16+

Черек күл “Салават күпере” торак комплексына күчерелә, имеш

Шәһәр үзәгендәге күлләрдән, парк һәм скверлардан мәхрүм калабыз. Аларны “Салават күпере”нә илтеп тутырачаклар икән. Казан мэры Илсур Метшин төзеләчәк парк проекты белән танышканда мәсьәләгә ачыклык кертте.

Черек күл “Салават күпере” торак комплексына күчерелә, имеш

Шәһәр үзәгендәге күлләрдән, парк һәм скверлардан мәхрүм калабыз. Аларны “Салават күпере”нә илтеп тутырачаклар икән. Казан мэры Илсур Метшин төзеләчәк парк проекты белән танышканда мәсьәләгә ачыклык кертте.

— ”Салават күпере” торак комплексындагы булачак парк кече Аккош күлен, “Ак чәчәкләр” бульварын һәм Черек күлне хәтерләтәчәк. Бу парк Казанда җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерүдә гамәлгә ашырылган иң яхшы үрнәкләрне үзенә берләштерәчәк, - диде шәһәр башлыгы.
Торак комплексында яшәүчеләр парк турында инде байтактан хыялланган.
— Без бирегә мәктәп, балалар бакчасы, дәваханә ачарга әледән-әле килеп торабыз. Һәр килгән саен, шәһәрдәшләр парк сорый иде. Ярый әле парк өчен 6 гектар җир кишәрлеге калдырганбыз. Микрорайон халкы бик актив, шушы паркны төзегәндә аларның фикер-тәкъдимнәре дә исәпкә алынсын, - дип киңәш итте мэр Илсур Метшин.

Архитектор Григорий Дәүләтшин таныштырганча, “Салават күпере” торак комплексындагы парк 3 өлештән гыйбарәт. Манзара зонасы: бу күл янындагы кишәрлек. Анда тыныч ял һәм акрын гына атлап, табигатькә хозурланып йөрү мохите тудырыла.

Тантаналы зона: монысында мәдәни чаралар һәм бәйрәмнәр оештырыла. Амфитеатр төзелә. Күп функцияле “боҗра” барлыкка китерелә, ул күргәзмәләр һәм ярминкәләр мәйданы ролен дә башкара. Кышкы чорда “боҗра”га гирлянда беркетелә, Яңа ел чыршысы урнаштырыла.

Җанлы зона: анысында балалар өчен күп функцияле мәйданчык була, янәшәгә ата-аналар өчен скәмияләр куела. Өлкәнрәк яшьтәге балаларга төрле спорт күнекмәле һәм стритбол урынлы мәйданчык оештырыла. Шулай ук экстрим-зона да төзелә.

Архитектор Карина Дәүләтьярова сүзләренә караганда, җирле ландшафтка ягъни җир өслегенең табигый рәвешенә зур үзгәрешләр кертелми, парк төзелеше ландшафтка җайлаштырыла.
—Паркның беренче чиратта ял өлеше төзелә, чөнки “Салават күпере” комплексында балалы гаиләләр күп, - диде Карина.
 Мэр Илсур Метшин паркның беренче этабы инде быелның яңа уку елына ук файдалануга тапшырылачагына ышандырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading