16+

Чимал бәяләре «шок халәте» тудырып алган

 "Социаль учреждениеләрне төзекләндерү май аеннан колачлы рәвештә башланачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләрне 1 сентябрьгә тәмамлау бурычы куйды", - ди республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров.

Чимал бәяләре «шок халәте» тудырып алган

 "Социаль учреждениеләрне төзекләндерү май аеннан колачлы рәвештә башланачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләрне 1 сентябрьгә тәмамлау бурычы куйды", - ди республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров.

Татарстан федераль программаларның барысында да, шул исәптән, «Шәһәр мохите», «Демография», «Экология», «Туристлык», «Мәгариф» проектларында да, актив катнаша.

Чимал бәяләре үсү, чит илдә җитештерелә торган продукцияне ничек кайтарту һәм алмаш табу мәсьәләсе төзелеш тармагындагы предприятиеләрдә һәм заказчыларда “шок халәте” тудырып алган.

- Аптырашта калу булды. Чималларны һәм җиһазларны урау юллар аша кайтарту бәяләрнең тагын да артуына этәрәчәк, әлбәттә. Медицина учреждениеләрен ремонтлаганда кислород кудыру, операция бүлекләрендәге һава чистарту технологияләре чит илнеке кулланыла. Мәсәлә, барыбер дә, уңай чишелеш табачак, - диде министр урынбасары Илдус Насыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Быел янә 141 мәгариф бинасы капиталь төзекләндерелә. Муниципаль карамактагы 87 мәктәп “Мәгарифне үстерү” федераль программасы ярдәмендә яңартыла. Мәктәпләрдә азык-төлек блоклары яңадан җиһазландырыла, ашханә заллары тәртипкә китерелә. Республика буенча 11 ресурс үзәге (һөнәр училищесы) ремонтлана, беррәттән 7 тулай торак та колачлана. 

Яшьләр дә игътибар үзәгеннән ычкындырылмый. Үсмерләр клубларын ремонтлау программасы 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла, быелгы исемлеккә 11 үсмерләр клубы кертелгән. Моңа өстәп 8 яшьләр үзәге капиталь ремонтлана.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2014 елда республикада балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау старт алган иде. Быел 6 лагерьда эшләр башкарылачак, төзекләндерүләр вакытында лагерьларга балалар тупланмый, чөнки кызыксынучан балалар төзелеш кранына яки баскычларга үрмәләгәндә егылып имгәнергә мөмкин, - дип искәртте Илдус Насыйров.

Республикада 2015 елдан авыл клубларын капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла.

- Быел 9 клуб яңартыла. Аерым алганда, Алексеевск, Балтач, Лаеш, Менделеевск, Саба һәм Тукай муниципаль районнарындагы мәдәният учреждениеләре төзекләндереләчәк. Кызганыч, кайбер авылларда яңа төзелгән яки капиталь ремонтланган клублар тулы куәтләренә файдаланылмый, ишекләре ял көннәрендә генә ачылса-ачыла, - дип тә әйтеп куйды Илдус Насыйров.

Сәламәтлек саклау учреңдениеләрен төзекләндерү дәвам итә, программа 5 елга исәпләнгән. Төзекләндерү вакытында авыруларны кабул итү һәм дәвалау эше туктатылмаган, биналар өлешләп төзекләндерелгән. Коронавирус пандемиясе сүрелү нәтиҗәсендә, быел медицина учреңдениеләрендә ремонт эшләрен колачлырак итеп алып бару мөмкин булыр дип уйланыла. 

Шулай ук, социаль хезмәт күрсәтү, җирле үзидарәләр, муниципаль архив биналары, авыл хуҗалыгы һәм “Россельхозцентр” учреждениесе биналары, спорт корылмалары да төзекләндерелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading