16+

Чебен

Быел җәй башларында ни өчендер авылда чебен бик күп булмады. Августка кергәч кенә күренгәли башлады. Бездә генә шулай булды микән ул, башка өйләрдәдәме – әйтә алмыйм.

Чебен

Быел җәй башларында ни өчендер авылда чебен бик күп булмады. Августка кергәч кенә күренгәли башлады. Бездә генә шулай булды микән ул, башка өйләрдәдәме – әйтә алмыйм.

Башка елларны йөдәтеп бетерәләр иде. Йокыдан сине әтәч тавышы түгел, ә чебен бе­зелдәве уята. Йокы аралаш берсен куып җибәрәсең, икенчесе колак төбендә әйләнә башлый.  «Ниүжәли минем колак шундый зур инде», – дип юрганыңны каплап куясың, ул синең шәрә аягың буйлап ары-бире йөренергә тотына. Тибенеп аласың да аягыңны капларга мәҗбүр буласың, ә ул беләгеңә килеп куна. Иң мөһиме, аны бит куып тотып кыйнап ташлап та, башка төрле җәзалап та булмый.

Аптырагач, торып утырырга мәҗбүр буласың. Ләкин ул туктамый, әле колак төбеңә килеп нидер безелди. Бәлки ул үзенчә җырлыйдыр инде. «Безнең хуҗа әйбәт, безне үтерми», – дип рәхмәт йөзеннән хөрмәт күрсәтәдер. Телен белмәгәч, тавышы матур булмагач, чүт кенә авыррак – аңлашылмаучылык килеп туа. Тавышы матур булмаган җырчыларны сәгать ярым тыңлау өчен үзең акча түләп билет алырга кирәк. Шул чакта гына акчам әрәмгә китмәсен, бәлки берәр юньле мизгеле килеп чыгар әле дип, концерт азагына кадәр утырырга мөмкин. Ә болай...

Ул әле безелдәү белән генә бетми бит. Аш бүлеп кенә куясың, аңа шунда ук чебен килеп төшә. Ипи телеп куясың... Шундый хуш исле, йомшак икмәк, яңа гына табадан төшкән. Карап сокланырга да өлгермисең, анда чебен килеп куна. Кара тап калдырып китә йә борыны белән казынып нидер «чукый» башлый. Инде болардан бераз котылдым дип калагыңа үреләсең – безелди-безелди, чебен килеп куна. Болары – парлы чебеннәр. Мәхәббәттән күзләре тонган, үзләренең кая барганнарын да белмиләр. Мәхәббәт ияләренә карата, бәлки, беркадәр мәрхәмәтлерәк булырга кирәктер инде ул. Ләкин кашыгыңа, йә ашыңа, йә башыңа килеп төшкән мәхәббәт чебеннәре бер дә соклану уятмый...

Башка елларда менә шулайрак җәфалый торганнар иде. Соңгы чорда алар беркадәр кимеде бугай. Һәрхәлдә, быел ул кадәр үк булмадылар. Ә бәлки заман технология­ләре сәбәпчедер. Хәтерегездә булса, кәрәзле телефоннар кулланышка кергәч, тараканнар да юкка чыккан иде бит. Бәлки, чебеннәр цивилизациясе белән дә шундыйрак берәр фаҗига яки мутация булгандыр.

Миңа нәкъ шулай тоела. Социаль челтәрләргә күчеп бетмәделәр микән дип шикләнеп куям. Чөнки социаль челтәрләрнең дә күбесендә шуңа охшашрак хәлләр күзәтелә. Әйтик, үз аккаунтыңнан ниндидер язма эләсең, аны укып чыгу өчен генә дә ким дигәндә ике-өч минут кирәк. Ике-өч минут! Ләкин унөч секунд та үтми, кемнеңдер комменты пәйда була: «Ерунда. Өч тиенлек нәрсә! И, хәзер яза белмиләр инде...» Яңа гына табадан төшкән икмәкне таплап киткән чебен шикелле бит инде. Шуннан башкалары җыелып безелдәшергә тотына: «И, без шундый инде... И без бит ул... Без... Без...» Мин үз язмаларымны гына әйтмим, башка җитдирәк оешмаларның, әйтик, гәзит-журналларның аккаунтларында да шул ук хәл кабатлана. Нинди язма куюлары мөһим түгел. Яхшымы-яманмы – аны таплап китүче, без белмәгән витаминнарын чукучы яки тирәсендә безелдәп йөрүче чебеннәр табыла.

Менә бу өлкәдә галимнәр җитди тикшерү үткәреп карасыннар иде. Бәлки, ул чынлап та шулайдыр. Табигатьтә бернәрсә дә юктан бар булмый, бардан юкка чыкмый, дип үзләре әйткән иде бит...

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading