16+

Дача җирлегендә коттедж төзергә рөхсәт бирелмәячәк

Шәһәр янындагы бакчачылык ширкатьләрендә кайбер кешеләр ел әйләнәсе яшәргә яраклы йортлар, хәтта ки, коттеджлар төзеп куйдылар. Киләчәктә ягъни 2019 елның 1 мартыннан мондый эшләргә рөхсәт бетерелә.

Дача җирлегендә коттедж төзергә рөхсәт бирелмәячәк

Шәһәр янындагы бакчачылык ширкатьләрендә кайбер кешеләр ел әйләнәсе яшәргә яраклы йортлар, хәтта ки, коттеджлар төзеп куйдылар. Киләчәктә ягъни 2019 елның 1 мартыннан мондый эшләргә рөхсәт бетерелә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 28 сентябрьдә узган матбугат конференциясендә шәхси торак төзелешләренә, торакны документлаштыруга кагылышлы яңа норматив актлар белән таныштырдылар.

-Халык телендә “Дача амнистиясе” дип кулланылган 93нче Федераль закон (30.06.2006) нигезендә, күчемсез милекне документлаштыру таләпләре йомшартылган иде. Кешеләр дача җирлекләрендә төзегән ел әйләнәсе яшәргә яраклы йортларын терки алды. Бу законның вәкаләт срогы быелның 4 августында тәмамланды. Әлеге законның ташламалары әле 2020 елның 1 мартына кадәр озынайтылган иде, ләкин, яңа кагыйдәләр кертелү сәбәпле, ул чик тә гамәлдән чыгарылды, - диде Росреестрның Татарстан республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина.

Шәхси торак яки бакча йорты төзелешенең һәм рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләрендә язылганча, хәзер төзелеш башлау өчен рөхсәт кәгазе алу мәҗбүри түгел.

-Шәхси йорт төзергә җыенуың турында хәбәр генә бирергә кирәк. Казан мисалында караганда, хәбәрне Груздьев урамындагы 4нче йортка урнашкан шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсенә җиткерәсең. Дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша да белдерергә була. Авыл мисалында караганда, йорт төзергә җыенуың турында җирле үзидарәгә яки райондагы төзелеш эшләренә җаваплы органга әйтәсең, - диде Казанның шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе Наил Галиев.

Хәбәр бирдең дә, төзи башладың түгел. Беренче чиратта җир кишәрлегенә хокукың булырга, төзеләчәк йортның проект-үлчәмнәре килештерелергә тиеш. Әгәр йортны тарихи-мәдәни мирас саналган җирлектә төзергә җыенасың икән, проектны килештерү - катгый таләп. Вәкаләтле орган синең хәбәреңне (уведомление) 7 эш көне эчендә карый ягъни төзеләчәк йортның нормативларга туры килү-килмәвен тикшерә. Вәкаләтле орган ризалык биргәч, шәхси йортыңны 10 ел иркенләп төзи аласың.

- Казан территориясендә шәхси торак төзелеше башлаганчы мәсьәләләрне алдан һичшиксез ачыклап бетерергә кирәк. Генераль план буенча  төзелешләр алып бару каралмаган урыннарда, саклаулы урыннарда, ягъни мәсәлән, газүткәргечләр өстендә йортлар төзү тыела, - дип кисәтте Наил Галиев.

Шәхси йорт төзелеше өчен рөхсәт кәгазе алу кирәк булмаган кебек, төзеп бетерелгән йортны тапшыру - файдалана башлау өчен дә рөхсәт кәгазе кирәк түгел. Монысында да хәбәр генә итәсең. Россия Төзелеш министрлыгы раслаган хәбәр кәгазен (форма) тутырып тапшырасың.
Казанда, мәсәлән, яңа төзелгән шәхси йортыңның закон таләпләренә туры килү-килмәвен шәһәр төзелешләре рөхсәтләре идарәсе тикшерә. Әгәр йорт таләпләргә җавап бирсә, шул ук идарә теркәтү документларын электрон рәвештә Росреестрга җибәрергә тиеш.
Бакчачылык ширкатьләрендә йорт төзергә җыенасыз икән, иң элек 66нчы һәм 217нче Федераль законнар, шулай ук Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы белән ныклап танышу кирәкле.

- Дача җирлегендә мансардалы бер катлы йорт төзергә ярый. Бу йорт кирпечтән, блоктан, бурадан төзелергә мөмкин, ләкин бакча йорты 50 квадрат метр чикне узарга тиеш түгел, - диде Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Анастасия Латыйпова.
Росреестрның Татарстан республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина кисәткәнчә, проектны бозып төзелгән шәхси йортлар Росреестрда теркәлми, хәтта, “рөхсәтсез төзелеш” дип бәяләнеп, җимертелергә дә ихтимал.

Росреестрның мәгълүмат хезмәте (Колл-центр) телефоны: 8-800-100-34-34.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading