Капканы ачып керүгә йорт хуҗасы Насыйх абый каршы алды. Ишегалдында мал туарның күплеге: 3 баш атлары гына, үрдәк-казлары 50дән артык. Бәрәннәре белән каралты тулган.
Бу гаилә турында бик яратып сөйләделәр безгә. "Авыл халкына даими ярдәм күрсәтеп торалар, үзләреннән ерак булмаган чишмәне карап, халыкка чиста су да эчертәләр. Ярый әле, табышканнар да, кавышканнар”, – диделәр.
17 яшьлек егет Насыйхның да борынына кызлар исе кергән вакыт. Үзләре укый торган күрше Чирмешән авылының мәктәбенә генә түгел, кичен клубына да йөри башлыйлар. Баштарак велосипедта, соңрак егетләр арасында бик модалы булган "Восход" мотоциклында. Күмәк биюләрдә кара чәчле мөлаем йөзле бер кызга күзе төшә бит. Тик кызның янында бер егет бар. Мәхәббәте булса нишләрсең? Шулай да чигенми егет, үзенә карату юлларын эзли. Көн саен килеп озатып йөри. Ә инде армия сафларына китәр вакыты җиткәч, кыз да көтәргә вәгъдә биреп, кызыл чәчәкле кулъяулык бүләк итеп озатып кала. Ике яшь йөрәк арасын хатлар бәйли. Егет үзе дә вакыт белән санлашып тормый, көн саен сөйгәненә хатлар сырлый.
Тик 18е дә тулмаган авыл кызының күңелен шәһәр, анда уку ымсындыра. Ключище авылында бухгалтерлыкка укый. Диплом алгач, тормыш офыкларын тагын да киңәйтәсе килә кызның. Казанга баручы Омикка билет ала. Ул ярга туктагач: "Минем анда бер туганым да, танышым да юк бит..." – дип борчылып торганда бер авылдашы очрап үзләренә алып кайтып китә. Табын янында сөйләшкәндә эш тә табыла. Иртәгесен Казанның синтетик каучук заводына лаборант булып эшләргә гариза яза Гөлфизә. Берничә көннән тулай торактан бүлмә дә бирәләр үзенә.
Менә бәхет елмайды, эшләр җайланды дигәндә генә Гөлфизәнең авылда ялгыз яшәп калган әнисе каты авырый башлый. Кыз яраткан эшен һәм кала тормышын калдырып авылга ашкына.
Комментарийлар