16+

Чыршы, чыршы без сине... көтмәдек бит әлегә!

Урамда октябрь, ә башкаланың сәүдә үзәкләрендә инде чыршылар, Яңа ел уенчыклары, мишуралар сатуга чыга башлады. Гадәттә, ноябрь уртасы, декабрь башларында гына Яңа ел исе чыга иде. Коронавирус хикмәтеме әллә бу? Быел Яңа ел бәйрәмнәре уздырылырмы, бер Аллаһ белсен.

Чыршы, чыршы без сине... көтмәдек бит әлегә!

Урамда октябрь, ә башкаланың сәүдә үзәкләрендә инде чыршылар, Яңа ел уенчыклары, мишуралар сатуга чыга башлады. Гадәттә, ноябрь уртасы, декабрь башларында гына Яңа ел исе чыга иде. Коронавирус хикмәтеме әллә бу? Быел Яңа ел бәйрәмнәре уздырылырмы, бер Аллаһ белсен.

Тик халыкның моңа исе китми бугай. Махсус күзәттем, селфи ясаучыларны, Яңа ел килүгә ихлас шатланган сабыйларны исәпкә алмаганда, чыршы янына килеп караучы да юк. Әллә иртәрәк булганга, әллә инде быел чыршы кайгысы түгел кешедә... Ни өчен Яңа елга иртәрәк әзерләнә башладылар икән дигән сорауга берәүләр: “Пандемия аркасында кибетләр ябыла дип куркалардыр”, – дисә, икенче берәүләр: “Ник ике ай алдан яңа ел мохитен тудырырга, вакыты килеп җиткәч, бәйрәмнең кызыгы да калмый бит”, – дип зарланды. Кайберәүләр яшел кунакларга бөтенләй битараф иде.

Сатучылар үзләре дә моның сәбәбен төгәл генә аңлатып бирә алмады. Күбесе җилкә генә сикертте. Бер консультант алай да серне ачты. Баксаң, бу маркетинг алымы икән. Кибетләр шул рәвешле кешенең хис-кичерешләре белән уйный, махсус ясалма ажиотаж тудыра. “Кибеткә кергәч, кешенең баш мие чыршылар, төрле төстәге чыршы утлары, уенчыклар күреп Яңа ел килеп җитә икән бит инде, тизрәк әзерләнергә, кирәкле әйберләрне алып куярга кирәк дип уйлый башлый. Бала белән килүчеләр бигрәк тә чыршы тирәсеннән тиз генә узып китә алмый”, – диде сәүдә үзәкләренең берсендә консультант Валентин. 

Быел Яңа ел бәйрәмнәре уздырылырмы, бер Аллаһ белсен. Барысы да илдәге эпидемиологик вазгыятькә бәйле хәл ителәчәк. Халыкның күбесе исә бу елның хәере белән тизрәк узуын тели. Шактый кешегә кайгы-хәсрәт китерде, күпме гомерне алып китте шул 2020 ел. Октябрьдә сатуга чыккан чыршылар да коронавируссыз Яңа елны көтәләр сыман. Имин, тыныч, бәхетле булсын иде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading