16+

“Читтән кайтартканнар арасында әйбәт корбанлык сарыклар күргәнем юк әле”

Корбан бәйрәменә ике айлап вакыт калса да, белгечләр корбанлык хайван сатканда яки аны сатып алганда игътибарлы булырга чакыра. Күп кенә намуссыз алыпсатарлар, корбанлыкны сатып алганда сатулашу хупланмавыннан файдаланып, дини таләпләргә туры килмәгән сарыклар сата икән.

“Читтән кайтартканнар арасында әйбәт корбанлык сарыклар күргәнем юк әле”

Корбан бәйрәменә ике айлап вакыт калса да, белгечләр корбанлык хайван сатканда яки аны сатып алганда игътибарлы булырга чакыра. Күп кенә намуссыз алыпсатарлар, корбанлыкны сатып алганда сатулашу хупланмавыннан файдаланып, дини таләпләргә туры килмәгән сарыклар сата икән.

Алар йә яше җитмәгән мал, яки мөгезе булмаган һәм башка кимчелекле сарыкларны да корбанлык итеп сатарга читенсенмиләр, дип сөйләде журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. 

Ул шулай ук күпләп сарык асрау белән шөгыльләнә торган төбәкләрдә йогышлы авырулар таралуын да искәртте. Россиянең 33 төбәгендә: Амур, Әстерхан, Волгоград, Курган, Новосибирск, Омск, Оренбург, Ростов, Самара, Саратов, Сахалин, Төмән, Чиләбе, Еврей автоном өлкәсе, Алтай, Байкал аръягы, Краснодар, Приморье, Ставрополь, Хабаровск крайлары, Адыгей, Алтай, Бурятия, Дагыстан, Ингушетия, Кабардино-Балкар, Калмыкия, Карачай-Черкес, Төньяк Осетия – Алания, Кырым, Тыва, Чечня Республикасы һәм Севастополь шәһәрләрендә тилчә (ящур) авыруы таралган. Бруцеллез дигән йогышлы авырудан имин булмаган төбәкләр дә өч дистәдән артык. Әлеге исемлеккә күрше Башкортстан да кергән. 
– Әлеге төбәкләрдән корбанлык сарык алып керү тыела. Безнең республикада терлекләр арасында мондый чирләр күзәтелми һәм аларны читтән кертмәс өчен бөтен көчебезне куябыз. Корбан гаетенә әзерлек хәзердән үк башланды, чөнки малларны алдан ук алып кайта башлыйлар. Әмма мин гаеттә үзебезнең җирлектә асралган сарыкларны чалдыру ягында. Бүгенге көндә республикада 300 меңнән артык сарык исәпләнә, бу – бик зур сан. Узган ел 15 мең сарык чалынган дип алсак кына да, корбанлыкны читтән алып кайтырга ихтыяҗ юк дигән сүз. Башка төбәкләрдән сарык кертү элек тә бар иде. Тик ул вакытта зур булып үсә торган итле токымны кертәләр иде. Бу тармакта күпме эшлим инде, читтән кайтартканнар арасында әйбәт сарыклар күргәнем юк әле. Шулай ук алда әйтеп үткән авыруларның таралу куркынычы да булмас иде, без ул чирләрдән имин төбәк саналабыз. Тилчә һәм бруцеллез кебек авыруларның кешеләр өчен куркыныч булуын да искәртәсем килә, – диде Габделхак Мотыйгуллин Корбан бәйрәмендә санитар иминлекне тәэмин итүгә багышланган матбугат очрашуында. 

Корбан чалу мәйданчыкларына куелган таләпләр белән дә таныштырып үтте. Аның сүзләренчә, чалу мәйданчыклары каты өслекле булырга тиеш. Җиһазландырылган урыннарда биологик калдыкларны, кан һәм органик калдыкларны җыю өчен контейнерлар куела. Шулай ук сугым урыннарында дезинфекция чаралары запасы булуны да күздә тотарга кирәк.

Бөтен мәйданчыкларда да ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк.  

2020 елда Корбан гаетендә 15 051 сарык чалынган, шуларның 4 681е Казанда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading