Шәһри Казан

Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафат

Бүгенге иртә кайгылы хәбәрдән башланды. Якын дустыбыз, барлык татарларга яхшы таныш, халкыбызның затлы, зыялы улы, Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафат.

Реклама

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Инстаграмында әнә шундый күңелсез хәбәр җиткерде.
"Чын мәгьнәсендә олы йөрәкле, кече күңелле, ышанычлы, ярдәмчел дус иде Фәрит. Озак еллар аралашып, кулга-кул тотышып эшләдек. Гаиләсенә, авылдашларына, Чувашия татарларына зур терәк, зур таяныч иде. Ул милли лидер идеАның турыда иде дип язуы бик авыр. Куллар калтырый. Урының оҗмахта булсын дустым🙏🙏🙏
Әнисенә, хатыны Вагизәгә, кызлары Рәзинә белән Динәгә, улы Фәнилгә, кияү, килен, оныклары,туганнары, дусларына сабырлык телим🤲🏻 Бик зур югалту!!!!!!!", дип яза Гөлназ Шәйхи.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 7 июль 2020 - 14:13
    Без имени
    Урыны ожмахта булсын ходаем!
  • 7 июль 2020 - 08:24
    Без имени
    Урыны жэннэттэ булсын!