16+

Чишмә бәйрәмендә Фирдүс Тямаевны биеттеләр

Кармыш авылының тарихы XVI гасырларга барып тоташа. Авыл турында мәгърифәтче Каюм Насыйри да истәлекләрендә язып калдырган.

Чишмә бәйрәмендә Фирдүс Тямаевны биеттеләр

Кармыш авылының тарихы XVI гасырларга барып тоташа. Авыл турында мәгърифәтче Каюм Насыйри да истәлекләрендә язып калдырган.

Элек авыл тагын да зуррак булган дип сөйли кармышлылар. Базарлары гөрләп торган, авылда өч мәчет эшләгән, ат фермаларына кадәр булган. Хәзер дә, шөкер, мәчетләре дә, мәктәпләре дә бар, фермерлар мал асрау белән шөгыльләнә, тырыш кешегә эш җитәрлек. Кармышта 200ләп хуҗалык исәпләнә. Авыл чишмәләргә бик бай. Электән сакланып килгән гореф-гадәтләрне дә сакларга тырышалар. Быел 19нчы тапкыр Чишмә бәйрәмен уздырдылар. Ул Бәйрәш чишмәсе буенда үтте. Шул ук көнне Тәнкә чишмәсен ачу тантанасы да булды.

Бу чишмәнең тарихы авылның барлыкка килүе белән бәйле. Кармышта яшәүче Сания апа белән Фәрит абый Әхмәтҗановлар сөйләвенчә, авыл белән бәйле риваятьләр бар. XVI гасыр­ларда авылга Тәтеш районыннан Кармыш бабай килгән булган. Ул үзенә төпләнү өчен уңышлы урын эзләгән. Бу җирләргә килгәч тә, чишмә буена ятып йоклаган, төшендә бик күп көмеш тәнкә һәм үзен умарта кортлары сырып алганны күреп уянган.Төшен – байлыкка, умартаны нәсел үрчүгә юраган. Шулай авылга нигез салынган. Кармыш бабай гаиләсен дә бирегә алып килгән. Чишмәгә Тәнкә дип исем биргәннәр, ә авыл Кармыш дип атала башлаган. Хәер, авылның тагын бер исеме бар әле – Янгильдино. Рус телендә шулай атала. Монысы Кармыш бабайның оныгы исеме белән бәйле икән. Бабай улын өйләндергәч, алар балаларына Җанкилде дип исем кушканнар. Шул исем халык телендә Янгильдинога әйләнгән.

Сания апа белән Фәрит абый инде 45 ел тигез тату гомер кичерәләр. Фәрит абыйның сеңлесе улы Рөстәм Сәләхетдинов чишмәне төзекләндерүгә зур өлеш керткән эшмәкәрләрнең берсе. Госман Низаметдинов та һәрчак туган авылын кайгыртып тора. Авылдашларына ел саен бәйрәм оештыра. Бу юлы ул чишмә бәйрәменә популяр җырчылар Фирдүс Тямаев белән Вадим Захаровны чакырган иде. Рәхәтләнде халык концерт карап, биеделәр дә, кушылып җырладылар да. Кармышта яшәүче Альберт абый Сабитов Фирдүснең үзен дә биетте әле. «Авылны яратмасаң булмый, бары авылның урамнарын, кешеләрен яраткан очракта гына аны үстерергә, торгызырга була, бу эштә берләшеп эшләү мөһим»,– ди Госман Низаметдинов. Бу рәвешле җан атып торган уллары-кызлары булганда, авыллар яшәр әле, иншалла.

Чувашия, Кармыш

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading