16+

Чыршы уенчыгы ясау ЫСУЛЫ

Гади картон, шпагат яки тыгыз җеп, җилем, буяу һәм пумала, салфетка яки тукыма, сәйлән (бисер) яки энҗе бөртекләре кирәк була.

Гади картон, шпагат яки тыгыз җеп, җилем, буяу һәм пумала, салфетка яки тукыма, сәйлән (бисер) яки энҗе бөртекләре кирәк була.

Картоннан ике данә чыршы формасы кисәбез дә аларны бер-берсенә ябыштырабыз. Чыршыга эләр өчен элмәк калдырып, эченә җеп куеп калдырабыз. Җепнең икенче башын чыршыга төрле юнәлештә урап чыгабыз. Шул рәвешле аңарда үзенә күрә бер бизәк тә барлыкка килә. Аннары чыршыга салфетка ябыштырабыз. Салфетканы ерткалап та ябыштыра аласыз. Чыршыбыз кипкәч, аны яшел төскә буйыйбыз. Ул кипкәч, өстеннән ак төстәге буяу белән йөртеп чыгабыз. Теләгән кеше бисерлар да ябыштыра ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X