16+

Чит илгә чыгуны һәркем үзе хәл итә

Россия кайбер чит илләр белән авиаэлемтәләрен яңарта. Моңа шатланучылар да, чир эзләп йөрерләр инде хәзер диючеләр дә бар.

Чит илгә чыгуны һәркем үзе хәл итә

Россия кайбер чит илләр белән авиаэлемтәләрен яңарта. Моңа шатланучылар да, чир эзләп йөрерләр инде хәзер диючеләр дә бар.

Әмма чикләр ачылу – иртәгә чемоданыңны тотып, чит илгә ял итәргә җиңел генә чыгып китәм дигән сүз түгел әле ул. Өстәвенә, әле чикләр төгәл ачылачак дигән фәрман да юк. «Мөмкин» генә диләр һәм самолетлар очарга ихтимал булган илләр исемлеген генә төзиләр.

Интернет мәгълүмат чаралары күрсәткәнчә, халык күбрәк Төркия, Испания, Италия, Үзбәкстан, АКШ, Греция, Черногория, Таиланд, Кыргызстан һәм Франциягә билетлар эзли икән. Һәм хәтта билетларны броньлаучылар да бар. Авиабилетлар эзләү белән шөгыльләнә торган системаның PR-директоры Яниc Дзенис билгеләп үткәнчә, мондыйлар әле бик аз.

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, 100 мең кешегә 40 авыру очрагы туры килгән илләргә генә юллар ачылачак. Дөньяда коронавирусның икенче дулкыны хакында имеш-мимешләр йөри башлавын исәпкә алып, мондый илләр күп булмавын чамалыйсыздыр. Шулай да, Җир шарының сигез иле инде Россия халкын каршы алырга әзер. Россия туроператорлар ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе сүзләренчә, Төркия, Куба, Доминикан республикасы, Мексика, Мальдив утраулары, Хорватия, Мисыр, Гарәп Әмирлекләре инде бүгеннән үк безнең илдән килүчеләрне кулга күтәреп йөртергә генә тора. Шулай ук Испания һәм Абхазия дә бу көннәрдә чикләрен туристлар өчен ачарга әзерләнә дигән сүзләр булды.

Санап үтелгән илләрнең күбесенә барырга теләгән очракта, коронавирус юклыгын раслаучы тест бирү таләп ителә. Майя Ломидзе, чикләрнең ачылуы әле без анда бара алабыз дигән сүз түгел, дип тә «сөендерде». Димәк, юлламалар, чит илгә билетлар алырга ашыгу кирәкмидер. Кышын язга дип юллама алган 1,5 миллион кеше хәлендә
калып, акчагызны җилгә очырасыгыз килмәсә, әлбәттә.

Тик безнең халыкны ул гына куркытамы соң? Үзебездән чыгармасалар, Минск аша булса да читкә омтыла алар. Соңгы атнада Минскидан Төркиягә юллама эзләү 2,5 тапкырга арткан. Төркия ачыла икән дигән хәбәрне
ишеткәч тә, халык шуннан юллама ала башлаган. Туристлар белән шыплап тулган Кырым, Анапа, Сочи курортларына ихтыяҗ бер атна эчендә 10 процентка кимегән. Тагын бер нәрсәне онытмау зарур: чит илгә чик ачылса да, туристлар өчен түгел, ә укырга, авыру туганын карарга баручыларга, шул ил гражданлыгы булганнарга яисә ул илнең паспортына ия булучыларга, дәваланырга йөрүчеләргә генә андый мөмкинлек каралган.

Татарстанлылар Россия чикләрен ачуга ничек карый?

Юлламалар алучылар бармы, шул хакта сораштык.
Журналист Чулпан ШАКИРОВА Парижга юллама откан булган һәм чикләр ябылу сәбәпле, бу сәяхәтен кичектерергә мәҗбүр.
– Дәүләт чикләрне ача икән, бу – уйланылган адымдыр дип ышанам. Гомер буе чикләрне ябып тотып булмаячак инде. Грипп кебек яңа вирус барлыкка килде, ул бетмәячәк. Гриппның да яңа штаммнары яңалык булып
табылып торды бит. Парижга безнең билетлар 9 октябрьгә алынган. Әле вакыт бар, күз күрер, алдан фаразларга яратмыйм, – ди Чулпан.

Сәяхәтче Азиза РАКИТСКАЯ исә чикләр ачылуны гына түгел, ә дөньялар тынычлануны да көтә.
– Без елына якынча биш тапкыр сәяхәткә чыгып китә идек. Күп очракта озаклап, өч-дүртай җылы якта яшәп кайтабыз.
Чикләрне япкач борчылган идем. Әмма вакытында Мәскәүгә кайтып өлгердек, чөнки берничә көннән чикләрне ябып та куйдылар. Ноябрьдән башлап дүрт илдә яшәп алдык. Әлегә сәяхәтләр планлаштырмыйм. Әмма чикләр ачылып, вазгыять тотрыклангач, Төркиянең Эгей диңгезе ярында буласы килә. Сәяхәт итү куркыныч, түгел, иң мөһиме – саклык чараларын үтәү кирәк. Инде хәзер үк күбесе Россия буйлап сәяхәт итә. Нәкъ менә диңгезгә барырга димәгән бит. Кеше күп булган пляжларга гына түгел, ә Калининград, Кавказ кебек кызыклы җирләргә барырга була, – ди Азиза.

Журналист Айгөл ЗАКИРОВА Төркиягә һава юллары ачылуын дүрт күз белән көтә, чөнки ул анда табибка йөри икән.
– Төркиягә ортодонтка йөрим. Казандагы, Россиядәге ортодонтларның эш сыйфатыннан канәгать булмыйча, медицина ярдәмен Трөркиядән эзләргә карар кылган идем. Соңгы тапкыр февральдә булдым, киләсе баруым март аенда булырга тиеш иде, ләкин чикләр ябылды. Аларның ачылу-ачылмау мәсьәләсен бик күптәннән күзәтеп барам, чөнки ярты ел чамасы инде табибта булганым юк. Августта Прага белән Төркиягә очышлар башлана дигән хәбәр чыгуга ук, 2 августка билет алган идем. Әмма бер атнадан, «билет отменен», дигән хәбәр килде. Бик борчылдым инде. Билетлар әлеге ширкәтнең Казанга өч тапкыр гына очышлар ясавы сәбәпле кире кайтарылуы билгеле булды. Төрле хәбәрләр укыдым. Экспертлар, чикләр – сентябрьдә, икенче бер сайтка язучылар, октябрьдә генә ачыла, ди. Кемдер, Сочи белән Кырым курорт сезонында акча эшләп калмыйча чикләр ачылмаячак, дип фаразлый.
Рейсның күчерелүенең соңрак сәбәбе билгеле булды һәм билетларны 3 августка алдым. Хәзер аларның бәясе 15-16 мең сум тирәсе. Әмма төгәл ачыклык кергән очракта, билет бәяләре, әлбәттә, артачак. Очасы килгән кеше барыбер оча инде, самолетлар буш булыр дип уйламыйм, – дип фаразлый Айгөл.

...Очу-очмау, чит илгә чыгуны һәркем үзе хәл итә, әлбәттә. Тик бер ел Төркия диңгезендә коенмаганнан Җир әйләнүдән туктамаячак. Ә авырып, дөнья белән хушлашу бик ихтимал.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading