16+

Чувашиядә дә «Шәһри Казан»ны укыйлар: язылырга ашыгыгыз!

«Шәһри Казан» газетасын Чувашия­дә дә яратып укыйлар. Газетаның даими укучылары Насыйбуллиннар гаиләсе Канаш авылында яши.

Чувашиядә дә «Шәһри Казан»ны укыйлар: язылырга ашыгыгыз!

«Шәһри Казан» газетасын Чувашия­дә дә яратып укыйлар. Газетаның даими укучылары Насыйбуллиннар гаиләсе Канаш авылында яши.

Рәшит абый белән Мәдинә апаның парлап гомер итә башлаганнарына ярты гасырдан артык. Алар гомере буе күршеләренә, туганнарына үрнәк булып торалар. Икесе дә хезмәт ветераннары. Сабыр, акыллы, тырыш бу гаилә һәр эшне киңәшләшеп эшли. Рәшит абый ун балалы гаиләдә иң төпчеге. Тумышы белән ул Козловка районы Әлмән авылыннан. Төп нигезне бүген дә карап торалар. Әти-әнисе рухына дога кылырга да онытмый Рәшит абый. Гомере буе Казанда Горький тимер юлында проводник булып эшләгән. Аларга килен булып төшкән Мәдинә апа озак еллар шәфкать туташы вазифасын башкарды. Аны булдыклылыгы, тырыш булуы аркасында бар авыл халкы яратты.

Насыйбуллиннар ике ул – Равил белән Рафисны тәрбияләп үстергәннәр. Балаларына югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Хәзер алар икесе дә үз гаиләләре белән төпләнеп яши. Равил – медицина институтын тәмамлап, Канашта баш травматолог, хирург. Өч бала әтисе. Рафис Казан ветеринария институтын тәмамлаган, алар да өч бала тәрбиялиләр.

Әле күптән түгел генә Рәшит абый бе­лән Мәдинә апаны Төрләмә станциясендә ­поезд көткәндә очраттым. Алар Канашка барырга ­поезд көтә, миңа Казанга китәргә кирәк. Кулларында – «Шәһри Казан» газетасы. Яратып укыйлар икән, юлда барганда да үзләреннән калдырмыйлар. «Иң кадерлесе – сәламәтлек һәм вакыт», – диләр алар.

Поезд көткән арада, Рәшит абый: «Мәктәп укучысы идем ул чакта. Әти Казаннан кайтырга тиеш иде. Арба тартып, аның каршысына мендем. Әтине арбага утыртып кайтып килгәндә, каршыбызга ап-ак сакаллы матур гына бер карт килеп чыкты. «Бу кемең синең?» – ди, әтигә ишарәләп. «Әти», – дим. «Бала, кыямәт көнеңә кадәр тормышың уңышлы, бәхетле булыр», – диде дә юкка чыкты», – дип, кызык­лы хәлләр дә сөйләп алды әле. Зәңгәр күзле, ягымлы тавышлы Рәшит абыйны гел тыңлыйсы гына килеп тора. Ул бик күркәм холыклы. Хатыны да сабыр, акыллы. Алар кебек үрнәк гаиләләр күбрәк булсын иде арабызда.

Равилә Мөбарәкшина, Чувашия.

Дуслар, исегезгә төшерәбез: иртәгә язылуның соңгы көне. Бүгенге эшегезне аннарыга калдырмый гына язылырга ашыксагыз иде.

2019 елның икенче ярты еллыгы өчен «Шәһри Казан» газетасына язылу бәяләре:

П2430 – һәр атнаның чәршәмбесендә чыга, 6 айга язылу бәясе – 492 сум.

П2395 – атнага өч тапкыр чыга, 6 айга язылу бәясе – 999 сум.?
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X