16+

Чыда гына башкаем: Татарстанда атна эчендә һава темпертурасы кискен "сикерәчәк"

Бүген Татарстанда ике градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Болытлы һава,  җепшек кар явуы көтелә, юлларда бозлавык булуы фаразлана. Иртәгә, 18 декабрьдә,  шулай ук җепшек кар явуы көтелә, урыны белән бозлавык һәм томан булачак. Төнлә 0-5 градус салкын, көндез 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.

Пәнҗешәмбе көнне көньяк-көнбатыштан көчле көчле җил исәчәк, җепшек кар явуы көтелә, төнлә урыны белән буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Көндез +4 градус җылы булачак.

20 декабрьдән суыта башлаячак. Көн дәвамында 3-8 градус салкын булачак. Секундына 17-22 метр тизлектәге җил һәм буран булуы көтелә.

Ял көннәрендә көндез -11, төнлә -13 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән - 18 градуска кадәр җитүе мөмкин.

Дамир Бәдриев фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading