Шәһри Казан

Чиновник кәнәфие – бик яхшы урын. Читтән караганда...

27 ноябрьдә узачак Татарстан Дәүләт Советы утырышында ришвәтчелек турындагы канунга үзгәрешләр кертү турында сөйләшергә җыеналар.

Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр авыл депутатларына кагыла. Аерым алганда, депутатлар, зур чыгымнар тотмаган очракта, керемнәр турында мәгълүмат бирүдән азат ителергә мөмкиннәр.

– Авыл депутатлары, хезмәт хакы алса да, алмаса да, керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш. Үзгәрешләр кертелә калса, бу эштән алар азат ителәчәк. Икенче үзгәреш керемнәре турында тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат биргән муниципаль вазифа башкаручыларга карата җәзаны йомшартуга кагыла. Элек аларны шунда ук эштән җибәрәләр иде. Әгәр дә ул мәгълүматта тупас хаталар булмаса, кисәтү алачак, ул билгеле бер вазифаларны башкара алмаячак, – дип сөйләде баш киңәшче җирле үзидарә органнарында ришвәтчелек күренешләрен кисәтүгә багышланган матбугат очрашуында.
Статистикага күз салсак, җир белән бәйле мәсьәләләр – ришвәтчелек очракларында иң еш очрый торган өлкә. Кайбер районнарда җир кишәрлекләре канунсыз файдаланыла. Район җирлекләрендә ришвәтчелек буенча эксперт төркемнәр дә эшли икән. Алар ришвәт белән бәйле канун бозу очракларының булу-булмавын тикшерә.

Реклама

Журналистларның: «Ришвәт очрак­лары кайсы районда күбрәк?» – дигән соравына Салават Рәхимов җавап бирергә кыенсынды. Аның критерийлары бик күп, төгәл генә әйтеп булмый, дию белән генә чикләнде.
Очрашуга Тәтеш, Яңа Чишмә һәм Баулы районнары башлыклары да чакырылган иде. Тәтеш районы җитәкчесе Рәмис Сафиуллов та җирләрнең бер кулдан икенчесенә тапшырылып, аларның буш ятуын, эзләнә-тикшеренә торгач, кире кайтара алуларын сөйләде. Монда ришвәтчелек бар дип таптык, шулай ук буш торган ташландык ферма һәм башка милек объектларын да тикшерәбез, бу өлкәдә эш күп, диде ул. Нәтиҗәдә 1935 гектар җир район карамагына күчерелгән. Ул да депутатларның керемнәре һәм чыгымнары турындагы декларация­ләре белән аңлашылмаучанлыклар чыгуын искәртте. Әйтик, бер депутат 20 ел элек алынган көймәсе турында хәбәр итмәгән икән.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да үз районнарындагы бер очракны искә алды.
– Хезмәткәрнең керемнәр турындагы декларациясендә бер банк счеты күрсәтелмәве ачыкланды. Әйе, ул дөрес эшләмәгән. Тик тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бу счет аңа ипотека түләүләрен кертү өчен кирәк икән. Моны инде җитди гаеп­ләү дип әйтеп булмый, – ди ул.
Спикерлар «Халык контроле»­нә мөрәҗәгатьләр килүен, әмма ришвәтчелеккә караганнары аз булуын билгеләп үтте. Рамил Гатиятуллин, социаль челтәрләр безнең эштә яхшы инструмент, бер сигнал булып тора, диде.

Район башлыклары әйтүенчә, халыкка якын булган депутатлар, җирле үзидарә органнарында эшләүчеләр турында нишләптер ришвәтчеләр дигән фикер яшәвен билгеләп үтте. «Без бу сүз белән килешмибез. Чиновник кәнәфие читтән караганда гына бик яхшы урын, чынлык­та кадрлар җитми, беркемнең дә киләсе килми, чөнки таләп бик зур. Аннары халыкның проблемаларын тиз генә һәм уңай якка хәл итеп бетереп булмагач, эштән канәгатьлек алмыйсың», – ди алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: