Соңгы араларда башкалабызның театрлар казаны ташый-ташый кайный. Тинчурин театры баш режиссерсыз калды. Әле ике елсыз куймаячаклар да, ди.
Аңарчы Нурбәк Батулланың Дәрдмәнд шигырьләренә нигезләнеп эшләнгән канлы биюе төрле фикерләр, бәхәсләр тудырды. Мондый кайнауны тиздән театрлар сезоннарын ачып җибәрә һәм тамашачы өчен көрәш башлана, дип аңларга кирәктер.
Моннан нәкъ бер ел элек яңа директор Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендә яңалыкка йөз тотып эшли башлаган Кариев исемендәге театр да 32нче сезонын башлап җибәрергә әзер. Матбугат конференциясендә бу хакта журналистларга Гүзәл Сәгыйтова, театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин һәм яшь актер Илназ Хәбибуллин сөйләде. Алар яңа сезонда тамашачыны нинди яңалыклар көтүен тәфсилләделәр.
Камал театры һәрвакыт үз сезонын «Зәңгәр шәл» белән ачкан кебек, Кариев театры да өлкән агаеннан калышмыйча, Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» спектакле белән башлап җибәрергә, аны визит карточкасы итәргә уйлый. Һәрхәлдә, быел 3 октябрьдә сезон шулай ачылачак. Яңа сезонда шактый гына премьералар каралган. 10-11 октябрьдә француз язучысының «Умник» повесте буенча «Йомрыбаш» спектаклен карарга чакыра. Инсценировка авторы һәм режиссеры Мәскәүдән – Россиянең атказанган артисты Екатерина Корабельник. Әлеге спектакль башкаларга охшамаган үзенчәлекле баланың тормышны кабул итүе турында. Жанры яшьләр комедиясе дип аталса да, көлдереп кенә калмый, уйланырга да этәрә торган әсәр.
Октябрь азагында яшь тамашачылар «Сәлам, Актәпи!» премьерасы белән таныша алачаклар. Ул да – тәрҗемә әсәре. Ноябрьдә театр тагын бер тәрҗемә әсәрен нәни тамашачылар хөкеменә тәкъдим итәргә җыена. Ренат Әюпов куйган «Питер Пэн» спектакленең төп герое балаларның якын дусты булыр дип ышаналар. Шул максат белән борынгы Англиядә яшәгән герой бүгенге заман яссылыгында җанландырыла.
Нигә тәрҗемә әсәрләре генә куясыз? Миллилекне бетерәсез бит, дип тәнкыйтьлиләр икән үзләрен. Ләкин бу ничарадан – бичара дигәндәй эшләнелә. Драматургларыбыз балалар, үсмерләр өчен әсәр язарга бик атлыгып тормыйлар. Һәрхәлдә, балалар һәм үсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсына 80гә якын пьеса килгән булса да, араларында бүген тотып балаларга тәкъдим итә торган татар телендәге әсәрләр юк, ди. Аның каравы читләр – Германия, Румыния, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Махачкала, Рязань, Киров, Тольятти, Екатеринбург, Сочи, Калуга, Саратов, Новосибирск, Донецк, Минск, Самара, Уфа авторлары бик актив, ди. Әлеге конкурска әсәрләр кабул итү 1 октябрьгә кадәр барачак. Хәтта Гүзәл ханым: «Һәр журналист – оялчан драматург ул», – дип, журналистларны да конкурста катнашырга чакырды.
Театрларның гастрольләр белән генә тулы канлы яшәгәнен белгәнгә күрә, кариевлылар да Чаллыга сәфәргә җыена. Анда алар Кутуй әсәренә нигезләнгән «Тапшырыл...ган хатлар», «Ләйлә вә Мәҗнүн» мелодрамасын һәм «Суперкияү» комедиясен тамашачы хөкеменә тәкъдим итәчәк. Тукай районының кайбер авыл мәдәният йортлары сәхнәсендә «Кәҗүл читек»не дә уйнаячаклар.
Кариевлылар иҗади сәфәрдә йөргәндә, аларның сәхнәсендә кунаклар – Башкорт яшьләр театры чыгыш ясаячак.
32нче сезон кариевлылар өчен юбилейларга да бай. Кайбер артистлар үзләренең түгәрәк гомер бәйрәмнәрен тамашачы белән бергәләп үткәрергә җыена. Шулай ук элекке елларда зур уңыш белән барган спектальләргә яңа сулыш өстәп, яңа киемгә төреп, тамашачыга җиткерү дә планлаштырыла. «Умырзая», «Сак-Сок, «Король Лир» бүгенге көндә шундый яңартылу көтә.
Билгеле инде, конференциядә Нурбәк Батулланың театрдан китүе турында да сорау булды. «Китүен төгәл белмим. Ул Минзәләдә спектакль чыгара. «Әлиф» белән шактый гастрольләргә йөргәндә, системалылыгы бераз аксады. Ләкин без аның театрыбызга керткән өлешен беләбез. Ә без үзебезгә татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән хореограф алдык. Милли биюләребезне сәхнәгә кайтарыр өчен. Бу мәсьәләдә алтын урталыкны сайларга тырышам», – диде театр йөген бер ел буе үргә таба тартып баручы яшь җитәкче.
Кариевлылар татар милли сәнгатен төрле яклап үстерергә җыеналар. «Безнең җыр» конкурсының максаты – иҗат кешеләренә бер-берсен табып бирергә булышу. Өч иҗатчы: шагыйрь, композитор һәм җырчының уртак максатлары белән генә яхшы җыр туа. Барысы да энҗе кебек ялтырап тормыйдыр анысы. Ләкин Гүзәл ханым нинди генә булса да, «Бу безнеке – үзебезнеке!» дип горурлануын яшермәде. Бүгенгә 19 җыр әзер икән инде.
«Мең тапкыр сөйләгәнне ишеткәнче, бер күрүең артык», ди безнең халык. Театр турында да үзең барып тамашаларын күргәннән соң гына тулы фикер йөртеп була. Бик тиздән сезон ачыла – «Кәҗүл читек»нең аягы җиңел булып, тамашачылары күп булсын дип кенә телик үзләренә.
Комментарийлар