16+

Чәй урынына йөзем эчәбез

Йөзем күмәче дигәч тә күз алдыма виноградны киптереп ясалган йөзем кушып пешерелгән ипи килде. Ипи ничек файдалы булсын инде, дип уйлыйм үземчә. Диетологлар ипине күп ашарга ярамый, ди бит.

Чәй урынына йөзем эчәбез

Йөзем күмәче дигәч тә күз алдыма виноградны киптереп ясалган йөзем кушып пешерелгән ипи килде. Ипи ничек файдалы булсын инде, дип уйлыйм үземчә. Диетологлар ипине күп ашарга ярамый, ди бит.

Баксаң, Кайбычның Борындык авылында гөлҗимешне йөзем дип йөртәләр икән!

Гөлҗимеш-йөземне Фаил абый Хөснетдинов тау битенә барып җыя. Калган үләннәрне, җимешләрне үз бакчаларында үстерә. Кимендә 16 төрле үлән, җимеш киптерә Хөснетдиновлар. Гөлҗимештән тыш, дүләнә, кара миләш, кура җиләге, кызыл миләш, груша, сары слива, кара һәм кызыл карлыган, чия, алмагач, сырганак, балан, виноград, крыжовник, мәтрүшкәләр... Бакчаларында да ни генә юк!

– Кызыл миләш тә, кара миләш тә кан басымын нормада тотарга ярдәм итә. Кан басымы белән интегүчеләргә кызыл миләшкә шикәр комы, су салып, берничә көн тотып эчү файдалы. Көнгә бер стакан эчәргә кирәк. Ул бераз әчи башлый. Әмма организмны бик әйбәт чистарта, витаминнарга баета, – ди Фаил абый.

Гөлҗимешне август урталарында җыярга киңәш итә ул. Сәбәбе – тауда тизрәк өлгерә. Тау итәгендә, Борындык авылыннан ерак түгел урнашкан ерганакларда исә сентябрь башларында, бәрәңгеләр алгач өлгерә икән. Алары эрерәк, тәмле, баллы була, ди үләннәр җыю белән шөгыльләнгән авыл агае.

Мәтрүшкәне дә Фаил абый урман тирәсеннән җыя. Мәтрүшкә җыю буенча киңәшләрен дә бирде.

- Сары мәтрүшкәне, зәңгәренә караганда, иртәрәк җыярга кирәк. Җир җиләге өлгергәндә, мәтрүшкә чәчәк ата башлый. Әмма бу мәтрүшкә өлгергән дигән сүз түгел әле. Аның исе дә башка. Чәчәге орлыклана башлагач, чәчәк таҗлары көя төшкәч, инде җыярга була.

“Йөзем күмәче”нә килгәндә, гөлҗимештән башка аңарга башка төрле әйберләр дә кушарга мөмкин. Мисал өчен, кара миләш.

- Мондый күмәч кан басымыннан бик яхшы ярдәм итә. Гөлҗимешкә мәтрүшкә, карлыган яфраклары, кара миләш кушып, изәм дә, “прачкада” пешерәм. Аннан аны күмәч итеп куям да, мичтә киптерәм. Аны чәй эчкәндә генә сындырып салып эчәбез. Гөлҗимешне икешәр чиләк җыя идек. Әмма ул ел саен булмый, – ди Фаил абыйның хатыны Фәридә апа.

Хәзер бит авылларда мичле йортларны очратуы да авыр. Ә Хөснетдиновлар камыр ризыкларын шуңарда гына пешерә икән. Яратмыйм мин духовканы, ди хуҗабикә. Өстәвенә, үләннәрне киптергәндә дә мич кирәк.

– Үләннәрне җыйгач, сарайда ышык урында киптерәм. Тик ул анда “шытырдап” кипми. Аннан соң аларны турап, мич башында киптерәм. Бүген матур савытлы, ялтыравыклы язулы чәй аласың, ә эчәрлек түгел. Без гомер буе йөзем белән яшәдек. Ул чагында чәй юк иде. Капчык-капчык киптереп, элеп куя идек тә, шуны эчә идек. Урманда вак алма – кытай алмасы диләр, чәйгә шуны куша идек. Ул бик әче, бакчаныкы кебек түгел. Әмма чәйгә нәкъ тә шундыйны кушарга. Чөнки витаминнары күп, – дип киңәш бирде Фаил абый.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading