16+

«Чулпан» татар милли бизәкләренә төренәчәк

Татарстанда быел 343 миллион сумга 42 мәдәният бинасы капиталь төзекләндереләчәк, 12 учреждениедә эшләр инде тәмамланган. Казандагы мәдәният йортлары да яңартуга мохтаҗ.

«Чулпан» татар милли бизәкләренә төренәчәк

Татарстанда быел 343 миллион сумга 42 мәдәният бинасы капиталь төзекләндереләчәк, 12 учреждениедә эшләр инде тәмамланган. Казандагы мәдәният йортлары да яңартуга мохтаҗ.

– Президент программасы ярдәмендә шәһәр мәдәният үзәкләрен реконструкцияләүнең икенче этабын башлыйбыз, – дип сөендерде мэр Илсур Метшин «Чулпан» мәдәният үзәген төзекләндерү эшләре белән танышканда.

«Чулпан» 1992 елда Идел буе районында (Җиңү проспекты, 48а) кинотеатр сыйфатында төзелгән булган, өч елдан соң мәдәният үзәге итеп үзгәртелгән. Бина «Казан» бию ансамбленең репетиция базасы да булып тора.

– Биредә иҗат кичәләре, концертлар, балалар бәйрәмнәре, район чаралары үткәрелә иде, – дип юксына «Казан» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.

Бинага 2005 елда янкорма төзелә башлаган, ләкин финанс кытлыгы сәбәпле, эш тәмамланмаган булган. «Чулпан» мәдәният үзәгенә янә бәхет елмайды. Илсур Метшин: «Идел буе районындагы 300 меңгә якын кеше өчен тагын бер яңартылган мәдәният үзәге барлыкка киләчәк», – диде. «Чулпан» мәдәният үзәген төзекләндергәндә эчке интерьерны эшләүдә өстәмә вариантлар кулланырга, ә фасадны татар милли орнаментлары белән бизәргә чакырды шәһәр башлыгы.

Мэр республика бюджеты ярдәмендә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы һәм «Московский» мәдәният-спорт үзәге төзекләндерелгәнлеген әйтте. Авиатөзелеш районында 1961 елда файдалануга тапшырылган Ленин исемендәге мәдәният сараена бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән булган. Бина икенче сулыш алды. Мәскәү районындагы Урицкий исемендәге мәдәният йорты комплекслы төзекләндерелде, хәзер ул «Московский» исемен йөртә.

«Сәйдәш» мәдәният сараена, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараена да комплекслы ремонт үткәреләчәк. Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае Дәрвишләр бистәсе халкына гына түгел, Киндери, Әки, Сосновка, Нагорный һәм якын-тирәдәге башка авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Константиновка бистәсендә дә мәдәният йорты төзү башланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading