16+

«Черек күл»дә Бураново әбиләре дә чыгыш ясады

 «Черек күл» паркында «Нәсел агачы» мәдәни-агарту проектының икенче чарасы үтте. Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырган әлеге чара бу юлы удмурт халык мәдәниятенә багышланды.

«Черек күл»дә Бураново әбиләре дә чыгыш ясады

 «Черек күл» паркында «Нәсел агачы» мәдәни-агарту проектының икенче чарасы үтте. Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырган әлеге чара бу юлы удмурт халык мәдәниятенә багышланды.

Әйтергә кирәк, «Нәсел агачы» проекты Идел буе халыкларының туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Ул мари, удмурт, чуваш һәм мордваларга багышланып уздырыла. Биредә Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыкларның тарихы, туган теле, мәдәнияте белән таныша ала. «Нәсел агачы» проектның беренче чарасы мари мәдәниятенә багышланган иде.

Удмурт мәдәнияте киче башкала халкын һәм кунакларының төрле буын вәкилләрен җыя алды. Чарада катнашучылар удмурт халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, уеннары, төрле уен кораллары белән танышты. Моннан тыш, алар традицион удмурт скрипкасы – кубыз уйнарга өйрәнде һәм удмурт ризыкларының рецептларын белде. Кунаклар удмуртларның милли бизәге төшерелгән истәлекле әләм ясады.

Бу кичтә остаханәләр дә эшләде, аны Удмуртиядән килгән осталар алып барды. Удмурт күкрәк бизәге – монисто, «Суйпоскес» бәхет китерә торган браслет, «Куанэм» каен тузыннан эшләнмәләр, Удмуртиянең символы Италмас (алтын туй чәчәге) рәвешендә түштамгалар ясау буенча мастер-класслар аеруча хуш килде. «Турын-куар» үләннәр белән туку остаханәсеннән кунакларны хәтта бәйрәм тәмамлангач та, аерып булмады. Бәйрәмдә удмурт телендә китаплар тәкъдим ителде.

–Мастер-классларда һәр казанлы үзен удмурт мәдәнияте традицияләрендә итеп хис итә, остазлар аркылы иҗатның классик кануннары белән таныша алды. Минем өчен удмурт кулинарлары әзерләгән ризыкларның карел халкыныкы белән охшаш булуы, удмурт сүзләренең татар сүзләре белән аваздаш булуы, удмурт кием элементларының рус, татар халыкларыныкы белән охшашлыгы ачыш булды. Без барыбыз да үз гореф-гадәтләребез, традицияләребез белән охшаш, шул ук вакытта һәр халык үзенчәлекле. Төрлелектә – бердәмлек, безнең дәүләтнең көче дә шунда, – дип сөйләде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен аеруча популяр булган ике мәйданчык эшләде. «Балачак аланы»нда балалар «Кешыр, кешыр, кубыста» – «Кишер, кишер, кәбестә»; «Капка ултӥ потаса» – «Капка аша»; «Шунды пуксе» – «Кояш байый»; «Кошкиз манет» – «Тәңкә китте»дигән удмурт халык уеннарында һәм заманча иллюстрацияләнгән «Ӟеч перепеч» уенында үзен сынады.

 «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар удмурт әкиятләрен тыңлады.  «Балык тот» уенында кармакка балык эләктереп, удмурт телендә балыкларның атамаларын өйрәнде.

– Бүгенге чарада халык бик күп, алар барысы да удмурт мәдәнияте белән кызыксына, уеннарда актив катнаша, чыгыш ясый. Гадәттә, бу шәһәр халкына бик хас түгел. Шушындый проектлар белән без стереотипларны юкка чыгарабыз, – ди Татарстан Республикасында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов.

Концерт программасы төп мәйданчыкта оештырылды. Биредә үк традицион удмурт биюе – «Тыпыртон» нигезләре буенча мастер-класс узды, анда һәркем удмурт биюенә кушыла алды. Татарстанның Балтач муниципаль районының «Шулдыр ӝыт» удмурт халык фольклор ансамбле, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының «Эрико» удмурт яшьләр ансамбле, Кукмара муниципаль районының «Инвожо» фольклор ансамбле, «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме, башкаручылар Shoner Paul, Светлана Зянколова чыгыш ясады.

Бәйрәмнең төп хедлайнеры 2012 елда Россияне «Евровидение» халыкара бәйгесендә тәкъдим итеп, икенче урынны яулаган Удмуртиянең популяр «Бурановодан әбиләр» булды. Тамашачылар артистларны җылы кабул итте. Коллектив удмурт, рус телләрендә җырлар башкарды, тамашачылар белән, танылган җырларны удмурт телендә башкарып, «Көйне танып бел» уенын уйнады, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Чара электрон музыкант Dark-Rayдан удмурт көйләренә диджей-сет белән тәмамланды.

–Әлеге чараның асыл сыйфаты – шәһәр халкына һәм кунакларына Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте турында сөйләү. Идел буе халыклары – мари да, чуваш та, удмурт та, мордва да – агачлар янында яшәгән. Аларның һәрберсенең атамасы төрле телләрдә төрлечә булса да, шушы агачка булган мөнәсәбәте, яшәеше, тамырлары һәрбер халыкка уртак. Шушы уртаклыкны, матурлыкны әлеге чараларда күрсәтә алабыз. Кеше күршесендә яши торган халыкның сөйләмен күбрәк ишеткән, аның мәдәниятен күбрәк күргән саен, ул шул халык белән таныш икәнлеген әйтә ала.  Башка халыкларны белдеңме, илебездә, республикада дөнья нык, гомер агачы туп-туры, шул ук вакытта җырлы, дәртле һәм биюле булачак, – диде «Нәсел агачы» проектының фәнни җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова.

Исегезгә төшерәбез, «Нәсел агачы» мәдәни-агарту проектының киләсе чаралары 11 август – чуаш, 25 августта мордва мәдәнияте буенча үтәчәк. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

20 августта исә Идел буе халыкларының «Итиль» фестивале узачак, ул Татарстан халыкларын зур бәйрәмдә берләштерәчәк.

Фото: Валера Копылов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading