16+

Чегәннәр ник татарларны үз итә?

Без аларны еш кына базар тирәләрендә күрергә күнеккән. Алар товарларын тәкъдим итеп йортларыбызга, эш урыннарыбызга керәләр, юлда туктаталар.

Без аларны еш кына базар тирәләрендә күрергә күнеккән. Алар товарларын тәкъдим итеп йортларыбызга, эш урыннарыбызга керәләр, юлда туктаталар.

Без аларга куркып карыйбыз, алардан шикләнәбез, читтәрәк калырга тырышабыз. Алар халык арасыннан аерылып, күзгә ташланып торалар. Кемдер аларны чегән, кемдер Әзәрбайҗаннан качып килүчеләр ди. Шулай да кемнәр соң алар?

Журналист һөнәре кем белән генә очраштырмый... Кем уйлаган бит әлеге халыкта кунак булырмын дип, әмма нәкъ шулай килеп чыкты да.

Бер танышым: «Әйдә әле безгә кунакка, күптәннән булганың юк. ­Синең өчен бик кызыклы материал бар», – диде. Баксаң, ул мине әлеге әнә шул халык белән таныштырмакчы булган икән. Танышымның йорты зур, ике ишек, бер йортта алар үзләре тора, икенчесенә, йорт буш тормасын дип, квартирантлар кертәләр. Бу юлы менә шул сәер халык вәкилләрен үз иткәннәр. «Чистайга килгәндә бездә тукталалар, бер көн дә, икешәр атна да яшәгәннәре бар, бу юлы бер ай чамасы яшиләр инде», – диде танышым. «Ничек курыкмыйча керттегез?» дигәнгә: «Нәрсәдән куркыйм, бик әйбәт кешеләр, акчасын вакытында түләп торалар, әле килгән саен, хатыныңа дип, күчтәнәч тә алып киләләр. Бу юлы бер рулон матур гына ситсы материалы бирделәр үзенә», – ди.

Без алар ягына кергәндә, телевизор янына җыелып, ниндидер спутник каналдан «Клон» сериалын карап утыралар иде. Килеп керүгә үк саный башладым үзләрен. Өч ир-ат, дүрт хатын-кыз, дүрт бала. Олыларның барысына да 30-35 яшь чамасы, балаларына дүрт-биш яшь. Таныштым. Хатын-кызлары бик аралашучан булмады, шүрләделәр булса кирәк, ә бәлки гаилә эчендә үз-үзеңне тотуның аерым бер гореф-гадәтләре бардыр. Ни дисәң дә, урам  ул – урам, анда эш, бизнес, ә гаилә традицияләре – ул инде борынгыдан килгән бер нигезләмә. Ә менә ир-атлар, киресенчә, килеп керүгә үк минем белән күптәнге танышлары кебек аралаша башлады. «Яшка-цыган, Рома, Андрей», – дип таныштырдылар алар үзләре белән. Шулай сөйләшеп киттек. Алар алу-сату белән шөгыльләнәләр икән. Челтәр-пәрдә, чүпрәк-чапрак ише әйберләр саталар. Сатулары әйбәт кенә бара икән. «Сездән курыкмыйлармы соң?» дип сорау бирәм. «Юк, болай курыкмыйлар, ахрысы, әйберләребезне алалар, без бит базар сатучыларына караганда, юньрәк бәягә сатабыз, халык кызыксына», – диделәр миңа. Закон белән дә әллә ни кыенлыклар тумый икән. Полиция хезмәткәрләре, миграция хезмәте дә бик лояль карый үзләренә. «Проблемалар булганы юк әлегә», – диештеләр егетләр, елмаеп. Алар елмайганда, алтын тешләрендә чагылган яктыдан, бүлмә тагын да яктырып, язгы кояш кергәндәй булып китә.

– Без кергәндә, «Клон» сериалын карый идегез, бу вакытны уздырыр өчен генәме?
– Юк, без аны һәрвакыт бик яратып карыйбыз, әлеге сериал өлешчә безнең тормышны да чагылдыра кебек, – ди Яша. Ул аларның лидерлары, җитәкчеләре дип аңладым.

– Сез бит мөселман түгелдер, нәрсәсе белән якын соң әлеге сериалдагы тормыш?
– Юк, без мөселман түгел, бездә аерым дин Таату дип атала ул. Әлеге дин – христиан һәм ислам диннәренең симбиозы ул. Мәсәлән, христианнар Пасха бәйрәмендә иң тәмле ризыклар ашыйлар, зурдан кубып әзерләнәләр, ә безгә ул көнне бер тамчы су да, бер кисәк ипи дә ашарга ярамый.

– Сезнең төп йортыгыз бармы, әллә сез гел шулай юлда йөрисезме?
– Без бер биш-алты ел элек Әзәрбайҗаннан күчеп, Ульяновск өлкәсенең Чердаклы районындагы бер авылда урнаштык.

– Минем анда булганым бар, әлеге районда күбесенчә татар авыллары бит.
– Әйе, дөрес, нәкъ татар авылларының берсенә урнаштык та инде. Татар халкы бик кайгыртучан, туганчыл. Анда килеп урнашканнан соң, безгә һәркем ярдәм итәргә ашыкты. Татарларны якыннан белгәнгә, без күбрәк Татарстанда эшләргә тырышабыз да.

– Яша, әйт әле, әлеге чибәр ханымнар арасында синең хатының кайсысы соң?
– Биредә минем хатыным юк. Без барыбыз да туганнар. Менә монысы минем апам, монысы – сеңлем, бу – энем. Ә хатыннар әти-әни белән төп йортта яшиләр. Алар берсе дә эшләми, йортны гына карыйлар.

– Хатыннар дидең, сездә күпхатынлылык рөхсәтмени?
– Әйдә, бу соравыңны ишетмәмешкә сабышыйк әле... – диде Яша, һәм бүлмә яңадан кояш нурларына күмелде сыман.

– Елның ничә аенда сез төп йортыгызда торасыз?
– Әйтүе бик кыен, чөнки безнең ниндидер аерым графигыбыз юк. Товар бар икән – без сатабыз. Акчабыз бетә икән – без яңадан юлда. Хатыннарыбыз балаларыбызны тәрбияләп өйдә утыралар.

– Ә болар кемнең балалары?
– Син биредә аларның әти-­әниләре бармы дип сорамакчы буласың инде? Монда аларның әти-әниләре юк. Без аларны туганнарыбыздан, янәшәдә яши торган ярлы милләттәшләребездән «арендага» алабыз. Алар безгә акча эшләргә ярдәм итә һәм гаиләләренә табыш китерә.

– Сез акчаны бик күп эшлисездер инде? Акчаларыгызны нишләтәсез, үзегез белән йөртәсезме, әллә банк аша гаиләгезгә җибәрәсезме?
– Үзебез белән йөртәбез. Мәсәлән, биредә син күргән кешеләр арасында беркем дә яза да, укый да белми.

– Ә акчаны ничек саныйсыз?
– Акчаны санарга безне балачактан өйрәтәләр.

– Акча дигәннән, курыкмыйча үзегез белән йөртәсезме?
– Аның өчен без хатын-кызларыбызны кулланабыз. Берәр хатын-кызыбызның биленә махсус тегелгән пута бәйлибез. Һәм ул һәрвакытта берәр бала күтәреп йөри. Балалы хатынга чит-ят күзләр сирәгрәк төшә.

– Әлеге кечкенә бүлмәгә шулкадәр халык ничек сыя соң?
– Идәндә йоклыйлар алар, – дип, сүзгә танышым кушыла. – Ни мендәр, ни матрац, ни юрган кирәкми аларга. Күрәсеңме биредәге капчык­ларны? Болар – сата торган товарлары. Белсәң иде аларның авырлыгын. Иң кызыгы шул: ирләре аларга тотынмый. Барлык йөкне хатын-кызлары ташый.

– Сез товарны каян аласыз, урлыйсызмы?
– Без Татарстанда сату белән шактый шөгыльләнәбез, һәм сездә мишәрләр, чихайлар, керәшеннәр бар. Бездә дә нәкъ шулай: бер токым багу белән шөгыльләнә, берсе урлый, берсе кара эш эшли, берсе безнең кебек сата. Без иң югары токым булып саналабыз. Без үзебез урламыйбыз, әмма кулга ирешкән товарны нигә сатмаска ди...

Без әле бик озак сөйләшеп утырдык. Кызык һәм үзенчәлекле халык булып чыкты болар. Алар үзләрен чегән диләр, әмма миндә алар чегән түгелдер дигән шик калды. Сөйләгәннәре дә ярым алдаудыр инде... Әмма мин авыз ачып тыңлап утырдым. Үзләре әллә ни куркыныч та түгел кебек. Чит-ятларны бик кертмичә, аерым бер дөньяда яшәп яталар шунда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading