16+

Чын татарча милли фестиваль: быелгы «Печән базары» нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

Узган якшәмбедә «Черек күл» паркында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узды. Биредә, һәр елдагыча, татарча мохит хөкем сөрә иде. Һәр тарафтан татарча сөйләм ишетелеп торды.

Чын татарча милли фестиваль: быелгы «Печән базары» нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

Узган якшәмбедә «Черек күл» паркында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узды. Биредә, һәр елдагыча, татарча мохит хөкем сөрә иде. Һәр тарафтан татарча сөйләм ишетелеп торды.

«Печән базары» фестивале сәгать көндезге 11.00дә башланып, кичке 22.00гә кадәр дәвам итте. Быел фестивальдә 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет; татарлар, мәдәният һәм Казан тарихы турында лекторийлар, Казан ханлыгы археологиясе турында экскурсияләр үткәрелде. Кафе һәм рестораннар тәкъдим иткән мастер-класслар, фин, Америка, Себер, Әстерхан татарларының милли ризыклары; балалар мәйданчыгы, «Бию for you» мастер-класслары, акустик татар музыкасы, заманча рәссамнарның инсталляциясе тәкъдим ителде.

Лекторий үткәрелә торган махсус урында хореограф Нигина Низамиева һәр 15 минут саен татар, Кырым, Әстерхан һәм Себер татарлары биюләре буенча «Бию for you» мастер-классларын уздырды. Теләгән һәр кеше, хореографка кушылып, бию серләренә төшенде дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Фаяз Хуҗин «Казан ханлыгы археологиясе», Әскар Гатин «Татарстанга – 100 ел» экскурсияләрен оештырды. Кечкенә балалары белән килгән кешеләр өчен махсус сабыйлар мәйданчыгы эшләде. Моннан тыш, «Сабыйлар» үзәге, «Остабикә» иҗат студиясе, «Юлбасма» нәшрияты тәкъдим ителде.

Ә Tatar style мәйданчыгында Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Гөлназ Сәфәровадан уңыш тарихы лекциясе, Мира Рәхмәттән милли акцентлы стиль турында лекцияләр оештырылган иде. Лекторий дәвамында визажистлар, кызларны бизәндереп, киңәшләрен бирде. Фестивальнең төп яңалыгы – «Куркыныч хикәяләр» мәйданчыгы, аны Илдар Шәфыйков алып барды.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading