16+

«Чемпионат бетәчәк, кунаклар китәчәк, ә болар барысы да шәһәргә калачак»

Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан “МАЗ 203” маркалы түбән идәнле 94 автобус алды.

«Чемпионат бетәчәк, кунаклар китәчәк, ә болар барысы да шәһәргә калачак»

Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан “МАЗ 203” маркалы түбән идәнле 94 автобус алды.

“Минск автомобиль заводы” ААҖ чыгарган автобусларның двигательләре Евро-5 экологик стандартына туры килә. Казан Мэры Илсур Метшин Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаев белән автобусларны карап чыкты һәм транспортның тәэмин ителешен югары бәяләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Автобуслар колонна булып Меңьеллык мәйданында төзелгән. Аларның һәркайсы билгеле бер транспорт предприятиесенә беркетелгән һәм инде эштә дә сыналган: автобусларны “ПАТП-2”, “ПАТП-4”, “КПАТП-9”, “УМ-4” алган.

Яңа модель автобусларның үзенчәлеге турында Мэрга автобус йөртүчеләр сөйләде. Моңа кадәр шәһәр урамнарында “МАЗ-103” автобуслары йөргән, “ПАТП-2” автобус йөртүчесе Альфрэт Абдуллин сүзләре буенча, алар “МАЗ 203” автобусларыннан калыша. Әлеге модель тулысы белән түбән идәнле, алар аппарель (ачылмалы пандус) белән җиһазландырылган. Автобусларда йомшак урындыклар, камилләштерелгән вентиляция системасы урнаштырылган, ә автобусның эчендә һәм периметрында дүрт камера куелган, алар язмаларны йөртүче кабинасындагы мониторга чыгарып бара. Автобусларда 28 урындык, гомуми пассажир сыешлылыгы – 105 кеше. Техник үзенчәлекләре – Mercedes маркалы двигатель һәм автомат күчерү коробкасы.

Казан Мэры автобусларны карап чыкты. “Һичшиксез, яңа вакыйга безне яңа үрләргә этәрә. Күчмә составны Универсиадага яңарткан идек, һәм менә хәзер. Автотранспортчыларыбыз техниканың 50 проценка якынын алыштырдылар инде. Чемпионат бетәчәк, кунаклар китәчәк, ә болар барысы да шәһәргә калачак”, - диде шәһәр башлыгы.

Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, Казанда күчмә состав даими рәвештә яңарып тора. Ул өстәгәнчә, яңа автобуслар Россиядә иң югары Евро-5 стандартына туры килә. Дизель автобуслардан тыш шәһәр предприятиеләре якын арада газ ягулыгында йөри торган 104 автобус алырга планлаштыралар.

Шулай итеп, автобус паркын яңарту күпчелек шәһәрлеләргә кагыла. 2017 елда шәһәрнең пассажир транспорты 257,3 млн. пассажир йөрткән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading