул чакта ун көннән соң шул ишектән мылтык тотып үтерергә керерләр дип башыма да килмәде. Ә бүләк иткән чәчәкләрен мәктәп янындагы чакырымнарга сузылган чәчәкләр, уенчыклар, янган шәмнәр торган урынга илтергә туры килер дип тә уйламадым.
Бу очрашудан шундый матур фотолар да бар. Анда чәчәк кебек сабыйлар. Миңа якынрак килергә тырышып, бер-беребезгә елышып бергәләп төштек. Һәрбер сыйныф белән аерым-аерым. Хәзер инде аларны караганда йөрәкләрем туктап куйгандай була. Бу балакайларның кайсы исән, кайсы юк икән инде? Кайсы яшәү өчен көрәшеп ята икән?
Исән генә була күрсеннәр. Алар 175нче гимназия укучылары, дөньяны ямьләргә дип килгән балалар. Милләтебезнең киләчәге. Иде димим, юк, үткән заманда язарга җыенмыйм. “Киләчәктә дә шатлыклы очрашулар насыйп булсын иде, Ходаем!” - дип телим.
Хәзер мәктәпләрдә сакны көчәйтү турында сүз бара башлады. Ләкин танк-пулемет белән сакларга мәктәп җинаятятьчеләр өе - төрмә түгел бит инде ул. Анда балалар - киләчәк кешеләре хыялларын чынга ашырыр өчен белем алырга дип киләләр. Белем алырга, ядрә түгел...
Комментарийлар
0
0
Каршысына очраган кешеләр туктаткан булса ,аларны да атып үтергән булыр иде ул хәшәрәт Хәзер һәр кемнең кесәсендә телефон ,кирәкле органнарга шалтыраткан булсалар ,шунда ук килеп җиткәч булырлар иде Битарафлык дөньясы шул хәзер Күпме сабый әрәм булды Урыннары оҗмахта булсын
0
0
0
0
Язманы елый-елый укыдым. Алланың рәхмәте яусын сезгә! Язмада никадәр җылылык, яктылык, әрнү, җан ярасы... Мондый хәсрәтләрне башка беркемгә дә күрергә язмасын, күргәннәргә Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен, тәне һәм җаны яралыларга сихәт бирсен?????? Хөрмәт белән, Гөлүсә Батталова.
0
0